Башкортстанның Аургазы районы Исмәгыйль авылы халкы сайлауларга бәйрәм төсмере биреп, үзенчәлекле итеп килгән. Милли киемнәр киенеп, гармуннар тартып, ат арбасына төялешкән бер төркем халыкны күреп, Сабан туена чакыралар дип уйларсың.
«Җырлый-җырлый – сайлауга! Исмәгыйль авылында бик дәртле халык яши икән. Бүген алар гармунда уйнап, җырлашып, ат арбасында сайлауга килгән. Матур күренеш бит, әй», – дип, урнаштырган әлеге видеоны «Наш Башкортстан» сәхифәсе.