Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Асылъярдан сөенечле хәбәр

news_top_970_100
Асылъярдан сөенечле хәбәр
"Татар-информ" архивы

Җырчы Асылъяр сәхнәдән югалып торуының сәбәбен моннан берничә ел элек гаилә һәм балалары белән бәйләгән иде. «Интертат» хәбәрчесенә: «Мин үземне тулысынча аларга багышладым», – дип әйткәне булды. Менә инде аның балалары да үсеп җиткәннәр, үзләре үк җырлый да башлаганнар икән.

«Минем әти»... Улым Әмир белән кызым Нәүбәһар җырлыйлар. Әле күптән түгел генә булган әтиләр көне уңаеннан барлык әтиләргә дә бүләк булсын», – дип, сөенече белән уртаклашкан әни кеше социаль челтәрдәге сәхифәсендә һәм газизләренең җырын тәкъдим иткән.

Җырның сүзләрен – Гөлфия Шакирова, көен Алсу Зәйнетдинова иҗат иткәннәр.

«Нык матур булган!», «Искиткеч җырлыйлар», «Чишмә челтерәве кебек, эчкерсез тавыш. Афәрин, нәниләр», «Булдыралар, малатсы», – дип югары бәяләгәннәр Әмир белән Нәүбәһар дуэтын Асылъярның виртуаль дуслары.

Видео: Асылъярның социаль челтәрдәге шәхси аккаунтыннан

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 20 октябрь 2022
    Исемсез
    Эфэрин👍👍👍
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100