Җырчы Асылъяр – Алсу Зәйнетдинова – тугры тамашачысына «Түз, йөрәгем» җырының музыкаль мәйданчыкларга чыгуы турында хәбәр итә.
«Бу җыр турында бик күп җылы фикерләрегезне кабул иттем. Рәхәтләнеп тулысынча тыңлагыз», – дип язган җырчы социаль челтәрдәге сәхифәсендә.
«Түз, йөрәгем» җырының сүзләрен Эльмира Җәлилова, көен Расил Әхәтов иҗат иткән.