
Җырчы Асылъяр – Алсу Зәйнетдинова «Миләшләр» җырын тәкъдим итте.
Аны Айгөл Вәлиуллина сүзләренә Дилүс Шәйхразиев язган.
«Миләшләргә кызыл төшкән,
Ялкын уты җанга күчкән.
Әллә нәрсә булган минем күңелемә -
Миләш кебек уттай янып,
Күзләреңнән җылы алып
Гашыйк булып йөрим әле мин үзеңә.
Миләшләрем уттай дөрли,
Алар серен беркем белми.
Мин дә сиңа ачар идем йөрәгемне
Кочагыма сине алып
Яннарымда мәңге калдырып...»