news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Асылъяр "Сөю хакына" җырын башкара

Асылъярның "Мең рәхмәт!" концертында башкарган, "Яланаяклы кыз" фильмы аша танылган җырын тәкъдим итәбез.

news_top
Асылъяр "Сөю хакына" җырын башкара

"Сөю хакына"
Дамир Гыйсметдин сүзләре
Габдразак Миңгалиев көе


Ничек табыштык без — аңлый алмыйм,
Фәрештәләр ярдәм иткәндер…
Моңа хәтле гөрләвекле язлар
Бездән башка ничек үткәндер?!

Арабызда шактый вакыт ята,
Тик күңелем синең яшьтәшең…
Башкаларга күз салмасын диеп
Йөрим әле көеп-көнләшеп…

Күңелдәге мәхәббәт сазының
Ишетелми иде тавышы…
Син кагылдың аңа, алсу гөлем,
Әллә белеп, әллә ялгышып.

Әй, Җир шары, бераз әкрен әйлән,
Язгы кояш, син дә ашыкма!
Вакытларны тезгенлисе килә
Ошбу сөюләрем хакына…

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар