Асылъяр: «Евровидениедә ни өчен алга чыкмадык? Татарларга шундый караш булганга»
Алсу белән җылы әңгәмә узды. Ул иҗаты, ни сәбәпле сәхнәдән югалуы, «Яланаяклы кыз» сериалына ничек килеп эләгүе, атказанган исемнәрен алуга мөнәсәбәте хакында «Интертат»ка сөйләде.
«Бәлки, мин артык „фанат-әни“дер…»
─ Алсу, барысы да синең каядыр югалуың белән кызыксына.
─ Беренчедән, беркая да югалмадым. Кеше бит һәрчак нәрсә беләндер мәшгуль, менә шул мәшгульлекнең төре генә бераз алышынды кебек. Гаилә корганчы, үземне тулаем иҗатка гына багышлый идем, ә балалар барлыкка килү белән: тормышым да, үзем дә үзгәрдем. Мин аларны беренче планга куйдым.
Бәлки, мин артык «фанат-әни»дер… Ләкин балалар кечкенә булганда, мин һәрвакыт алар белән булырга тырыштым, аеруча өч яшькә кадәр. Бу вакытны алар әни кулында үткәрделәр. Бакча яше килеп җиткәч, мин яңадан эшкә чыктым. Ул чакны да җырларымны яздырдым, хәзер дә дәвам итәм. Алар, әлбәттә, күп түгел, чөнки өстенлекләр үзгәрде. Мин элек тә Мәдәният һәм сәнгать университетында (хәзерге мәдәният институты — авт.) эшләдем, әмма ул елларда дәресләр саны аз иде. Концертлар оештырырга вакыт булды. Хәзер инде мин тулысынча гаиләгә багышланган, ләкин, шулай да, институтта янып эшлим, чөнки проектларыбыз бик күп. Алар барысы да безнең халык иҗаты белән бәйле, шуңа күрә кызык та.
─ Балаларыңны да иҗатка тартырга тырышасыңмы? Театрга еш йөрисез бугай.
─ Хәлемнән килгәнчә, минем аларга бу дөньяның барлык матурлыкларын күрсәтәсем килә. Булдыра алганча, төрле юнәлешләр белән таныштырырга тырышам. Әлбәттә, миңа музыка якынрак булгач, мин бу сәнгатькә күбрәк өстенлек бирәмдер. Балаларны театрга еш йөртәм, дип әйтмәс идем. Елына бер-ике тапкыр эләгәдер инде.
─ Ә татар эстрадасының кимчелекләрен белә торып, аларны сәхнәгә җибәрер идеңме?
─ Үзләренең теләкләре бар икән, мин аларга кул сузарга риза. Ләкин теләк белән генә эш бетми, табигатьтән бирелгән талант өстенә билгеле бер әзерлек үтәргә, зур хезмәт куярга кирәк. Алар моңа риза икән, мин каршы килмим. Бары тик үземнең киңәшләремне генә бирәм. Беләсеңме, үзең сайлаган юлдан барудан да рәхәте юк. Кыенлыкларын да үзеңә җиңеп чыгасы бит, аннан соң уңышлары да кадерлерәк була.
«Күңелемә хуш килгән җыр таба алмыйча газап чигәм»
─ Көннең егерме дүрт сәгатен дә гаиләгә һәм эшкә генә сарыф итмисеңдер бит… Тагын нәрсә белән шөгыльләнәсең?
─ Дөресен генә әйтергәме? Менә нәкъ шуның белән генә. (Көлә)
Җырлар яздырам, ләкин сирәк. «Ни өчен?» ㅡ дип сорасаң, күңелемә хуш килгән җыр таба алмыйча газап чигәм. Минем бу юнәлештә планнарым, уйларым бар, ләкин тавышка һәм шул ук вакытта заман таләпләренә туры килгән җыр табуы читен. Бәлки, мин артык сайланучандыр. Бәлки, алырга да эшләргә генә кирәктер. Күп җырчылар шулай эшли бит…
─ Дөрес, алырга да эшләргә генә кирәктер. Кайбер артистлар, гаиләләренә зыян китермичә, үзләрен яңа юнәлешләрдә сынап карыйлар…
─ Ул бит сүздә генә шулай. Барыбер балалар күпмедер дәрәҗәдә игътибарсыз кала. Күп артистлар: «Минем концертлар», — дип, бер яше тулмаган балаларын да башка кеше кулларында калдырырга мәҗбүр. Әйе, акча да эшләргә кирәк, ләкин мин алай булдыра алмас идем. Ирем артист кеше булмаса да, бу өлкәне бик яхшы белә, ләкин гаиләгә ул һәрчак билгеле бер карашта тора. Гаилә безнең өчен изге җир кебек. Икебез дә «балалар» дип яшибез. Мәсәлән, без һәрвакыт, ниндидер планнар корганчы, башта балаларның мәктәптә, бакчада үткәрелә торган чараларын карыйбыз. Бәлки, ул — бик дөрес тә түгелдер. Әти-әниләренең артык игътибары астында яшәп, алар бераз иркәләнгәннәрдер дә. Мин бу очракта бәхәсләшмим. Әмма теләсә нинди начар күренеш бу дөньяда ярату, игътибар, күңел җылысы җитеп бетмәгәнлектән барлыкка килә, дип уйлыйм.
─ Сәхнәгә кире кайтыр идеңме?
─ Ә минем сәхнәдән киткәнем юк.
─ Элек бик күп концертлар оештыра идең, хәзер югалдың кебек.
─ Дөрес, хәзер мин зур сольный турлар ясамыйм, ләкин Казанда үземнең программаны тәкъдим итәргә планнар бар.
─ Алсу, Instagramда да күптән түгел генә теркәлгәнсең бугай?
─ Мин әле дә аңа ияләшә алмыйм. Күрәсең, замана дулкыныннан бераз артта калганмын. Бәлки, минем дөньяга карашым шундыйдыр.
Шулай да ул ─ бик күп вакытны ала торган әйбер. Түккән күз нурын чын кешеләргә бүләк итәсем килә, җанлы аралашуны күпкә өстен күрәм. Көненә Instagramда якынча бер сәгать утырамдыр. Ул бит бик күп игътибарны ала! Әгәр дә мин анда безнең артистлар кебек утыра башласам, миңа эшне ташларга туры киләчәк. Шулай ук гаиләм дә бу форматта яшәргә тиеш була. Мин Instagramга тормышымда булган вакыйга-күренешләрнең бик аз күләмен генә куям. Бу башкаларга кызык булыр, файда китерер, дип уйлыйм икән, мин аны үз битемә урнаштырам. Кайчак бик хисләнеп киткән чаклар да була: күңелемнең бу халәте белән уртаклашасым килә.
─ Бер интервьюда син үзеңне «иске карашлы кеше» дип әйттең.
─ Юк, иске карашлы түгел. Мин үткәнгә хөрмәт белән караучылар рәтендә. Әлбәттә, кирәк булган очракларда замана технологияләренә дә мөрәҗәгать итәм. Ләкин мин аны һәрнәрсәдән дә мөһим итеп алга куймыйм. Иске карашлы кеше дип әйтүем шуны аңлаткандыр.
─ Күптән түгел ТНВ каналы сине Яңа ел концертында катнашырга чакырды. Нинди җыр белән чыгыш ясадың? Аны үзең сайладыңмы яисә кушканны җырладыңмы?
─ТНВ каналында «Югалтмагыз тапкан бәхетне» җыры белән чыгыш ясадым.
Гомумән, җырларны мин һәрвакыт үзем сайлыйм. «Мин бу җырны җырлыйм яисә җырламыйм», 一 дип әйтәм дә, шуның белән сүзне бетерәм. Шуңа күрә мине күп җирләргә чакырмыйлар да. Кешеләргә беркайчан да яраклашмыйм. Күп оешмалар өчен мин уңайсыз, җайсыз артист. Мин данга, акчага табынып, чынлап әһәмияткә ия булган күренешләргә күз йомуны дөрес дип санамыйм. Шуңа күрә нәрсәдер югалтам дип тә уйламыйм.
«Дүртенче дистәне вакласам да, һаман „яланаяклы кыз“, дип эндәшәләр»
─ Хәзер дә үзеңне популяр дип саныйсыңмы?
─ Кешеләр таныйлар. Дүртенче дистәне вакласам да, һаман яланаяклы кыз, карлыгач дип эндәшәләр. Күрәсең, мин тамашачыларым өчен әле дә кыз бала кебек.
Мин үземне танылган җырчы дип әйтер идем. Ә популярлык төшенчәсенең дәрәҗәләре күп аның. Мин нинди бар, шундый инде. Тавышымны, җырларымны үз итеп тыңлаучы тамашачым белән без һәрвакыт бергә.
─ Алсу, бер интервьюда син: «Минем банкет җырчысы буласым килми», ㅡ дип әйткән идең. Әмма зур дәрәҗәләргә ирешеп сүндең… Сәбәбе нәрсәдә?
─ Бәлки, банкет җырчысы буласы килмәгәннәндер дә. Безнең артистларның күпчелеге банкетларда, төрле чараларда җырлап, акча эшли бит. Шулай түгелме? Син бит артистлар белән күп аралашасың. Аларның тормышлары билгеле бер форматта узганын беләсеңдер: «Бу атнаны юбилей, икенче атнаны туй». Әлбәттә, җитди концертлар да күп була.
─ Иҗатыңны бүгенге көндә дә актив алып барсаң, тыңлана торган җырчы булыр идем, дип уйламыйсыңмы?
─ Беренчедән, мин тыңланмый торган җырчы түгел. Радио белән телевидениедән җырларым һәрдаим яңгырый. Хәзер сүз коммерция проектлары турында бармый, чөнки музыкаль татар телеканалларының күпчелеге бүген «хезмәтләр пакеты» н сатып, эш итә. Икенчедән, җыр популярмы, юкмы икәнен тамашачы үзе хәл итә.
Синең сүзләреңне миңа соңгы алты-җиде елда еш әйтәләр. Күрәсең, ихтыяҗ югалмаган. Мин моңа шаккатам. Әмма иҗатны актив алып бару өчен, бөтен эшләрне читкә алып куярга туры киләчәк. Гомумән, институтны калдырырга мәҗбүр булачакмын. Шул очракта гына мин моңа тотына алыр идем.
«Үземне беренче юл салучы дип саныйм»
─ Дөресен әйтсәк, син бит Евровидениегә сайлау узгач югалдың?
─ Юк. Ялгышмасам, Евровидение сигезенче елда узды, ә мин соңгы сольный концертны Казанда уникенче елда бирдем. Кандидатлыкны якларга вакыт җиткәч, улым тугач, сәхнәдән югалдым.
─ Ә Евровидениедә катнашыр өчен нәрсә җитмәде?
─ Беренчедән, моңа кадәр Казаннан татар җыры белән Россия телеканалына чыккан кешене мин хәтерләмим. Үземне беренче юл салучы дип саныйм.
Ни өчен алга чыкмадык? Безгә мөнәсәбәт шундый иде. Безне анда күрергә күнекмәгәннәр. Татарларга билгеле бер караш булды. Бардык, күрдек, кайттык һәм шуның белән бетте. Башка максатларыбыз юк иде.
─ Бәлки, җыр да туры килмәгәндер, дип уйламыйсыңмы? (Асылъяр Евровидениенең сайлау турында «Карлыгачлар» җыры белән катнашты — авт.)
─ Әйтә алмыйм. Мин, гомумән, катнашу өчен хатны үзем җибәрмәдем, моны башка кеше эшләде. Евровидениегә барырга уйлаганым да юк иде. Хат җибәргәннәрен берничә атнадан соң гына белдем. Миңа аны Мәскәүдән шалтыратып әйттеләр.
Ул елларда мин инглиз телен өйрәнү буенча шәхси дәресләр ала идем. Бу дәресләрне миннән биш-алты яшькә олырак булган Ольга исемле кыз алып барды. Аралашкан чакта, ул минем җырчы булганымны белде һәм мин аңа үземнең дискны бүләк иттем. Вакыт узгач, бу онытылды.
Ләкин көннәрдән бер көнне миңа Мәскәүдән шалтыратып: «Сез үттегез», 一 дип әйттеләр. Мин аптырап калдым. Дөрес эләкмәгәннәрдер дип уйладым. Аннан соң, Ольга үзе шалтыраткач кына, аның диск җибәргәнен аңладым. «Бу ─ синең өчен сюрприз», 一дип әйтте. Мин бу «бүләкне» ничек кабул итәргә белмәдем.
Евровидениегә барыр өчен, күп чыгымнар кирәк иде. Ул елларда мәдәният министры Зилә Рәхимҗановна иде. Аның тырышлыгы белән генә без катнаша алдык. Ул финанс яктан бик зур ярдәм күрсәтте.
─ Исеңдә булса, «Карлыгачлар» җырын күбесе тәнкыйтьләп чыкты. Үзең аны уңышлы дип саныйсыңмы?
─ Минем уйлавымча, мондый җырлар да кирәк.
─ Син бер интервьюда: «Җыр йөрәк аша үтеп тумаса — башкалар күңеленә сукмак сала алмый», 一 дип әйткән идең.
─ «Карлыгачлар» җырын Евровидениедә башкача кабул иттеләр. «Сез нинди телдә җырлыйсыз?» 一 дип сорадылар. Әгәр дә мин ул җырны үзебездә, Татарстанда җырласам, аны бүтән төрле кабул итәрләр иде. Бу аларның татарларга шундый мөнәсәбәте иде.
Без үзебез концертны гади камераларга төшергән идек, ә телевидениедә бөтенләй башкача язма. Икесе ике төрле яңгыраш белән булды. Мин, артык казына торган кеше булмаганга, бу вәзгыятьне калдырырга булдым. «Ярар, кемнәрдә гөнаһ бар, шуларда калсын», 一 дип бу турыда оныттым.
─ Ә җырларыңны үзең язасыңмы?
─ Юк, мин шигырьләр язгалыйм, ләкин көйгә аларны салмыйм. Җырга бер куплет җитеп бетмәсә, аны үзем уйлап табам, әмма авторлыкны күрсәтеп тормыйм.
─ Гади гаиләдә үсеп, унтугыз яшьтә Салаваттан да арттырып сыйфатлы концертлар кую — бик гаҗәеп күренеш… Барлык идеяләрне тормышка ашыру өчен, каян акча таптың? Бу ─ бит бик кыйммәт!
─ Акча мәсьәләсенә килгәндә, Казанда концертлар куйган чакта минуска да киткәнем бар иде. Аларны каплар өчен, күп эшләргә, төрле чараларда катнашырга туры килде. Концертларны ясасам, аларны югары дәрәҗәдә үткәрергә тырыштым.
─ Бүгенге көндә танылган артистларның да Галиәсгар Камал театрында концертлар уздырырга мөмкинлекләре юк, ә синең унтугыз яшеңдә булды…
─ Элек Галиәсгар Камал театрында җырчылар концертларын еш куя иде. Соңгы елларда, театрның сәясәте үзгәргәч, эстрада концертларын кертми башладылар. Шулай да тотрыклы рәвештә акча керә торган бер чыганагың булмаса, концерт оештырып булмый.
─ Синең иганәчеләрең булдымы? Кем финанслады?
─ Юк, мине финансладылар дип әйтә алмыйм. Бары тик булышкан кешеләр генә булды.
─ Бүгенге көндә теләсә нәрсәне акчага алып була, дип әйтәләр. Моның белән килешәсеңме?
─ Чын ихлас хисләрне, сәламәтлекне берничек тә сатып алып булмый.
─ Кайберәүләр артистларны атказанган исемен сатып алуда гаепли… Син моңа ничек карыйсың?
─ Акчалары җитә икән, сатып алсыннар. Димәк, сатучылары да бар.
─ Алсу, яшь чагыңда бик җитез идең бит, шәп клиплар да төшерә белдең. Хәзер генә яңа фотосурәт куеп, аңа җыр өстәп, эшне бетерәсең. Акча яки теләк юкмы?
─ Клипларым күп түгел, төшерергә осталыгым юк. Соңгы арада бу форматта да эшләмим. Күрәсең, кинода катнашырга күбрәк яратам. Шулай да моңа бик күп чыгымнар кирәк.
─ Кинода беренче адымнарыңны искә төшерик әле. Яшь чагыңда син бик тиз популярлыкка ирештең. Егерме яшендә «Яланаяклы кыз» сериалында төп геройны уйнап танылдың. Бу турыда сөйләп кит әле. Сериалга ничек сайлап алдылар?
─ Бу сериалда минем бик нык катнашасым килде, чөнки анда җырлы роль бар иде. Булган барлык сайлап алу турларына йөрдем, ләкин төп рольгә алмадылар. Ә мин җырларымны тамашачыларга җиткерергә омтылдым, үземне актер ролендә дә сынап карыйсым килде. Сериалда катнашу зур мөмкинлекләр бирә кебек тоелды.
Дилбәр образы миңа якын булды, чөнки холкыбыз туры килде. Шуңа күрә күңелемдә дә нәрсәдер: «Син булдырасың», — дип әйтә иде. Мин кастингка шундый зур теләк белән бардым! Килгәч, «Галиябану» әсәреннән өзекләр уйнадым, ләкин… алмадылар. Эмоциональ кеше булганга, кәефем төшкәне дә истә.
Шуннан соң, бер-ике атна узгач, миңа ТНВдан шалтыраттылар. «Килегез. Без сезне һәм тагын бер актрисаны төшереп карыйбыз», ─ дип әйттеләр. Без мәктәп формасында Кайбыч районының Кошман авылына соңгы кыңгырау күренешен төшерергә бардык. Беренче серия өчен кадрлар ясагач, халык җыела башлады. Режиссер алардан: «Кемне Дилбәр роленә сайлыйбыз?» ─ дип сорады. Авыл халкы минем исемне кычкырды. Шулай итеп мине билгеләделәр. Миңа кадәр бу рольгә сайланган кыз алдында уңайсыз булды.
─ Ул кыз Ләйсән Сөнәгатова түгелме?
─ Юк. Ул кызның исеме Ләйсән иде, ләкин фамилиясе башка.
─ Чын тормышта синең Ләйсән Сөнәгатова белән талашканың бармы? («Яланаяклы кыз» сериалында Ләйсән Сөнәгатова Асылъярның көндәше ролен уйнады — авт.)
─ Минем артистлар белән талашканым юк.
─ Тормыш иптәшең турында сөйлә әле. Ничек таныштыгыз?
─ Мин ике мең дүртенче елны Илһам абый Шакировның концерт группасы составында аның авылына килдем. Мин җырлаганда, ул залда утыра иде. Шунда беренче тапкыр күрештек.
─ Бүгенге тормышыңнан канәгатьме?
─ Аллага шөкер, канәгать. Уй-хыяллар, омтылышлар, планнар бар. Бу дөньяның гүзәллеген күреп, сау-сәламәт булып, имин тормышларда яшәргә язсын барыбызга да.