news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Ашыйсы килү хисе ничек барлыкка килә?

news_top
Ашыйсы килү хисе ничек барлыкка килә?
Фото: © "Татар-информ", Салават Камалетдинов

Безнең организм энергияне глюкоза оксидлашу вакытында ала. Оксидлашу нәтиҗәсендә канда глюкоза концентрациясе кими, һәм гипоталамуста ачлык үзәге нейроннары ярсына. Шулай итеп, ашыйсы килү хисе туа. Бу турыда «Вокруг Света» сайтында язалар.

Шикәр запасын конфет белән тулыландырып була, ләкин баллы әйбер ачлыкны беразга гына бетереп тора. Чөнки бу хиснең берничә сигнал юлы бар.

Гипоталамус нейроннарына грелин гормоны йогынты ясый, ул ашкайнату трактында барлыкка килә.

Моннан тыш, ашказаны стенкаларының механорецепторлары активлыгы да мөһим. Әгәр буш ашказанын нәрсә белән булса да тарттырсаң, туену хисе барлыкка килә. Сугыш вакытында ач кешеләр, тозлы су эчеп, ачлык хисен бетереп торган, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар