Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ашыгып хаталанма... (Хыялы хакына үзен корбан иткән бәхетсез кыз язмышы)

news_top_970_100

Тимер юл станциясе сәер бер тынлыкта чумды. 1 сәгать элек платформа электричка көтүче халык белән тулган иде: һәркемнең үз мәшәкате, шатлыгы-кайгысы, дигәндәй. Кемдер телефоннан кычкырып сөйләшә, берәүнең балалары елый, әби-бабалар тез-буыннары авыртуына зарлана, студентлар гына бәхетле – 1-2 сәгатьтән өйләрендә буласына сөенеп басып торалар. Бу күренешне читтән генә күзәткән Айсылу гына үзен кайсы төркемгә кертергә белми. Бер карасаң, сагындырып кына туган ягына кайта бит. Әмма күңелен тырнаган үкенеч тулы хисләре аякларын артка тарта: «Анда сине кабул итмәячәкләр, Казаныңда кал», – дия кебек.

Бу каршылык белән ул 2 атнага якын көрәште инде. Ахыр чиктә кайтырга карар кылды. Үзалдына гына: «Болай булмый, һичьюгы әниемне күрермен, ул мине аңлар. Ә аңларга теләмәсә, бүтән беркайчан да кайтмам», – дип сүз бирде. Электричка төгәл 1 сәгатьтән соң Новаторов станциясенә килеп туктады. Бер-берсен этешә-төртешә, халык вагоннарга агылды. Станция тынып калды. Әйтерсең лә монда тормыш һәрчак шулай тыныч, хәрәкәтсез кебек иде. Әле генә кеше язмышларын утыртып киткән электричка еракка китеп юк булды. Аның кычкырткан тавышы гына һавада эленеп калды...

Юллар... Юллар... 2 сәгать эчендә нишләп бетәргә кирәк? Нәкъ менә юллар аны үткән тормышына – үкенечле көннәренә алып кайтты. Авылга якынлашкан саен йөрәге ешрак типте Айсылуның. Эх, балачагында кебек кайтып керсен иде ул әнисе янына! Кайтып керсен иде дә, әле генә пешкән бәлеш исенә хушланып, әнисенең тәмле чәй ясаганына сокланып утырсын иде! Ә аннан, манма тиргә батып, әтисе эштән кайтып керсен иде… Бу мизгел никтер гел кабатланыр сыман тоела иде Айсылуга. Ләкин 18 яшенә кайтмас иде ул...

Шул елның салкын ноябрен искә төшерү белән, тәне эсселе-суыклы булып китә. 10нчы классны уңышлы гына тәмамлап, чыгарылыш сыйныфка күчкән елы иде аның. Якты киләчәк алда көтә кебек тоелды. Менә мәктәптә 1 ел укыр да, шәһәргә югары уку йортына барыр. Белемле, дәрәҗәле кеше булыр. Аның туганнан туган абыйсы кебек биолог буласы килә иде. Әмма аларның гаиләсе бай – улларын укырга кертү өчен акча гына «төрттеләр». Ә Айсылуның әтисе дә, әнисе дә колхозда эшлиләр, акчалары ризык, киемгә китеп бара. Айсылуның 2 сеңлесен дә кеше итәселәре бар. Кыскасы, биолог булу кызның хыялында гына кала барды. Аның бик тә югары уку йортына керәсе, иптәшләре яныннан борын күтәреп узып китәсе килде...

Ноябрьдә 18 яшьлек туган көне белән котларга туганнары, гаилә дуслары килде. Айсылуларның өе тулы кеше иде. Хәтта кунаклар арасында туганнарына ияреп килүчеләр дә булды. Шуларның берсе – Казанда укытучы булып эшләүче Раил Гамилович. Ишектән керә-керешкә, ул очраклы гына аларның авылларына килеп чыкканын һәм Айсылуның туганнан туган абыйсының кураторы булуын әйтте. Бу – Айсылуның хыялын якынайта төште – профессор үзе аның өенә килгән бит! Туган көненә килгән! Раил Гамилович аңа баллы күчтәнәчләрен бирде дә, студенты янына барып утырды. Алар фәнни темаларга озак кына сөйләшеп алдылар. Айсылуның абыйсы сеңлесенең хыялы турында әйтеп куйды.

– Мин укыган факультетка керергә тели. Имтихан баллары ничек булыр инде, әмма болай тырыш кыз ул безнең! – дип күзен кысты.

Айсылу мондый мактау сүзләренә тәмам оялып, кызарып бетте. Үзе профессорга якынрак утырды:

– Мин биологияне яратам! Үземне нәкъ менә шул өлкәдә күрәм, – дип сүзгә кушылды.

– Алай икән… – диде Раил Гамилович, агара башлаган сакаллы ияген кашып. – Тырышырга туры киләчәк инде, сеңелем. Анда конкурс бик көчле. Укырга керергә теләүчеләр дә күп.

– Ә мин тырышачакмын, Раил абый! – дип, үзе сизмәстән ялгыш кына сикереп куйды кыз.

– Нинди Раил абый булсын ул сиңа! Син профессор белән сөйләшәсең, сеңелем! – дип, абыйсы кисәтү ясарга кереште.

– Гафу итегез... Раил Гамилович...

– Син кызларны алай куркытма әле. Мин бит аңа профессор түгел. Әлегә, – дип шаярды. Аның бу шаяруы Айсылудан кала бөтен кешегә дә көлке булып тоелды. Ул арада икенче рюмкасын «әйләндергә» өлгергән әтисе дә шаркылдап көлеп җибәрде. Укырга керү турында сүз шуннан соң яңадан кузгатылмады.

Ә хыял дигәнең татлы, үзенә чакырып торучан була бит ул. Айсылу ел дәвамында биолог булу турында уйланды. Имтиханнарын уңышлы бирә алмаган очракта, ничек тә икенче чыгу юлын карап куярга кирәк иде аңа. Ләкин нишләргә кирәк икәне башына килмәде.

Язгы каникулда «ачык ишекләр көне»нә уку йортына кузгалды. Зур-зур абыйлар янында инде якын танышына әйләнгән Раил Гамиловичны күреп алды. Рәсми өлеш тәмамланганнан соң, аңа сораулар бирде. Профессор Айсылуны ахырда үз янына чакыртып алды. Башта яраткан студенты турында сорашса, аннары сүз Айсылуның үзенә барып тоташты.

– Я, имтиханга әзерлек ничек бара?

– Әзерләнәм инде. Тырышам.

– Тырышу гына җитми бит әле, Айсылу. Башка юлларын да уйларга кирәк. Әйткәнемчә, бездә конкурс көчле, – дип, профессор ручкасын әйләндерә башлады. Айсылу, ручкасыннан бигрәк, аның атсыз бармагында ялтырап торган балдагыннан күзен алмады. Ул шундый затлы, бай булып күренде аңа. Ул Раил Гамиловичны бик дәрәҗәле ир-ат итеп күрсәтә иде кебек. Туган көненә бу балдагын кимәгән иде ул. «Әллә гаиләсез микән?» – дип уйлап куйган иде. Гаиләле икән. Матур яшиләрдер.

– Әйе шул, бу – мине дә куркыта. Мин нишләргә дә белмим инде. Шушы факультетка гына керәсем килә. Теләгем зур.

– Теләк булганда, барысын да эшләп була. Син Казанга тагын кайчан киләсең?

– Мин атна ахырында кайчан да килә алам. Кирәк дисәгез...

– Кирәк дип, миңа түгел, сиңа кирәк булыр инде ул. Телефон номерымны абыеңнан сорап алырсың. Килгәч тә смс язарсың. Миндә бер фикер бар...

– Яхшы, Раил Гамилович! Зур рәхмәт сезгә!

– Рәхмәткә кадәр иртә әле...

Айсылу уку йортыннан канатланып чыкты, әйтерсең лә инде студент та булган! Әмма аңа бу уңышка кадәр иртә иде. Ул киләсе атна ахыры җиткәч тә, электричкага утырып, Казанга килде. Курка-курка гына профессорга смс язды. 5 минут та үтмәде, Айсылуга чит номер шалтыратты. Таныш түгел ир-ат тавышы ишетелде:

– Кайда торганыңны әйтегез һәм шунда көтегез.

Бу тавыш аны куркуга калдырды. Җитмәсә, шәһәрне дә юньле-рәтле белми бит! Ә монда ниндидер ир-ат көтәргә куша. Куркыныч була башлады. Ул ниндидер ярамаган эш эшли кебек иде. 10 минуттан соң аның каршысына бик кәттә кап-кара машина килеп туктады. БМВ иде ахры, Айсылу карарга өлгермәде – тиз генә арткы яктан кереп утырды. Караса – янәшәсендә кара костюм кигән ир-ат утыра. Бу – профессор Раил Гамилович иде. Хуш исле одеколонга коенган, затлы киенгән – чын ир-ат инде менә! Аңа Айсылуның карап кына торасы килә иде.

– Исәнмесез, – дип эндәшүе бик нәзек һәм ишетелер-ишетелмәс булып чыкты. Машина йөртүче дә әзмәвердәй ир заты иде. Айсылу бу вакытта кая барганнарын белмәде дә, сорамады да. Чын-чынлап профессорга ышанды. Алар шәһәрне чыгып, аулак урынга килеп туктадылар. Ниһаять, профессор сүз башлады:

– Ну, красотка, укырга керәсем килә, дисең инде, алайса?

– Әйе...

– Минем сиңа 2 тәкъдим бар. Син ул икесенең берсен генә дә сайлый аласың. Теләсәң – икесен дә. Үз ихтыярыңда.

– Тыңлыйм сезне?

– Синең абыең бик акыллы кеше булып чыкты бит әле! Хәзерге вакытта бик уңышлы гына фәнни эш язып маташа, лабораториядә дә шәп кенә нәтиҗәләр күрсәтә. Кыскасы, миңа аның ул эше кирәк. Мине тыңларга да теләми. Шуңа син аны күндерә алсаң – урын синеке.

– Мине тыңлар дисезме?

– Тыңлата белсәң, һәр кеше тыңлый. Синең укырга керүең аның өчен дә мөһим, дип уйлыйм. Чөнки гаиләгезне беләм – әтиеңнең эчүдән, әниеңнең авырудан туктаганы юк. Кая кертә ала инде алар сине? Ә монда менә дигән мөмкинлек бар...

– Ә икенче тәкъдим?

– Кхм, анысы синең өчен катлаулырак булыр. Башта беренчесен эшләп кара әле.

Айсылу «ярар» дигәндәй башын иде. Абыйсының аны тыңламаячагын яхшы белә ул. Шулай да төрле сәбәпләр белән сөйләшеп карарга булды. Әмма өметләре акланмады. Абыйсы бу темага сөйләшү түгел, ишетергә дә теләмәде. Никтер профессоры белән аның арасында кара мәче узган кебек тоелды – «юк!» дип кырт кына кисте ул. Айсылу өчәр-дүртәр көн аның алдында тезләнеп үк, ризалашуын үтенде. Файдасы гына булмады...

Ул арада икенче очрашу вакыты килеп җитте. Бу юлы профессор икенче машинада килде. Һәм йөртүче белән түгел, үзе генә иде. Айсылу артка кереп утырды да бала-чага кебек елый башлады:

– Минем 1 ай вакытым калды. Мин нишләргә дә белмим. Башка уку йортларын да карап чыктым, тик анда күңелем ятмый. Минем биолог буласым килә. Тагын нишли алам, әйтегез миңа?! – дип әрнеде.

Раил Гамилович аның янына күчеп утырды. Шуннан соң нәрсә булганын Айсылу томан эчендә итеп хәтерли. Өенә кайткач эче авырта башлагач кына профессорның аңа кагылуын искә төшерде. Тәне эсселе-суыклы булып куйды. Юк, төш кенә булгандыр. Саташадыр ул...

Затлы балдаклы, бай профессор заты белән күрешүләр ешая төште. Айсылу һәр күрешү саен кыскарак итәген киде. Ярты ай эчендә ул аның сөяркәсенә әйләнә барганын сизми дә калды. Хәер, сизде ул аны. Ләкин кабул итәргә теләмәде. Боларның барысы да вак сәбәп – уку йортына керү өчен эшләнелде. Ә ничек тәмамланганын Айсылу бик яхшы хәтерли. Ул кич аның күзалдыннан беркайчан да китмәс, мөгаен. Вакыт-вакыт йөрәген әрнетеп торыр.

Дәүләт имтиханнарын тапшырып, документлары белән уку йорты ишегеннән керде. Үзе күзе белән профессорны эзләде. Тик Раил Гамилович күренмәде. Кәгазь эшләре беткәч, Айсылу паркка чыгып утырды. Абыйсы шалтыратканга сискәнеп куйды. Менә инде айга якын ул туганнан туган абыйсына үпкә саклап йөри. «Каян чыгып шалтыратырга булган әле?» дип, алмады. 3-4 тапкыр шалтыратты аңа абыйсы. Айсылу горур башын имәде. Якын вакыттагы электричка белән сагындырган авылына кайтырга ашкынды. Никтер ашкынды ул. Ә күңеле тулы үкенеч иде аның – кылган гөнаһы өчен үкенеч. Аяклары теләр-теләмәс кенә Новаторов станциясенә атлады...

***

Кабинет ишеген тибеп ачып кергән Рафаэльны күргәч, профессор хәтта елмаеп куйды. Ниһаять, килгән. Сеңлесенең тезләнеп үтенүләреннән ваз кичкән абыйсы профессорга бик ачулы күз ташлады. Сүзен дә югары тонда башлады:

– Минем эшемне ансат кына үзләштермәкче булдыгызмы? Мин сезгә рөхсәт итмәм! Өстәвенә, бу эшкә сеңлемне катыштыргансыз. Аның самими бала икәнен күреп торасыз бит! Мин сезгә ул ачышымны бирмәячәкмен! Ул – минеке! Һәм аны мин ахырга кадәр эшләп бетерәм, ишетәсезме?

– Тукта-тукта, Рафаэль, ипләп сөйләш әле син. Уку елы башында минем белән эшли башладың да, хәзер аспирант булгач, зур кешегә әйләндеңмени? Укытучы хезмәтен аяк астына таптамакчымы син?

– Мин сезнең максатларыгызны яхшы беләм – сезнең турында шактый студент зарланды инде. Ләкин элемтәләрегез аркасында җиңә алмыйлар. Кемгә-кемгә, әмма минем сеңлемә кагыласы булмагыз!

– И Рафаэль, менә инде 1 ай буе синең сеңлеңне «карыйм», ә син шуны белми йөрисең икән! Бик назлы, дәртле ул Айсылу, күз тимәсен! Хыялларына ирешү өчен барысын да эшли торган кыз...

– Оятсыз! Кабәхәт! – дип, Рафаэль аның өстенә ябырылды. Идәнгә салып башын бәрә-бәрә кыйнады. Әмма бер мизгелдә профессор кесәсеннән пычак чыгарды. Күрәсең, мондый очрашуга әзерләнгән булгандыр. Бу пычак белән Рафаэльның авызын тиз каплады ул. Бер тапкыр да ача алмас итеп каплады...

***

Новаторов станциясе тынлыкка чумды. Сәер һәм куркыныч тынлык иде бу. Авылына илтәсе юлларда Айсылу матур хыяллар корды – үзен студент итеп хис итте. Абыйсына смс булса да язып җибәрде:

«Мин документларны бирдем. Мин студент булачакмын! Ә син миңа ышанмаган идең...»

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100