news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Ашыгып тизлек арттырсаң, чәчелепләр каласың» – Җимерек юл турында кызык шигырь язганнар

news_top
«Ашыгып тизлек арттырсаң, чәчелепләр каласың» – Җимерек юл турында кызык шигырь язганнар
социаль челтәрләр

Арча районында яшәүче бер җор телле кеше Урта Курса – Сарай-Чокырча авыллары арасындагы җимерек юл турында шигырь иҗат иткән. Ул мессенджерларда таралды. Шигырьне автор машина белән әлеге юлдан узганда укый.

«Курса – Чокырча арасын

Әкрен генә барасың.

Ашыгып тизлек арттырсаң,

Чәчелепләр каласың.

Юл дисәң, хәтере калыр,

Бу – сынау полигонын,

Күз буяп, тишек ямыйлар,

Язын, көзен, ел саен.

Яңа асфальт кайчан булыр?

Үзгәрерме дөньялар?

Эшләдек дип, җимерек юлга

Сызык сызып куялар.

Тишек-тошык, кылдый-былдый –

Ул Сарбай тирәләре.

Безнең якларга карамый,

«Автодор» түрәләре.

Эх, җаваплы адәмнәрне

Кыздырырга табада.

Шушы юлдан Президент

Кайтмасмы икән Сабага?»

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар