Волгоград өлкәсендә «ашыгыч ярдәм» табиблары 2 тапкыр хастаханәгә алып китүдән баш тартканнан соң, ир-ат вафат булган. Әлеге очракны өлкәнең Сәламәтлек саклау комитеты тикшерә. Бу турыда РИА Новости яза.
Волжск шәһәрендә яшәүче ир-атка 2 тапкыр «ашыгыч ярдәм» чакыралар, табиблар 2 тапкыр аны хастаханәгә алып китми.
v1.ru басмасы хәбәр иткәнчә, тренировкадан соң ир-атның хәле китә, хатыны 2 тапкыр «ашыгыч ярдәм» чакыра. Табиблар аны хастаханәгә алып китүдән баш тарта.
Матбугат чаралары белешмәсе буенча, табиблар ЭКГ ясый, мәрхүмнең хатыны аның нәтиҗәләрен ясалма интеллект аша тикшерә, сервис, ирне тизрәк хастаханәгә салырга кирәк, дип киңәш итә. Шуннан соң хатын үзе ирен хастаханәгә алып бара, аны кабул итмиләр, аннары икенче хастаханәгә, аннары өченчесенә алып китә.
Шулай итеп бу ир-ат Волгоград кардиоүзәгендә операциягә кадәр үлә.
Тикшерү бара. Россия Тикшерү комитеты башлыгы Александр Бастрыкин «Медицина ярдәмен тиешенчә күрсәтмәү» турында җинаять эше ачарга кушкан, диелә хәбәрдә.