news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Ашыгыч ярдәм машинасы ничә минутта килеп җитәргә тиеш?

news_top

«Ашыгыч ярдәм» бригадасы экстрен чакыруга 20 минут эчендә килеп җитәргә тиеш. Әмма бу норматив төбәккә карап үзгәртелергә мөмкин. Бу хакта «РИА Новости»га Россия Юристлар ассоциациясе каршындагы Кутафин исемендәге Мәскәү дәүләт юридик университеты базасында эшләүче Юрист-блогерлар берлеге эксперты, юрист Юлия Попова сөйләгән.

«Закон нигезендә, «ашыгыч ярдәм»нең килеп җитү вакыты чакыру категориясенә бәйле. Әгәр чакыру экстрен, ягъни кеше гомеренә ачык куркыныч янаса — аңны югалту, сулыш алу туктау, көчле кан китү, инфаркт яки инсульт билгеләре, авыр җәрәхәтләр булса, — бригада чакыру кабул ителгәннән соң 20 минут эчендә килеп җитәргә тиеш», — дигән ул.

Юрист билгеләп үткәнчә, дәүләт гарантияләренең төбәк программаларында «ашыгыч ярдәм»нең килеп җитү вакыты транспорт мөмкинлекләрен, халык тыгызлыгын, шулай ук төбәкләрнең климат һәм географик үзенчәлекләрен исәпкә алып, нигезле рәвештә үзгәртелергә мөмкин.

Ул шулай ук кичектергесез чакырулар өчен, ягъни кеше гомеренә турыдан-туры куркыныч булмаган очракларда, «ашыгыч ярдәм»нең килеп җитү вакыты буенча аерым норматив закон белән билгеләнмәгәнен өстәгән. Мондый очракларга, мәсәлән, хроник авыруның көчәюе, куркыныч билгеләрсез югары температура керә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар