Каенэнесе өйләнергә ниятләгәч, Халидән дә бәхетле кеше булмагандыр. Бәй, моңа кадәр килен күрсәтә торган хезмәт бер үзенең җилкәсенә төште бит. Зарланмаса да, атна саен диярлек авылга кайтып, ал-ял белми эшләп йөрү алҗытып та җибәрә. Балаларының да әле бәләкәйрәк чагы – берсенә 5 яшь, икенчесенә 3 кенә. Иренең әти-әниләренең, кем әйтмешли, дөньялары җиде түгел, җитмеш буынга җитәрлек. Мал-туарны да кешедән уздырып асрыйлар, җиләк-җимеш, яшелчә бакчалары да ярты колхоз фермасы туярлык. Күршедә генә биатасының туксанны куган әти-әнисенең хуҗалыгын да кушсаң, чамалыйсыздыр инде, диюем. Гаиләдә 8 бала үскәч, шунсыз булмыйдыр, дип тә, нигә кирәк инде шулкадәр, дип тә уйлап куйгалый Халидә. Алар үзләре 3 кенә бөртек булдылар. Әти-әнисе икесе дә укытучы булгач, таралып китеп мал белән дә булашмадылар, бакча тирәләре дә зурдан кубыплардан түгел иде.
Халидә – бу йортка төшкән беренче килен. Иреннән олырак 3 апасы үз тормышлары белән шушы ук авылда яши, ә игезәк каенсеңелләре – Себер ягында. Елына бер тапкыр гына озын ялларга кайтып йөрүчеләрдән. Шуңа күрә, бөтен эш Халидәләр җилкәсенә төшә. Каенэнекәше Дамирга сүз тидерерлек түгел иллә-мәгәр, уңган егет. Авыл баласы инде ни дисәң дә. Менә үзе генә шәһәр кызын сайлаган.
Шәһәрнеке дисәң дә, тамырлары – күрше авылдан гына. Әби-бабайлары янында үскән булачак килендәше Гөлчирә. Шуңа күрә, Халидә туйга үзләрекенә әзерләнгән кебек бөтен күңелен бирде. Озын яллар алып, йорт-кура тирәсен «ялап» куйдылар.
Туйдан соң да ялларының соңгы көннәренә кадәр авылда үткәрделәр, әйдә яшь килендәше җайлап кына ияләшсен. Гөлчирә артык оялчан да булып чыкты. Үзләренә тәгаенләнеп куелган бүлмәдән атна буе чыкмады да диярлек. «Ярый, – дип кул селтәделәр өйдәгеләр, – ияләшер әле!»
Атна-ун көн тирәсе бик тиз узып китте. Яшь киленгә эшкә чыгарга вакыт җиткән икән, ире белән шәһәргә тайдылар. Үзләренең аерым фатирлары булмагач, әлегә Гөлчирәнең әти-әниләре белән яши башлады яшь пар.
Халидә иртәрәк сөенгән булып чыкты: алар кебек авылга кайтырга бик ашкынып тормады Гөлчирә белән Дамир. Я бу эшләре килеп чыга, я теге дигәндәй. Кайткан чакларында да Гөлчирә йокы бүлмәсеннән артык чыкмый, эче авыртып тора икән. Үзенең кулыннан килмәгән эше юк – бик оста бәйли! Ике көн буе кофта-мазар бәйләп утыргач, кем аны тик утырды дип әйтсен инде?! Бер кайтулары бәрәңге алу чорына туры килде. Тик Халидә, бер артык көрәк дип, иртәрәк сөенгән булып чыкты. Килендәшенең бу юлы биленнән алды, малай! Ух-вах килеп, тагын йокы бүлмәсенә кереп ауды. Әлеге дә баягы, ярый бәйләмен алып кайткан, тик уфырып ятыр иде. Күңелсез бит инде авылда, бер эш тә эшли алмагач. Болай хет тик тә тормыйсың, эш тә кырмыйсың. Дамиры да бит әле янында гына бөтерелеп тора. Билләһи, алтын ир инде менә!
Әле менә бу юлы каз өмәсенә җыелыштылар. Килендәш тә ияләшеп бетеп бара бугай: «Мин каз йолкый белмим!» – дип баштан ук кисәтеп куйды. Оялып-мазар тормый, үз кеше! «Ярый, ашарга әзерләп торырсың, үзебез йолкырбыз», – диде Халидә, олы киленгә команда бирү ярый торган эштер, дигән кыяфәт чыгарып. Шул минутта Гөлчирәбезгә ни булды дисезме? Әйе инде, әйе, сез дә чамалый башладыгыз: башын тотып, диванга ауды. Ята бу хәзер, башында атом электростанциясе шартлаган кебек.
Ун минут вакыт уздымы-юкмы, капка төбенә, кычкыртып, «ашыгыч ярдәм» машинасы килеп туктады. Гөлчирә дә хәтта, авырткан башын онытып, тәрәзәгә капланды. «Кем чакырткан, нигә безгә килгән?» – дип бер-берсенә сорау биреп маташканда, ак халатлы табиплар да килеп керде. «Авыру кайда?» – дип сораганга, Халидә имән бармагын килендәшенә төбәде.
Терелтте килендәшен Халидә! Бөтен чирләрен кул белән сыпырып алгандай булды. Менә бит, әллә кайчан чакырасы булган «ашыгыч ярдәм» машинасын, күпме җәфаланды әле бу җире, әле теге җире авыртып.
Әнә бүген бәрәңге утыртып йөриләр әле ике килен-килендәш, рәхәтләнеп. Күмәк көч – яу кайтара, диләр бит, бигрәк бердәм инде бу Сәлим абзый белән Нәзирә апа балалары!