Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Ашыгыч ярдәм ике тапкыр алып китмәде». Ун яшьлек малай эче авыртып үлгән

news_top_970_100
«Ашыгыч ярдәм ике тапкыр алып китмәде». Ун яшьлек малай эче авыртып үлгән
"Татар-информ" архивы

Петербургның Колпин районында «ашыгыч ярдәм» 2 тапкыр килеп, хастаханәгә алып китмәгәннән соң, 10 яшьлек малай вафат булган. Ул 5 майда авырый башлый. Әнисе 2 тапкыр «ашыгыч ярдәм» чакыра. Ләкин табиблар балага өйдә дәвалану ысулларын гына яза, хастаханәгә алып китмиләр. 6 майда әни кеше караватта баласының мәетен генә таба. Бу турыда «Комсомольская правда» яза.

3нче тапкыр килгән «ашыгыч ярдәм» бригадасы баланы терелтә алмый, алар үлемне генә раслый.

Петербургның Сәламәтлек саклау комитеты аңлатмасы буенча, баланы анасы хастаханәгә җибәрүдән баш тарткан. Табибларда хатын имза куйган документлар бар. Колпин районы администрациясе дә тикшерү башлаган.

«5 майда 21.30 сәгатьтә әни кеше «ашыгыч ярдәм» чакыра. Бала эче күперүгә зарлана. Ул бер тапкыр коса да. Табиблар хастаханәгә алып китәргә була, ләкин әни кеше баш тарта. Малайга дәвалау билгелиләр. Баланың хәле китсә, кабат «ашыгыч ярдәм» чакырырга кушалар. 6 майда 15.48 сәгатьтә хатын тагын «ашыгыч ярдәм» чакыра, баланың әле дә эче авыртуын әйтә. Ләкин госпитализациядән катгый баш тарта», – дигәннәр Сәламәтлек саклау комитетында.

Аннары, комитет белешмәсе буенча, 17.20 сәгатьтә әни кеше караватта ятучы баланың яшәү билгеләре булмавын ачыклый. Урынга «ашыгыч ярдәм» килә, тик баланы коткара алмый.

Малайның үлеме сәбәбен ачыклау өчен, экспертизалар билгеләнгән, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100