Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Ашыгыч ярдәм» чакырырга комачаулады»: ДЦПлы кызны үтергән ир-ат 17 елга хөкем ителде

Васильево бистәсендә инвалид кыз баланы рәхимсез рәвештә үтерүдә гаепләнгән ир-атны махсус режимлы колониягә озаттылар.

news_top_970_100
«Ашыгыч ярдәм» чакырырга комачаулады»: ДЦПлы кызны үтергән ир-ат 17 елга хөкем ителде
Татарстан Югары суды 5 яшьлек ДЦПлы кызны үтерү буенча эшкә нокта куйды
Елена Саляхова / «Татар-информ»

Ул баланың берничә мәртәбә башына суккан, кызның полиция һәм «ашыгыч ярдәм» чакырырга ашыккан әнисенә моны эшләргә бирми комачаулаган. Бу рәхимсез үтерүе өчен, Татарстан Югары суды ир-атка җәза чыгарды. Бу хакта «Татар-информ»да Елена Сәлахова яза.

«Ярдәм итәргә һәм тынычландырырга тырыштым» – булган бу хәлләрне Казанда яшәүче 38 яшьлек Сергей Макаров шулай дип аңлата. Аны 5 яшьлек ДЦПлы кызны үтерүдә гаеплиләр. Фаҗига узган 2022 елның май аенда Яшел Үзән районының Васильево бистәсендәге йортларның берсендә килеп чыга. Кызның тәнендә экспертлар кыйнау эзләре табалар. Макаров үз гаебен танымый, баланы үтерергә теләмәдем, дип кабатлый.

Татарстан Югары суды 21 март көнне бу эшкә нокта куйды. Судның җавабы ачык иде – Макаров рәхимсез рәвештә кеше үтерүдә гаепле дип табылды һәм рәшәткә артына җибәрелде.

«Кызның әнисенә пычак белән һөҗүм итүе – «беренче звонок» булган»

Макаров – кызның әнисе Надежданың очрашып йөргән кешесе булган, процесс башында шул ачыкланды. Алар бу фаҗигага кадәр берничә ай элек танышалар. Бик тиз якынаялар, берничә атнадан инде Надежда дустын өенә кунакка чакыра. Ул вакытта ук Сергей үзен сәер тота башлый.

«Аларны Сергейның әнисе таныштырды. Алар күрше йортта яшиләр. Әнисе, мөгаен, улымны юньле кешегә бирәм дә, ул улымны карар, дип өметләнгәндер», – дип сөйли процесс башында Надежданың апасы Екатерина.

Макаров үз гаебен танымады, баланы үтерергә теләмәдем, дип кабатлады.

Фото: © Елена Саляхова / «Татар-информ»

9 май көнне, ашап утырганда, алар башлый. Тавыш әздән генә фаҗига белән тәмамланмый кала: Макаров Надеждага һәм аның апасына һөҗүм итә, Екатеринага пычак белән суга. Чакыру буенча килгән табиблар Екатеринаны хастаханәгә алып китә. Бу очрак өчен Макаров «үтерү белән янау һәм кеше сәламәтлегенә урта һәм авыр дәрәҗәдә зыян салу»да гаепләнә.

Надежданы фатирга бикли һәм, полициягә шалтыратмасын өчен, телефонын тартып ала

Атна үтүгә, Макаров кабат Надежда янына килә. Гафу үтенә, башка мондый җәнҗал булмаячак, дип вәгъдәләр бирә. Аның үгетләүләренә күнеп, хатын кабат Сергейны өенә кертә. Нәкъ шушы көнне фаҗига килеп чыга да инде.

«16 майга каршы төндә, исерек хәлдә, Сергей 8 тапкыр кызның йөзенә, башына һәм муенына суга. Нәтиҗәдә, бала үлә», – дип сөйләде дәүләт гаепләүчесе Ольга Зарипова.

Тикшерү раславынча, бу вакытта кызның әнисе аш бүлмәсендә була. Сорау алу вакытында Надежда кайсыдыр мизгелдә шакылдау тавышы ишетүен, бүлмәгә кергәч исә, кызының ятакта йөзтүбән ятканын күрүен әйтте. Кыз белән нидер булуын ул шунда ук аңламый да әле. Чире аркасында кызның өянәкләре булуын, аның һәрвакыт йоклавын сөйләде.

Фикер алышулар вакытында дәүләт гаепләүчесе Макаровны 18 елга рәшәткә артына җибәрүләрен таләп итте.

Фото: © Елена Саляхова / «Татар-информ»

«Макаров үз гаебен кире кага. Әнисе аш бүлмәсенә кереп киткәч, баланы тынычландырырга тырышуы, башыннан сыйпавы турында сөйләде», – дип өсти Зарипова.

Баласының үлгәнлеген әни кеше 1 тәүлектән соң гына аңлый. Баланы үтерүдә «дусты»ның кулы уйнавын аңлап, хатын полиция һәм «ашыгыч ярдәм» чакыртмакчы була. Ләкин Сергей аның телефонын тартып ала, үзен фатирда бикләп калдыра. 18 май иртәсендә генә Надежда телефон аша хокук сакчылары белән табибларны чакырта ала.

Прокуратура Макаровны 18 елга төрмәгә утыртуны таләп итте

Макаровның кызны тынычландырырга һәм ярдәм итәргә тырышуы турындагы дәлилләре прокуратураны да, кызның әнисен дә ышандырмады. Элек үзе белән бергә яшәгән иргә хатын иң каты җәза бирүне сорады. Фикер алышуларда дәүләт гаепләүчесе Макаровны рәшәткә артына 18 елга озатуны таләп итте.

Соңгы сүз бирелгәч, хөкем ителүче үзенең гаепсез икәнлеген кабатлады. Ләкин суд гаепләү ягында иде – Макаровны 17 елга каты режимлы колониягә хөкем иттеләр. Моннан тыш, суд аны үлгән кызның әнисенә 2 миллион сум түләргә тиеш дип тапты.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100