Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Әсхәт Каюмов: «Төрмәдә мин бәхет таптым»

«Ярдәм – Помощь» хәйрия фонды төрмәдә утыручыларга ярдәм итү белән шөгыльләнә. Фонд советы рәисе Илдар хәзрәт Баязитов төзәтү учреждениеләрендә булганнарны эшкә урнаштыра, яшәү урыны табуда ярдәм итә. «Интертат» шундый кешеләрнең берсе – Әсхәт Каюмов белән таныштыра.

news_top_970_100
Әсхәт Каюмов: «Төрмәдә мин бәхет таптым»
Ралинә Сәлимова

Мин «Ярдәм» мәчетенә журналистлар өчен оештырылган очрашуга барган идем. Шунда тыйнак кына елмаеп утырган бер кеше белән таныштырдылар. «Утырып чыккан» дигән сүз бу кешегә бөтенләй туры килми иде. Әмма Әсхәт Каюмов 8 ел буе тоткынлыкта булган кеше икән. Аның гыйбрәтле язмышы башкаларга да кызык булыр кебек. 

***

Имамнарның төрмәләргә килеп эшләве тоткыннарга яңа тормыш башларга мөмкинлек бирә, ди Әсхәт Каюмов. Ул тоткынлыкта булганда ислам динен кабул итә, динне өйрәнеп, мөселманнар арасында абруйга ирешә. Хәзер дәгъвәт белән, башкаларны да дингә чакыру белән шөгыльләнә. 

Аллаһы Тәгалә караңгылыкта адашкан һәр кешенең дә күзләрен ачарга сәләтле. Балачактан бирле мин гадел кеше булырга хыялландым. Кызганычка, килеп чыкмады.

Мин 1981 елда Чаллы шәһәрендә гади татар гаиләсендә тудым. Әти – Ульяновск өлкәсе Ертуган авылыннан. Мин балачакта авылга еш кайта идем. Табигатьнең матурлыгы әле дә исемдә. Анда атлар үрчетергә хыяллана идем...

Дзюдо белән мавыктым, озак вакыт шөгыльләнгәч, чемпион булырга хыялландым. Мәктәптә әйбәт укыдым. Чит телләрне үзләштерү җиңел бирелде. 18 яшькә кадәр әйбәт кенә укыдым. Әмма ялкаулык кына харап итте. 90нчы елларда ниләр генә күрергә туры килмәде! Туганнар, еш кына бергә җыелып, бәйрәм итәргә ярата иде. Бер генә утырып алу да спиртлы эчемлекләрсез үтми. Аларга ияреп, үзем дә аракыга тартыла башладым.

Әти эчкәнгә күрә, әни миңа 6 яшь булганда аерылды. Мин яшьтәшләрем белән иртәдән кичкә кадәр гел урамда йөрдем. Кризис вакытында әни безне ашатыр өчен акча эшләде. Ә без дуслар белән урамда булдык...

Әти тәрбиясе җитмәде миңа. Тулы гаиләдә үсмәгәч, эгоист булдым. Бу – минем тормышымда аяныч нәтиҗәләргә китерде. 11нче сыйныфта беренче тапкыр тәмәке тартып карадым. Аннары инде аракысы да, сырасы да башланды. Кызлар белән чуалдым. Хәзер генә бу әйберләргә башкача карыйм.

Аннары эретеп ябыштыручы булыр өчен техникумга укырга кердем. Аны тәмамлагач, армиягә киттем. Ерак Көнчыгышта Хабаровск өлкәсенең Сергеевка бистәсендә 2 ел хезмәт иттем. Армиядәге тормыш ошый иде. Анда спектакльләр куйдык. Безнең чыгышлар турында хәрби газеталарда да яздылар. Армиядән соң Мәскәү яки Санкт-Петербург театр училищесына укырга керергә тәкъдим иттеләр. Ләкин күңел өйгә тартты. 

«Эчүне ташларга өшкерелгән йөзем булышты»

2003 елда Чаллыга кайттым. Югары белем алырга теләдем. Көндезге уку бүлегендә 6 ел укып, менеджмент һәм оештыру профиле буенча югары белем алдым.

Әмма, кызганычка, армиягә кадәр наркотиклар белән мавыга башлаган идем. Армиядән соң эчү, тарту – барын да кулландым. Бу көн саен диярлек кабатлангач, мондый тормыш туйдыра башлады. Әнигә ярдәм сорап мөрәҗәгать иттем. «Әни, ничек эчүне ташларга?» – дим. Шул вакытта ул мәчеткә барып, өшкерелгән йөзем алып кайтты. Белмим, чыннан да файдасы тидеме, әмма мин, аны ашагач, эчүне ташладым. Эчмәгәч, дөнья җайлангандай булды.

Әмма наркотиклар спиртлы эчемлекләрдән яманрак. Алардан болай гына арынып булмый. Шулар аркасында мин төрмәгә эләктем дә инде. Ә минем бит бөтен нәрсәм дә бар иде! Хатыным да, улым да, эшем дә... Балачак җәрәхәтләре аркасында тормышның түбән баскычына тәгәрәгәнмендер. Әти тәрбиясе җитмәде миңа. Наркотик күңелемдәге бушлыкны тутырды.

Беренче тапкыр тотылгач, наркотиклар өчен беренче шартлы срок алдым. Икенче тапкыр тотылганнан соң, 8 ел һәм 1 айга утырттылар. Ул вакытта законнарны кырысландырганнар иде. 

Тормышымның асты өскә килде. Җилкәмә авыр йөк ятты. Тәмам төшенкелеккә бирелдем. «Эх, гаиләмне ашатырга акча эшләп йөргән булсам шунда!» – дип тә уйладым. Ниндидер үземнең теләкләрем аркасында барын да югалтырмын дип, күз алдына да китергәнем булмады.

Әмма шул ук вакытта минем барысын да уйларга вакытым булды. Тоткынлыкта барысын да үлчәдем, уйладым, анализладым. Кем мин? Кая эләктем? Ни сәбәпле? Вакыт-вакыт, барысы да чын түгелдер, дип уйладым. «Әллә туганнарым мине шаярамы икән?» – дип тә уйладым хәтта. Кемдер килер дә: «Әсхәт, әйдә чык инде, булды. Без сине акылга утыртырга гына теләдек», – дияр сыман иде. Ләкин болар барысы да иллюзия генә иде.

Минем туганнарым арасында төрмәдә утыручылар юк. Минем нәсел – Алладан курка торган, тәртипле, намуслы. Минем төрмәгә эләгүем турында хәбәрне туганнарым җәй уртасында өсләренә кар көртләре төшкәндәй кабул итте. Беркемгә дә андый тормыш язмасын!

Иреккә чыкканда, әти белән күрешергә өлгермәдек. Ул 2020 елда үлде. Аның ашында гына булдым. Ә әни исән-сау, Чаллыда яши.

«Без «җинаять дөньясында» хөрмәт яулап алдык. Ислам дине миннән чын кеше ясады»

Төрмәдә утырганда, «Тормышым бетте!» – дигәндә, мөселман кешесен очраттым. Кызганычка, исемен дә, кушаматын да хәтерләмим. Без аның белән 1-2 тапкыр гына күрештек. Безнең беренче очрашуда ул егетләрнең мат белән сөйләшкәнен һәм тартканын кабул итмәде. Икенче очрашуда аннан нинди китап укыганын сорадым. Ул миңа ислам дине турында сөйләде.

Коръәнне беренче тапкыр төрмәдә укыдым. Күңелемдәге суларга бирмәгән авыр йөк 3 айдан соң юкка чыкты.

Сүрәләрне укып чыккач, баштагы кайгылар юк булды. Ислам балачактан бирле кызыксындырган сорауларга җавап табарга булышты. Сыйныфташларым үскәч кем буласын укыганда ук белсә, мин үземнең кем буласымны күз алдына китерми идем. Максатларым булмады. Мондый битарафлык мине төрмә юлына бастырган да. Ләкин нәкъ менә шул төрмә үз юлымны табарга булышты да. Аллаһы Тәгалә үземне генә калдырмады. Яныма мөселманны җибәрде дә, ул кеше миңа дин турында тәфсилләп сөйләде. Ул минем бөтен сорауларыма да җавап бирде.

Бер мәлне мин башка төрле яшәү рәвеше алып барырга булдым. Исламны җентекләп өйрәнә башладым. Коръәнне укып чыкканнан соң, намаз укырга кирәклегенә инандым. Күңелдә аңлатып бетерә алмаслык хисләр туды.

Безгә «Ярдәм» мәчетеннән Илдар хәзрәт Баязитов килгән иде. Күзе күрмәүче Фәнис хәзрәт Мингәрәев белән дә таныштым. Аның турында белүчеләр бардыр. Аның, бөтен эшен ташлап, безнең янга килүе мине илһамландырды.

Күп дәресләр үткәрелде. Коръәнне өйрәнү буенча түгәрәкләр оештырылды. Без «җинаять дөньясында» хөрмәт яулап алдык. Ислам дине миннән чын кеше ясады.

Тормышымда дөрес максатлар куярга өйрәндем, шул исәптән «юк» дияргә дә. Ничек кенә яңгырамасын, әмма нәкъ менә төрмәдә мин бәхет таптым. Үземне Аллаһы Тәгалә белән икәүдән икәү генә калгач, бәхетле итеп сиздем.

2020 елда мине иреккә чыгардылар. Пандемия башланган вакыт. Иреккә чыкканчы, кардәшләрем белән саубуллашуы авыр булды. Алар – яшь мөселманнар, мин аларга үземнең балаларыма кебек карый идем.

«Ярдәм» мәчетендә эшлисем килде. Илдар хәзрәт белән без 6-7 ел дәверендә аралашып тордык бит. Мәчеткә килгәч, мине киендерделәр, ашаттылар. Туганнарыма бүләкләр дә алып кайттым.

Төрмәдән чыккач, әлбәттә, күп авырлыклар кичерергә туры килде. Берәр эшкә керергә ниятлим – алдарга гына торалар. Бер хезмәт хакы вәгъдә итәләр, бөтенләй башканы түлиләр. Акча җитмәгәнлектән, гаиләдә бәхәс еш куба башлады. Хатын белән уртак тел таба алмадык, ислам динен кабул итәргә дә ул каршы булды. Аерылдык. 

Улыгыз белән аралашасызмы?

 Әйе. Аңа 12 яшь. Чаллыда укый. Әнисе белән тора. Мин аның белән горурланам һәм аны бик каты яратам. Тик исемнәрен әйтеп тормыйм. Яшүсмерләр кызу канлы, шук була. Шул вакыттан аларга дөрес юлны күрсәтергә кирәк. Аларны тыеп калырга кирәк, дип уйлыйм. Мин дә балачакта шук идем һәм шундый хәлләргә юлыгырмын дип уйламадым. Улыма минем сүзләрем үтемле тәэсир итәр, дип ышанам. Ул ялгыш юлга кереп китмәс, дип өметләнәм!

Сез хәзер кайда эшлисез?

Илдар хәзрәт мине үз янына чакырып, типографиядә эшләргә тәкъдим итте. 2022 елның июленнән бирле «Ярдәм» мәчете типографиясендә эшлим. Хыялым чынга ашты! Эштә бар да мин теләгәнчә: дини мохит һәм динле тормыш кайный. Мин янәдән өйләндем. Хатынымның исемен сер итеп калдырасым киләм.

Җәмәгать эшендә имамнарга булышам, колонияләргә йөрим. Төрмәдә эчкечелек, тарту, наркотикларга каршы чыгыш ясыйм. Бөтен җинаять диярлек нәкъ менә шулар белән мавыгу аркасында туа. Әмма дөрес юлга басарга беркайчан да соң түгел.

Төрмәгә кергән һәм чыккан Әсхәт бер-берсеннән ничек аерыла?

8 ел төрмәдә утырдым. Анда эләккәнче минем тормышта максатларым булмады. Ул вакыттагы үземне чын ир-ат дип атый алмыйм. Анда ислам динен кабул иткәч, гел ир-атлар арасында булгач, шәхес буларак формалаштым. Үз алдыма яңа максатлар куйдым.

Төрмәгә эләккәндә гәүдәм спортчыларныкы кебек иде һәм шул ук вакытта ябык идем. Чөнки мин ике эшне берьюлы алып бардым. Наркотиклар да кулландым, спорт белән дә шөгыльләндем. 

Төрмәдә шундый әйтем бар: «Тюрьма – кому ловушка, кому кормушка». Кемдер борчылу аркасында ябыга, кемдер киресенчә, тазара. Мин 8 ел буена анда спорт белән шөгыльләндем. Ә иреккә чыккач, тазардым. Чөнки баллыны күп кулланам, лимонадлар күп эчәм.

«Кешедән мөселман буларак ярдәм сорыйсым килми, мөселман буларак ярдәм итәсем килә»

Бүген минем хис-кичерешләрем ташып тора.

Беркөнне машина белән чокырга төштем, алгы тәгәрмәчләрне тиштем. Трасса кырыенда басып торам. Бертуктаусыз иномаркалар йөри. Минем баллон юк иде. Кемнең дә булса ярдәме кирәк. Мин үзем курткадан, башымда түбәтәй. Шуңа күрә капюшон кияргә булдым. Мөселманнар юлда йөргәнен белсәм дә, алай түбәтәй белән басып торсам, мине дөрес аңламаска мөмкиннәр, дидем. Кешедән мөселман буларак ярдәм сорыйсым килми, үземнең мөселман буларак ярдәм итәсем килә. Берәр яхшы кеше барыбер туктаячагына ышандым.

20 минуттан соң бер машина туктады. Үзенең машинасы белән трассаны каплады. Барысы да сигналларын акырта башлады. «Нәрсә булды, ярдәм кирәкме?» – дип сорады ул.

Аның машинасына кереп утырдым да, христиан динендәге кеше булганын аңладым. Руханины күреп, гаҗәпләндем. Аннары үземне кулга алып, аңардан кем булуын сорадым. Ул чиркәү башлыгы Анатолий булып чыкты. 18 елдан артык хезмәт итә икән инде.

Кыскасы, Аллаһы Тәгалә миңа нәкъ менә шул кешене юкка гына җибәрмәгән. Миңа диндәге үземнең карашларны яңадан карап чыгарга кирәк булган. Ул мине кибеткә алып барды. Баллон алырга дип кибеткә кереп киткән идем, чыксам, мине көтеп утырган! Без аның белән уртак дини темаларга аралаштык. Мин аңа да, Ходайга да бик рәхмәтле. Ул миннән бер тиен дә алмады. Шунардан соң мин христианнарны тагын да хөрмәт итә башладым.

***

Бүген Әсхәт Каюмов җәмәгать эшчәнлегендә имамнарга ярдәм итә, колонияләргә йөри, конфликтлы хәлләрне чишүдә булыша. Бу эшне башкару өчен үзенең тормыш тәҗрибәсе җитәрлек дип саный. Хәзерге тормышы белән ул бик тә канәгать. Ниһаять, аның тормышында мәгънә, яңа максатлар һәм ямь бар!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100