Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Астмадан юкә балы, язвадан карабодай балы: экспертлар төрле балларның файдасы турында сөйли

Файдалы үзлекләрен югалтмаслык итеп балны дөрес итеп ничек кулланырга? Сыйфатлы продуктны ничек сайларга һәм суррогат сатучыларның хәйләсенә ничек эләкмәскә?

news_top_970_100
Астмадан юкә балы, язвадан карабодай балы: экспертлар төрле балларның файдасы турында сөйли
Файдалы үзлекләрен югалтмаслык итеп балны дөрес итеп ничек кулланырга? Сыйфатлы продуктны ничек сайларга һәм суррогат сатучыларның хәйләсенә ничек эләкмәскә?  Бу хакта “Аиф” басмасына 25 еллык стажы булган умартачы Виктор Украинский сөйләгән.

Йокысызлыктан һәм инсульттан
Йорт бал кортлары җыйган бал да, кыргый кортлар җыйган бал кебек үк файдалы матдәләр хәзинәсе. Балның химик составы бик катлаулы. Анда Менделеев таблицасындагы барлык элементлар да бар диярлек. Мәсәлән, алюминий, хлор, кремний, цинк, осмий, бром һәм башка бик күп элементлар. Шулай ук составында витаминнар һәм аминокислоталар: А витамины, В (В1, В2, В6), С, Е, РР, К витамины группалары, пантотен кислотасы һәм башка кирәкле кислоталар бар.

Бал кеше организмына ничек тәэсир итә?

Беренчедән, бал организмның гомуми торышын ныгыта торган чара. Көчле табигый иммуностимулятор буларак, ул организмның саклау функцияләрен ныгыта һәм авырулардан соң тернәкләндерә. Икенчедән, бал ялкынсынуларга каршы сыналган чара, шешенүләрне бетерә, ялкынсыну вакытында булган авыртуларны киметә. Балның микробларга каршы тору үзлеге дә бар. Бу ризыкны борынгыдан ук юкка гына консервацияләү өчен кулланмаганнар. Бал белән бер савытта итне, балыкны саклаганнар. Шулай ук бал төрле яраларны төзәтә. Аны яраларга һәм пешкән урыннарга сөртү өчен дә кулланалар.

 Балны ничек дөрес кулланырга?

Иң мөһиме - чама хисен белү. Файдалы булсын өчен иртән бер аш кашыгы балны  бүлмә температурасындагы бер стакан суда болгатып эчәргә кирәк. Яки балның үзен генә кабып куярга кирәк. Нерв системасында тайпылышлар булганда, йокысызлыктан иң яхшы чара – җылы сөттә буталган бер аш кашыгы бал. Ләкин шуны да онытырга ярамый: 40 градустан югары температурада җылытканда балның барлык файдалы үзлекләре юкка чыга һәм гадәти кулинар продуктка гына әйләнә дә кала. Һәм бу балны кайнар чәйгә салып эчәргә яратучыларга да кагыла.

Бал төрләрен төрлечә кулланырга кирәкме?

Юкә балы иң популяры. Һәм ул иң файдалы балларның берсе булып санала. Чөнки көчле антибактериаль үзлеккә ия, тын юллары һәм ашкайнату системасын дәвалау өчен уңышлы кулланыла. 

Караңгы төстәге карабодай балының үзенә генә хас төсе һәм исе бар. Ул бик күп витаминнарга һәм микроэлементларга бай. Аның бактерицид үзлекләре дә билгеле. Шулай ук аны ашказаны-эчәк тракты авыруларын дәвалауда киң кулланалар. 
Көнбагыш балында бик күп элементлар һәм аминокислоталар бар. Аны тамак, үпкә авыруларын дәвалаганда кулланалар. 

Кандала үләне (донник) балында кумарин дигән матдә бар. Ул канны сыегайта һәм инфаркт белән инсультны кисәтә. Шуңа күрә дә йөрәк-кан тамыры системасы авырулары булган кешеләргә табиблар шушы төрдәге балны даими кулланырга киңәш итә.

Кемнәргә бал кулланырга ярамый?

Балга һәм умарта продуктларына аллергия булган, шикәр чире, хроник авырулары кискенләшкән авыруларга бал ярамый. Шулай ук бер яшькә кадәрле балаларга бал бирергә ярамый. Теләсә нинди шикле очракта табиб белән киңәшергә кирәк.

Балның сыйфатлы булуына инану өчен  берничә киңәш

Иң мөһиме – исе. Балдан берни белән чагыштырып булмый торган үзенчәлекле ис килә. Ә эссенцияне жәлләмичә өстәгән балдан тәмсез химик ис килә. Яки теләсә нинди шикәр сиробы кебек бөтенләй бер иссез була.

Икенчесе – куелыгы. Бал җыю вакытында ул сыек була. Сыйфатлы бал кашыктан нечкә җеп кебек агып төшәргә тиеш. Өлгергән балга карата “бал гүли” дигән төшенчә кулланыла. Ягъни аны агызган вакытта үзенчәлекле тавыш ишетелә, ә бал тау кебек өелә, савыт өсте буйлап агып китми. Ясалма продукт кашыктан шактый тиз агып төшә һәм чәчри. Тикшереп карауның бер ысулы бар. Балны өч литрлы банкага салгач, кисәк кенә астын-өскә борырга кирәк. Капкач белән продукт арасында шар формасында һава куыгы барлыкка килергә һәм өскә күтәрелергә тиеш. Әгәр бу күзәтелмәгән һәм куык урынына нечкә генә кыл барлыкка килгән икән, балга сироп яки башка продукт кушылган булырга мөмкин.

Балның төсе. Балның табигый төсмерләре – ачык сарыдан кара-көрәнгә кадәр. Бигрәк тә ярминкәләрдә очрый торган ак төс һәм балның каймакка охшаган булуы шикләндерергә тиеш. Аңа коры сөт һәм башка химик компонентлар кушылган булуы мөмкин.

Экзотик атамалар. Әгәр этикеткада “Тузганак балы”, “Умырзая балы”, “Фундук балы”, “Арахис балы” яки башка шуның ише атамалар язылган икән, сатып алмасагыз яхшырак булыр. Хәзерге сатып алучылар муллыкка ияләнгән һәм яңа продуктларны уйлап та тормыйча кулланырга әзер. Хәер, тузганак балы булуы мөмкин әле. Яз көне тузганаклар чәчәк атканда бу чәчәкләрдән күпмедер күләмдә бал җыелырга мөмкин. Кагыйдә буларак, иртә бал бирүче чәчәкләр бал кортларын арттыру өчен тотыла. Товар балы төрле үләннәрдән һәм культуралы үсемлекләрдән алына.

Өй шартларында балның сыйфатын җентекләп тикшерү ысуллары да бар. Кайберәүләр балның чын булуына ышану өчен аны суда эретеп карый, люголь яки йод тамыза. Әгәр килеп чыккан эремә зәңгәр төсмер алган икән, димәк балга крахмал яки он кушылган була. Ләкин экологик чиста җирдә умарталарны тоткан таныш умартачыдан бал алсагыз бу алымнарның кирәге калмаячак. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100