Астма һәм экзема кискенләшә, депрессия башлана: суык сәламәтлеккә нинди зыян сала?
Шушы көннәрдә Татарстанда һава температурасы 30 градустан түбән төшәчәк. Түбән температураларның кеше организмына куркынычмы, салкын көннәрдә кемнәргә өйдә калу яхшырак һәм суык һавага чыкканда иминлекне ничек сакларга?
«Урамга чыкмый калу мөмкинлеге булса, өйдә тору яхшырак»
Бу атна ахырында Татарстанда һава температурасы 30 градустан түбән төшәчәк. Салкынның кеше организмының төрле системаларына нинди зыян китерүе турында «Татар-информ»га республика табиблары сөйләде.
«Һава температурасы бик түбән төшкәндә, атмосфера басымы күтәрелә. Бу очракта, беренче чиратта, гипертония авыруыннан интегүче кешеләргә куркыныч яный. Салкыннар вакытында ишемик йөрәк авыруы булган кешеләргә дә сак булырга кирәк. Аларга җылы бинадан кисәк кенә салкын һавага чыкмау хәерле, чөнки кан тамырлары спазмы барлыкка килә, һәм стенокардия өянәге башлана», – дип сөйләде Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының медицина профилактикасы буенча штаттан тыш баш белгече Люция Фейсханова.
Салкыннар башланыр алдыннан аптечкада кирәкле дарулар булу-булмавын да барларга кирәк. Аларны табиб билгеләве буенча эчүне дәвам итегез.
Иң мөһиме – нык өшүдән саклану. Урамга чыкмый калу мөмкинлеге булса, өйдә генә тору яхшырак.
Әгәр инде салкынга чыгарга туры килгән икән, җылы киенегез, баш киеме кию мәҗбүри. Шарф турында да онытмагыз, шарф булмаса, салкын тыштан гына түгел, ә эчтән дә сизеләчәк, шулай ук тамырларга да зур зыян сала, дип аңлатты табиб.
Эссе вакыттагы кебек, суыкта та экстремаль физик йөкләнеш булдырмаска кирәк: йөгермәскә, авыр әйберләр күтәрмәскә.
Люция Фейсханова сүзләренчә, түбән температура аркасында түгел, ә атмосфера басымы аркасында кардиологларга мөрәҗәгатьләр саны арта. Бәхеткә, һава торышы күрсәтә торган заманча кушымталар бу параметрны да күрсәтә, шуңа күрә аларны кулланырга мөмкин дә, кирәк тә.
© Салават Камалетдинов / «Татар-информ»
«Суыкта борын аша сулау яхшырак»
«Сәламәт кешенең сулыш юллары җылы һәм дымлы һавага исәпләнгән. Салкын һава борынның һәм бугазның лайлалы тышчасын суыта һәм корыта, шулай ук бронхларда рефлектор спазм барлыкка китерә. Салкын һава сулап, күпләребез ютәлли башлый. Әмма бу – авыру түгел, әгәр дә ютәл кыска вакытлы икән һәм җылынгач бетсә, бу – нормаль реакция», – дип сөйләде Республика клиник хастаханәсенең пульмонология бүлеге мөдире Екатерина Дьякова.
Суыкта лайлалы тышчаларның иммунитеты төшә, ә вируслар тын юлларына җиңелрәк үтеп керә. Шуңа күрә, өшегәннән соң, еш кына ОРВИ һәм бронхит, ә өзлегү буларак – пневмония барлыкка килә.
Түбән температурада ешрак түбәндәге авырулар кискенләшә:
- бронхиаль астма;
- үпкәләрнең хроник обструктив авыруы (ХОБЛ);
- аллергияле ринит;
- хроник синусит.
«Суыкта борын аша сулау яхшырак. Болай иткәндә һава җылына, дымлана, шулай ук микроблардан һәм кисәкчекләрдән өлешчә чистара. Авыз аша сулау – бронхларны турыдан-туры ярсыта. Шарф яки битлек чынлап та файдалы булырга мөмкин, бигрәк тә зәмһәрир суыкларда. Бигрәк тә астма, ХОБЛ һәм бронхит еш була торган кешеләргә шулар ярдәмендә саклану мөһим», – диде пульмонолог.
Тын юллары хроник авырулары булган кешеләргә салкын көннәрдә нишләргә?
- Салкында физик эш эшләмәскә.
- Астматиклар үзләре белән ингалятор йөртергә тиеш.
- Урамга чыгарга 15-30 минут кала, табиб билгеләгән даруларны эчәргә.
- Бик кирәк булмаган очракта, һава температурасы 15-20 градустан түбән булганда, урамга бөтенләй чыгып йөрмәү яхшырак.
Салкында йөргәннән соң барлыкка килгән кайбер билгеләр сагайтырга һәм табибка барырга мәҗбүр итәргә тиеш. Алар арасында: тын кысылу, һава җитмәү хисе, сулыш алганда сызгыру, температура күтәрелү, хәлсезлек, тән калтырау һәм тын алганда күкрәк авырту. Әгәр бу билгеләр кимеми, ә арта икән, табибка баруны сузарга ярамый.
Фото: © Михаил Захаров / «Татар-информ»
Салкын авыру тирене генә түгел, сәламәт тирене дә боза
«Салкын, җил һәм кар – тән тиресе өчен стресс. Май бизләре азрак күләмдә секрет эшләп чыгара башлый, тиренең саклагыч барьеры бозыла. Хәтта нормаль тире дә корый, тартылып тора, һәм, салкын аркасында, җыерчыклар ныграк күренә башлый. Ярсыган коры тире картайган кебек күренә башларга мөмкин, әмма бу – кыш картайта дигәнне аңлатмый», – дип аңлатты Республика тире-венерология клиник диспансерының медицина профилактикасы бүлеге мөдире Елена Төхвәтуллина.
Суыкта тире өстендәге тамырлар тарая, ә кеше бинага кергәч, алар киңәя. Бу – тире өчен тагын бер зур сынау. Салкыннан иреннәр дә җәфа чигә, шуңа күрә аларның дымы тиз бетә. Иреннәрне ялау гадәте дә начар – моның аркасында иреннәр ялкынсына, ярыла, һәм ирен читләрендә авырта торган җәрәхәтләр барлыкка килә.
«Салкын һава хроник тире авырулары булган кешеләрнең хәлен кискенләштерергә мөмкин. Атопик дерматит, экзема, псориаз һәм розацеа үзләрен көчлерәк сиздерә башлый. Тире кычыта һәм корый башлагач, кешеләр аны кашый һәм икенчел инфекция кертергә мөмкиннәр», – дип сөйләде табиб.
Бу очракта тирене дөрес тәрбияләү булыша ала.
Җылы су һәм тиренең саклагыч барьерын бозмый торган чаралар белән генә юыныгыз. Селтеле һәм спирт эремәләре булган сабыннар кулланмау хәерле.
Тирене тастымал белән артык ышкымагыз, ә душтан соң дымны ипләп кенә сеңдереп сөртергә кирәк.
Урамга чыгарга ярты сәгать кала дымландыра торган кремнар сөртергә кирәк. «Саклау – тукландыру – яңарту» функцияләре булган кремнар нәтиҗәле була. Составын өйрәнегез. Церамид, сквалан, лецитин, олива, авокадо, миндаль һәм абрикос төше кебек компонентлар файдалы була.
Хроник тире авырулары булган кешеләргә эмолентлар кулланырга кирәк. Аларны биткә һәм тәнгә юынганнан соң һәм душтан соң бераз дымлы тирегә сөртергә кирәк.
«Перчатка һәм бияләй киеп йөрү мәҗбүри. Суыкта метал бизәнү әйберләре, мәсәлән, алкалар тагып йөрмәү хәерле. Алар тиз суына һәм өшүне көчәйтергә мөмкин. Кычыттыра торган шарфлар һәм свитерлар җылыны яхшы саклый, әмма алар сизгер тиреле кешеләргә зыян салырга мөмкин, тирене ярсыта, кычыттыра һәм кызарта. Кашемир яки альпака йоныннан бәйләнгән кием кию яхшырак – алар йомшак һәм аллергия бирми», – дип киңәш итте Елена Төхвәтуллина.
Салкыннан керүгә, тирене бозмас өчен, шундук кайнар ваннага керергә кирәкми. Әкренләп җылынырга кирәк. Фатирда һава дымландыргыч куллану да артык булмас. Дөрес туклану да тире структурасын сакларга булыша. Рационда җиләк-җимешләр, яшелчәләр, чикләвекләр, үлән чәйләре һәм су булырга тиеш.
Әгәр суыктан тирегездә куыклар барлыкка килгән, нык кычыта, шешә икән, ашыгыч рәвештә табибка барырга кирәк. Бу – салкыннан кычыткан бизгәге билгеләре булырга мөмкин. Кайбер кешеләрдә ул иммун системасының салкынга җавабы буларак килеп чыга. Моның аркасында бугаз шешенергә (отек гортани) һәм анафилактик шок булырга мөмкин.
Фото: © Владимир Васильев / «Татар-информ»
«Урамда суык икән, җылы фатирдан карап торып кына ләззәтләнегез»
«Түбән температуралар бик көчле нейробиологик ярсыткыч булырга мөмкин. Кешегә салкын булса, организм үз ресурсларны терморегуляциягә юнәлтә, бу – аның өчен зур стресс. Суык көннәрдә ярсып китүчәнлек һәм эмоциональ тотрыксызлык үсә, ягъни, кеше бик тиз чыгырыннан чыга», – диде Республика клиник психиатрия хастанханәсе табиб-психиатры, Казан дәүләт медицина академиясенең психотерапия һәм наркология кафедрасы ассистенты Оксана Захарова.
Психика өчен минус 15-20 градустан югарырак температураны уңай дип әйтеп була. Әгәр түбән температуралар озак саклана икән, психик йончу халәте барлыкка килә. Кеше сүлпәнләнә, күңел төшенкелеге кичерә, хәтта еламсырап йөри башлый.
«Кышын серотонин – кәеф гормоны бүленеп чыгу сизелерлек кими. Салкын һава психик тайпылышлар, мәсәлән, депрессия һәм сезонлы аффектив тайпылыш сәбәпчесе булырга мөмкин. «Паник атака»лар кичерә торган кешеләр дә үзләрен начар хис итә. Кан тамырлары спазмы аркасында йөрәк тибеше ешая, ә баш мие моны стресс факторы буларак кабул итәргә мөмкин. Нәтиҗәдә «паник атака» башлана», – диде психотерапевт.
Күп кеше чыныгу һәм кышын су коену белән шөгыльләнә. Бу – чыннан да дофамин һәм эндорфин күләмен күтәрә, әмма кеше депрессиядә икән, дәрт бирә торган салкын аның ресурсларын тагын да ныграк бетерергә мөмкин. Табиб сүзләренчә, мондый халәтләрдә шок терапиясе түгел, ә җылы кирәк.
«Начар һава торышында апатия белән ничек көрәшергә икәнен төньяк ил – Исландия үрнәгендә сөйлисем килә. Анда һава торышы бик үзгәреп торучан һәм исланд телендә «глюгга-ведюр» кебегрәк әйтелә торган бер сүз бар. Ул кешенең, җылы өй тәрәзәсеннән карап, теләсә нинди һава торышына шатлану һәм хозурлану сәләтен аңлата. Әгәр урамда салкын икән, үзегезгә җылы фатирыгызда яки йортыгызда тынычлап кына качып ятарга рөхсәт итегез һәм хәтта иң зәмһәрир салкын кыштан да тәм табыгыз. Җылы плед, кайнар чәй һәм хуш исле шәмнәр психологик саклану хисе тудырырга булыша», – дип киңәш итте Оксана Захарова.
Чыганак: «Татар-информ», Роман Баданов