Әстерхандагы тоз күле Баскунчакка сәяхәт
Соңгы елларда Соль-Илецк шәһәрендәге Тоз күле зур популярлык казанды. Ерак түгел, машина белән дә барып була, өстәвенә азмы-күпме сервис та бар. Ә менә Әстерхан өлкәсендәге Баскунчак (Баскынчак) күле ни сәбәпледер ул кадәр популяр түгел. «Интертат» йөзә белмәүчеләр өчен «батмый торган» тагын бер күлгә ничек барырга икәнен өйрәтә.
Мәктәптә укыганда ук Эльтон һәм Баскунчак дигән тоз күлләре барлыгы хакында ишеткән бар иде. Эльтон – Волгоград өлкәсендә, Баскунчак – Әстерхан төбәгендә. Шуларны күрәсе килгәне истә.
Эльтон – Волгоград өлкәсендәге тозлы күл
Эльтон варианты миңа башта ук ошамады. Чөнки бу күлдә коенып булмый дип әйтерлек. Аның иң тирән урыны – 1,5 метр. Фотолар буенча да анда коенып булмаганлыгын ачыкларга була, чөнки бөтен фотоларда да кешеләр тубыктан гына суда йөри. Теләгәннәре куллары белән тозда чокыр казый да кереп ята анысы.
Ә минем чын-чынлап «йөзеп» була торган күлгә кереп карыйсым килде. Алай да, теләгәннәр өчен Эльтон турында да язам. Эльтон – монгол теленнән «алтын нор» – «алтын төп» дигәннән килеп чыккан, ди. Мәйданы – 152 кв км, озынлыгы 18 км, киңлеге 14 км. Иң тирән урыны – 1,5 метр, күпчелек урыны – 5-7 см дип язалар. Элек тоз чыгарганнар, хәзер күлдән тоз алынмый. Эльтон Әстерхан ханлыгындагы төп тоз табу урыны булган.
Казаннан Эльтонга кадәр 922 км, ул Казахстан чигендә урнашкан. Навигатор Саратов өлкәсе Балаково шәһәреннән соң Иделнең сул ягына чыгарга тәкъдим итә, мин Саратовка кадәр Иделнең уң ягыннан барырга киңәш итәм, чөнки Иделнең сул ягындагы юллар күпкә начаррак. Дөрес, навигатор белән барган очракта, минем киңәшне генә түгел, навигаторны да исәпкә алыгыз, юлларда ремонт булуы, бөкедә торуыгыз ихтимал.
Эльтон күле чик буе зонасындагы урын булып санала – күлдән соң Казахстан башлана, чик буе контролендә теркәлергә кирәк, дип язалар. Бу авыр эш түгел билгеле, Волгоград өлкәсе прокуратурасы сайтында «Госуслуги» аша гариза җибәрергә кушалар, кергәндә паспорт кирәк булачак. Чик буе зонасына рөхсәтсез кергән өчен кисәтү белән генә дә чикләнергә, 1 мең сум штраф түләтергә дә мөмкиннәр. Туристлар язуынча, соңгы берничә елда контроль катгый түгел, кунакларга хәерхаһлы мөнәсәбәттә булырга тырышалар. Әмма барыбер, ялга барам дип китеп, сәгатьләр буе чик сакчылары белән мөнәсәбәт ачыклаганчы, минемчә, тәртипне бозмау хәерлерәктер.
Эльтонда МТС операторы эшләми, дип язалар.
Эльтон – Европадагы иң зур минераль күл. Тирәнлеге язын метр ярымлап булса да, җәй азагына шул биш см кала. Күл төбендә тоз, тагын бераз казысаң – сероводородлы, дәвалый торган ләм. Күл янында «Эльтон» дип аталган, ләм белән дәвалый торган курорт бар. Бу курортта урология, гинекология, нерв системасы, буын, тире авыруларын дәвалыйлар. Теләгән кешеләр күлгә килеп, болай да дәвалана. Билгеле, дәваланыр алдыннан табиблар белән киңәшләшү зарур.
Баскунчак – Әстерхан өлкәсендәге тозлы күлгә ничек барырга?
Баскунчак Эльтонга караганда ераграк – 1200 км, анысына да бер көндә, якынча 14 сәгатьтә барып җитәргә мөмкин. Машинаң нинди булуга карап, бер якка бару өчен 4-5 мең сум ягулык кирәк. Юллар бик яхшы дип әйтә алам. Ике урында гына юлларда ремонт ясыйлар, шул сәбәпле бөкеләр бар иде. Әмма сәгатьләр буенча сузылган түгел, 15-20 минутлык кына.
Бу очракта да Иделнең уң ягыннан барырга киңәш итәр идем, инде яздым – Самара ягында юллар бик начар. Казан – Буа, Ульяновск – Волгоград, аннары Идел аша күперне чыгасы да Ахтубинскига кадәр барасы. Шунда кадәр юлларны идеаль дип әйтеп була. Аннары инде Ахтубинскидан Нижний Баскунчакка кадәр 50 километр. Анда юл яхшы ук түгел. Асфальт, әмма әйбәт түгел. Бер ун километры шактый начар, асфальты ватылгалаган.
Интернетта Баскунчак турында язылганнарның шактые дөрес түгел, дигән нәтиҗәгә килдем. Беренчедән, күлгә төрле яклардан рәхәтләнеп кереп була, дип язалар – авылга кергәндә уң якка күрсәткән, «күлгә таба» дигән күрсәткеч тә тора, навигатор да шунда – уңга алып кереп китте. Аңа ышанып мин дә, миннән алдарак барган Чиләбе кешеләре дә борылды. Борылуын борылдык, урау-урау басу юлларыннан да бардык, ә күлгә керә торган юлны япканнар! Шлагбаум куеп кына калмаганнар, казып та атканнар. Чиләбе кешеләре, тагын берәр керү урыны бардыр әле дип, тагын да еракка – далага китте. Ә миңа машина кызганыч иде – авылга борылдым. Күл тирәли юлларда вак таш, тузан, чокыр – юлларның бер дә рәте юк.
Авылда да кызык кына хәл булып чыкты. Авыл эчендә «озеро» дигән күрсәткечләр тора, алар авылның уң ягына җибәрә (кергән юлдан чыгып язам). Кешеләрдән юл сорагач, күлгә бару юлы нәкъ менә шунда инде, дип расладылар. Анда чыннан да «озеро» дип язылган тукталышка да барып чыктым. Интернеттан карыйм – күпләр шунда ял иткән дә икән инде. Янәшәдә генә душлар, ял итү урыны.
Килеп җитмәс борын бер шома егет йөгереп килеп чыкты, тукталыш өчен 200 сум сорады. Ярар. Душлары 100 сум икән кеше башыннан. Ярар. Ә күлгә кадәр УАЗиклар алып бара, ди. Бәяләре!!! Тубыктан гына су булган урынга кадәр алып бару 300 сум. Ә инде коенасың килә икән – 1000 сум! Кеше башыннан! 4 кешелек гаилә икән, 4 мең сум дигән сүз бит инде бу! Ә кайтуы да шул хак микән? Ә инде җәяү барасың килсә, күл ә-әнә тегендә. Б-и-и-к ерак. 40 градус эсселектә тоз чүле өстеннән анда бару бер дә рәхәт түгел.
Кешеләр килә дә туктый, 200 сумны каравылчы малайга бирәләр, меңешәрне – УАЗик йөртүчеләргә, күлдән кайтканнары – душ хуҗасына йөзлекләр... Никтер алай дөрес түгел кебек тоелды миңа. Бигрәк кыйммәт бит. Кешеләр белми генә түлидер дип уйладым.
Шулай булып чыкты да. Болар, кешеләрнең белмәвеннән файдаланып, туристларның җиде кат тиресен сыгып ятучылар икән. Күлгә керә торган юлны да шул мәлгуньнәр казып киткәндер әле, дип уйладым.
Бистә эченнән дә күлгә кереп була икән, бу очракта бушлай. Навигаторда Железнодорожная, 9 дигән адрес җыйсагыз, күл буендагы автомобиль тукталышына кадәр барасыз да чыгасыз. Машинаны калдырасыз, ярымташландык тимер юл аша җәяү чыгасыз, аннары ярты километр тирәсе күлгә кадәр җәяү барырга кирәк.
Тозлы күл – матур, үзенчәлекле һәм бераз гына куркыныч
Ә күлгә барганда ямьсез, матур һәм гаҗәп күренеш шаһитына әйләнәсең.
Ямьсез дим, чөнки моннан тимер юл уза. Ташландык тимер юл, черегән шпаллар, рельслар, вагоннар... Бу вагоннарда тоз ташыганнар, күрәсең, асларыннан тоз сөңгеләре асылынып тора. Гаҗәп – чөнки күл үзәненнән барасың бит инде, язын монда су булган, ул кипкән дә ап-ак тоз калган. Тоз, тәрәзәгә каткан боз кебек үк, төрле сурәтләр ясап калдыра икән – шуңа да үзәндә үзенчәлекле рәсемнәр, шулар кояшта җем-җем килеп ялтырап тора. Монысы бик матур. Аннары монда элек тоз чыгарганнар бит, аның өчен күлгә агач субайлар какканнар. Ул суны парга әйләндерү өчен кулланылган. Тоз каплап киткән чергән субайлар күз күреме кадәр җирдә бик сәер булып күренеп торалар.
Беренче тапкыр белеп бетерелмәгән – башта ук үзегез белән су алырга кирәк. Күпме аласыз, анысы сезнең эш, әмма кеше башына биш литр булса, яхшы. Чөнки күл буенда душлар юк, тукталышка кадәр «тозланган» хәлдә чыгарга туры киләчәк. Мин үзем бик газаплы, авыр димәс идем, әмма күлдә дөрес йөзмичә битеңә су тисә, яки тәнеңдә яралар булса, бик кыен, диләр.
Тәндә яралар дигәннән, тозлы күлгә кергәндә генә тәнеңдә нинди яралар барлыгын беләсең икән ул. Кай җирең тырналган, суелган – барысы да бик яхшы сизелә.
Баскунчакта миңа хәтта гаҗәп булды. Соль-Илецкида кеше бик күп, анда бит кеше өстендә кеше, анда баручылар әйтүенчә, туристлар берсе өстенә берсе ятып кызынырга мәҗбүр, шуңа күрә астагы ике каттагы кешеләр кызына да алмый, дип сөйләделәр. Бераз арттырыбрак әйткәннәрдер инде, әмма видеоларда чыннан да бик күп кеше күренә. Соль-Илецк белән чагыштырганда, монда кеше юк дияргә дә була. 40-50 кеше булгандыр көн үзәгендә.
Күлгә кергән урында шулай ук сероводородлы ләм чыганаклары бар. Кайбер кешеләр шуны казып буыннарына сылый. Моны белеп эшләргә кирәктер билгеле, чөнки дәва ысулларын белмичә кулланырга ярамый.
Аякка уңайлы аяк киеме кирәк. Ташлы диңгездә коену өчен сатыла торган аквашузлар булмаса, кызыл эчле галуш та ярый торгандыр. Уңайсыз аяк киеме булса, тозның аяк киеме эченә кереп бераз комачаулаганына түзәргә туры килә. «Шлепки» кебек аяк киеме булса, җайсыз – тоз тула да аякны кыра.
Күл буенча чишенү урыннары юк, берни дә җиһазландырылмаган. Кем кайда салып калдыра киемен – бар да пляждагыча. Шуңа да кайберәүләр машиналарында ук су коену киемнәрен киеп килә.
Күлгә килеп җиткәч, ун-унбиш метр тирәсе тубыктан гына су ерып барасы. Монысы бераз кыенрак – аста очлы тоз ташлары, бик үк рәхәт түгел.
Күлнең тирәнрәк урынына кереп киткәнче – 40 см тирәсе булган урында ук күнекмәләр алырга кирәк дип таптым. Монда төп кагыйдә – чумарга, битеңне юарга, суны чәчрәтергә ярамый, чөнки су күзне, авыз-борынны бик нык әчеттерәчәк. Шуңа да тирән булмаган урында йөзеп карарга кирәк. Ә йөзүе бик гади – җайлап кына аягыңны сузасың да, креслога утырган кебек суга «утырасы» гына. Эленәсең дә каласың. Аннары кулларың белән ишсәң, йөзеп китәсең. Бик кызык, үзенчәлекле күренеш. Йөзә белмәгән кешеләр рәхәтләнә генә инде! Тирән урынга да йөзеп кереп китәләр. Билгеле, чалкан ятып кына – йөз белән борылырга ярамый.
Тозлы күлдә йөзәм дип түгел, коенам дип әйтү дөресрәктер. Әмма бу бик күңелле күренеш – кулыңны, аягыңны күтәрәсең дә, кораб кебек суда эленеп торасың. Ишәсең икән – йөзәсең. Күпме телисең, шулкадәр йөзеп була! Билгеле, кире йөзеп чыгасыңны да уйларга кирәк. Ә инде атлап чыгам дип уйласаң, монысы да барып чыгардай хәл түгел.
Әйтүемчә, кеше күп түгел иде. Әллә кайлардан килүчеләр юк, күпчелек шул якын-тирәдән. Бер казах абзые миңа күлдә йөзү кагыйдәләре турында сөйләде. Сәламәт булсагыз да, ярты сәгатьтән артык торырга ярамый, ди. Ә инде кан басымы күтәрелә торган кешеләргә аеруча сак булырга кирәк. «Миңа берни дә булмый» дип уйлыйсыз икән – шуны истә тотыгыз, элекке заманнарда тоз чыгаручыларның биредә эшләү стажы ун ел булган. Аннары алар я үлгән, я инвалидка әйләнгән.
Пляжы да гадәти пляж түгел, анысын да исәпкә алырга кирәк. Судан чыккач, ярда кызынып ята алмыйсың. Тоз кабыргаңны каезлый. Чүпрәк җәймә алып керсәң дә әйбәт түгел. Аңа әһ дигәнче тоз сеңә дә, ул каткан тактага әйләнә. Шуңа да утырып торыр өчен чүпрәк җәймәләр түгел, тоз сеңми торган әйбер кирәк. Шулай ук кояштан сакланыр өчен кремнар, зонтик, судан чыкканнан соң кияргә озын җиңле күлмәкләр дә кирәк булуы бар. Дала кояшы өтеп кенә ала! Аз гына да күләгә юк монда! Чалт аяз, кояш кыздыра – кире чыгып җиткәнче кояш өтеп алуы ихтимал. Аннары бу якларда гел җил исә. Җил дулкыннарны да күтәрә, тоз, ком бураны да булып куя. Шул җилгә алданып, кояш ялап алганын сизми дә каласың.
Биш литр су алыгыз, дидем – анысы судан чыкканнан соң чайканып алырга, бер кат тозны коярга җитә. Яр буенда душлар бар, шуларда коенмыйча, чиста киемне киенергә кирәкми дә, чөнки тозны юып төшерер өчен шактый чайканырга кирәк. Инде әйткәнемчә, түземлерәк булсагыз, ярга кадәр чайканмыйча да чыгарга була. Шунда инде суның ни дәрәҗәдә тозлы булганын күрәсең – тән ап-ак тоз белән каплана.
Яр буендагы душларда бер кешегә чайканып алу бәясе 50 сум тора. Инде әйттем, сервис юк монда, шуңа җылы су да юк. Коедан чыккан салкын су түгел, әмма май кебек җылы суда да коенмыйсың, бик тә комфорт яраткан кешеләр борын җыеруы бар.
Түбән Баскунчак авылында куну урыннары да бар. Бер кешегә бер көн куну хакы 400-700 сум. Югары дәрәҗәдәге сервис түгел монда, әмма начар да түгел. Ялгыз кешегә бүлмәнең хакы 1000 сум диделәр. 4-5 шундый урын бар. Адресларын Интернеттан табарга була. Иң уңайлы куну урыны шул Тимер юл урамы 9 нчы йортта урнашкан. Йорттан гына чыгасың да күлгә чыгып китәсең.
Урын булмаса, яки инде «авылча» ял ошамаса, Ахтубинскида да кунарга була. Монда кунакханәләр шактый, иң түбән бәяләр бер кешегә 500 сумнан башлана. Ике кешелек бүлмәләр 2000 сум тирәсе – гадәти шәһәрләрдәгечә. Билгеле, көнгә 100 километр юлны да өстисе була.
Баскунчакның тозлылыгы Палестинадагы «Үле диңгез»неке кадәр. Үле диңгезнеке – 300-350 процент, ди, Баскунчакныкы – 300. Димәк, 1 кг суда 300 грамм тоз эрегән, дигән сүз. Сүз уңаеннан, Соль-Илецкида тозлылык дәрәҗәсе төрле булган күлләр бар – кайсындадыр 330, кайсындадыр – 150. Ә монда бер генә күл.
Аш тозы концентрациясе шулкадәр күп, авызга керсә, бик әчеттерә. Моны балалар белән килүчеләр аеруча истә тотарга тиеш – алар матур-матур тоз ташларын атып уйный да, су чәчрәп күзләренә эләгә... Шуңа да теге биш литр сусыз берничек тә керергә ярамый.
Тәнне тоз әчеттерә башласа, бер чарасы бар. Суга кергәч, бу тоз әллә ни сизелми кебек, чыккач кыра.
Кояштан саклый торган кремнар алырга кирәк.
Әстерхан күленең ләме һәм тозлы суы тын юлларын, буын, тире авыруларын дәвалый, матдәләр алмашын җайга сала, иммунитетны ныгыта, токсиннарны чыгара, дип язалар. Ниндидер нәтиҗәләргә ирешү өчен, кимендә бер атна булырга кирәк, ди. Ләмне тәнгә сылыйлар анысы, әмма сылаган кешеләр юып азаплана. Монда шулай ук, табиблар белән киңәшергә кирәктер, дип язам – киңәшмичә бернинди дәваны да кулланырга ярамый бит.
Шул ук вакытта экологлар, Баскунчак күленә куркыныч яный, дип тә яза. Түбән Баскунчак авылы хакимиятенең начар эше аркасында монда экологик катастрофа булуы да мөмкин икән – җирле канализация челтәре бик тузган, менә-менә юынтык сулар күлгә агуы да ихтимал, ди. Әлегә мондый хәл булганы юк, әмма була калса, биредә бер турист та калмаячак, билгеле.
«Баскунчак» борынгы төрки сүз – «баш» һәм «кунчак» сүзләреннән килеп чыккан атама, «эт башы» дигәнне аңлата, дип язалар. Аның легендасы да бар. Берзаман күл кибеп бетә. Бер атлы сәяхәтче, этен ияртеп, күлне әйләнеп йөрмәс өчен, турыдан – үзәннән узмакчы була. Ат исән-сау кала, эт тоз ташларына аягын яралый һәм үлә. Яңгырлар башлангач, күл кабат тула, һәм тоз каплаган эт су өстенә калкып чыга. Кешеләрне куркытып, ул суда йөзеп йөри, шул сәбәпле күлне дә шулай атыйлар, имеш.
Баскунчак тозы – 260 миллион еллар элек биредә булган, хәзер инде галимнәр «Тетис диңгезе» дип атаган диңгез төбенә утырган минераллардан гыйбарәт. Диңгез юкка чыккач, токымнар басымы белән тоз өскә күтәрелгән, күл урыны уйсу булу сәбәпле, бирегә якындагы Әче Елга дигән инеш коя башлаган. Ни өчен Әче – чөнки ул елга да тозлы. Күл янында тоздан гына торган тау бар, елга ничә еллар буе шул таудан тозны агызып төшерә.
Баскунчакта әлегә кадәр ачык ысул белән тоз табыла. «Руссоль» оешмасы тоз чыгара, ә күл үзе тыюлык территориясе санала. Биредә тозны борынгы заманнарда бирле чыгарганнар. Тоз чыгару кыен түгел – күл тоз эчендә утыра. Су язын күтәрелсә дә, дала кояшы парга әйләндерә. Ә тоз катламы 40 метрга җитә икән! Шулай да соңгы еллардагы экологик баланс үзгәрү күлгә дә тәэсир иткән – хәзер экологлар, күл бөтенләй кибәргә мөмкин, дип курка икән. Элекке күлдән яртысы гына калган – Баскунчакның бөтенләй юкка чыгуы да ихтимал, дип тә язалар. Шуңа күрә күл тирәли ясалган дамбаларны сүтәргә кирәк, дип тә әйтәләр. Күл кипсә, тоз бураннары якын-тирәдә яшәүчеләргә көн бирмәячәк.
Күл үзәнендә тоз 6 километр тирәнлеккә кадәр бар, ди. Үзәндә тоз ятмалары 10-40 метр. Мәйданы – 106 км квадрат, озынлыгы – 18 км, киңлеге – 10. Дөрес, мәйданы үзгәреп тора. Иң тирән урыны – 3 метр, тоз чыгарган урыннарда 8 метр тирәнлек тә бар, ди. Әмма бу инде коенучылар өчен барыбер – анда кадәр барыбер төшеп булмый.
Россиядәге кайбер тоз күлләре:
Кояшское (Альчин) – Кырымда, Керчь янындагы кечкенә генә, матур гына күл. Тирән түгел, «йөзү» мөмкиин түгел, урыны-урыны белән ятып торып була.
Сакское (Саки) – Кырымдагы Саки шәһәре янындагы күл.
Мойнак – Евпатория янындагы тоз күле.
Чокракское – Кырымның Курортное авылы янындагы, Азов диңгезеннән ерак булмаган күл.
Развал – Оренбург өлкәсе Соль-Илецк бистәсе янындагы күл. Зур булмаса да, берничә күл булуы һәм сервис булуы белән яхшы.
Большое Яровое – Алтай Краеның Яровое шәһәре янындагы күл. Тозлылыгы 1 кг га 100 гр булса да, монда да бату мөмкин түгел, дип язалар. Биредә дә ләм һәм тоз белән дәвалый торган санаторий бар, ял итүчеләр бик күп. Шулай ук күл бик нык пычранган, дигән бәяләмәләр бик күп.
Завьялово (Соленое һәм Щелочное) – Алтай Краеның Завьялово районындагы күлләр.
Кулундинский, Горькое – шулай ук Алтай краендагы күлләр.
Большое Яшалтинское. Калмыкия далаларындагы бу күл ләменең дәвалау үзлекләрен Үле диңгезнекеннән ким түгел дип язалар. Җәя азагына күл кибә, йөзү мөмкин түгел диярлек.
Дус-Холь, Как-Холь – Тыва республикасындагы тозлы күлләр. Кызылдан 45 км ераклыкта. Җәен бирегә бик күп кеше җыела. Күл аш тозы гына түгел, башка төрле тозлар булуы белән дә танылган. Тыва республикасында әлегә киң танылмаган Хадын күле дә бар.
Киранское – Бурятия республикасындагы күл, тирәнлеге 1 метр тирәсе.
Эбейты – Омск өлкәсендәге тозлы күл. Бирегә әлегә сәяхәтчеләр генә килә, туризм үсеш алмаган.
Соленое – Краснодар крае Веселовка бистәсе янындагы бу күлгә ләм белән дәвалану өчен киләләр. Җәй азагына кибеп бетә. Темрюк шәһәре янында ләм белән «ата» торган Гефест вулканы да бар.
Тамбукан – Ставрополь крае һәм Кабарда-Балкар республикасы чигендәге тозлы, дәвалау үзлеге булган ләмле күл.
Медвежье – Курган өлкәсендәге күл. Курорт бар.
Ханское – Краснодар краендагы тоз күле.
Тус – Хаксиядәге кечкенә генә тоз күле.
Горькое – Новосибирск өлкәсе Новоключи авылы янындагы күл.
Ульжай – Омск өлкәсендәге күл.
Тинаки – Әстерхан өлкәсендә шундый тоз күле дә бар. Хәзер бик нык саеккан, өлкә үзәгеннән 10 км ераклыкта.
Боткуль – бер өлеше Волгоград өлкәсенә, икенче яртысы Казахстанга караган күл. Биредә шулай ук чик буе режимы бар, дип язалар.
Дөньядагы иң мәшһүр тоз күле – Палестинадагы «Үле диңгез». Коену өчен Израиль яки Иорданиягә барырга була. Хаҗ сәфәренә барам дип уйласагыз, һичшиксез, Иорданияне сайларга кирәк, чөнки Израильгә барган туристларны Согуд Гарәбстаны үзенә кертми.