Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Әстерханда биш катлы торак йорт ишелүнең сәбәбе ачыкланды

news_top_970_100
Әстерханда биш катлы торак йорт ишелүнең сәбәбе ачыкланды
Фото: Daily Карелия сайты

Әстерханда торак йортның 2 подъезды ишелде. 1 кеше һәлак булды.

Йорт җимерелер алдыннан, анда яшәүчеләр чатнау тавышы ишеткән һәм экстрен хезмәтләргә мөрәҗәгать иткәннәр. «Мин өйдә сәер тавыш ишеттем... Бүлмәгә кереп карадым, ә анда ярык. Тавышы көчәйгәннән-көчәя барды», – дип сөйләгән бу йортта яшәүче кеше «112» телеграм-каналына.

Әлеге йортта яшәүче Антон Немошкалов 17:57 сәгатьтә стенадагы ярык турында хәбәр итә. Ул зурайганнан-зурая бара. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре 5 минут узуга инде урында була һәм эвакуация башлыйлар. Йорттан 213 кеше, шул исәптән 37 бала эвакуацияләнә. Эвакуациядән соң 10 минут узуга, подъезд җимерелеп төшә.

Нәтиҗәдә 84 яшьлек хатын-кыз һәлак булган, дип яза «Shot» телеграм-каналы. Аның хәрабәләр астыннан тапканнар. Беренчел мәгълүматларга караганда, фаҗига булган вакытта ул 5нче каттагы фатирда булган.

Егермеләп фатирга зыян килгән. Тикшерү комитеты җинаять эше ачкан.

Беренчел мәгълүматларга караганда, сәбәп – законсыз планировка ясау. Беренче катта яшәүче кеше фатирда ремонт ясаган вакытта стенаны сүтеп аткан булган. Өске катларны тотып тора торган төп конструкцияләргә зыян килү аркасында, йорт җимерелгән. Өстәвенә, йорт инде таушалган була. Монда яшәүчеләрнең йорттагы проблемаларга берничә мәртәбә зарланганы булган, аның подвалын да еш су баскан. 3 ел элек «капиталь ремонт» ясаганнар – чынлыкта йортны штукатурлаганнар һәм ярыкларны ямаганнар.

Икенче версия буенча, 1962 елда төзелгән йортның фундаментын канализация сулары юдырып бетергән булырга мөмкин.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100