Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Акча кирәк иде»: Әстерханда метадон белән агуланган 3 кеше вафат, 20 кеше хастаханәдә

news_top_970_100
«Акча кирәк иде»: Әстерханда метадон белән агуланган 3 кеше вафат, 20 кеше хастаханәдә

Әстерхан өлкәсендә 25 кеше наркотик – метадон белән агуланган, дип хәбәр итә «Shot» Телеграм-каналы. 3 кеше – 29 яшьлек ир-егет һәм 19 яшьлек ике кыз – вафат булган. Агуланучылар мефедрон, ягъни, кыйммәтлерәк наркотик алабыз дип уйлаган һәм дозаны күбрәк кулланган.,

  • Метадон һәм мефедрон – синтетик наркотиклар.

Тыелган матдәләр таратуда шикләнелгән 3 кеше кулга алынган. Алар Кыргызстан, Үзбәкстан һәм Таҗикстан кешеләре булган. Массакүләм агулану турында тулырак «Газета.Ru» сайты яза.

«Якынча мәгълүматларга караганда, бу кешеләр метадон кулланганнан соң агуланган. Хәзер экспертизалар уздырыла», – дип хәбәр иткән ТАСС агентлыгы хокук саклау органнарындагы чыганагына сылтама белән.

«Shot» мәгълүматларына караганда, зыян күргән иң яшь кешегә – 18, ә иң өлкәненә 42 яшь.

«Mash» Телеграм-каналы хәбәр иткәнчә, 7 кеше авыр хәлдә һәм 3 кеше уртача авыр хәлдә. 5 кеше хәзер реанимациядә ИВЛ аппаратында ята.

Төбәкнең Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматлары буенча, 17-20 ноябрь көннәрендә 19 кеше, наркотик һәм психотроп матдәләр белән агуланып, хастаханәгә эләккән, аларның 6сы авыр хәлдә. «Baza» Телеграм-каналы – 20 кешенең, ә «112» каналы 24 кеше хастаханәгә эләгүе турында хәбәр итә. «Baza» мәгълүматлары буенча, хастаханәгә эләккән кешеләрнең барысының да канында метадон матдәсе табылган.

«Baza» Телеграм-каналы язганча, агуланучылар мефедрон, ягъни, кыйммәтрәк наркотик алабыз дип уйлаган. Тикшерүчеләр шушы версияне карый.

«Фасовка ясаганда матдәне бутаган булырга һәм мефедрон урынына метадон саткан булырга мөмкиннәр. Бу наркотиклар карап торышка бер-берсенә охшаш, әмма аларның дозировкасы төрле», – дип яза канал.

Төбәк прокуратурасында «наркотик матдәләрне законсыз рәвештә сату» маддәсе буенча җинаять эше ачулары турында хәбәр иттеләр. Өлкә прокуроры Сергей Форст бу эшне тикшерүне контрольгә куйган.

Әстерхан өлкәсендә наркотиклар таратуда шикләнелгән 3 ир-атны Ставропольдә кулга алганнар, дип яза «Shot» Телеграм-каналы. Канал мәгълүматларына караганда, метадон белән агуланган беренче кешеләр барлыкка килә башлагач та, алар Әстерханнан качып киткән. 19 ноябрь иртәсендә алар автобуска утырып шәһәрдән китә, аларны килеп җиткәч тә тоткарлыйлар һәм, күрсәтмәләр бирер өчен, Әстерханның Эчке эшләр министрлыгына алып киләләр.

«Baza» хәбәр иткәнчә, полиция хезмәткәрләре наркотиклар таратуда Миркадыр, Нуриддинов һәм Мамадинов («Shot» версиясе буенча өченче фамилия – Мамадаминов) фамилияле 3 ир-ат катнашуын ачыклаган.

Хәзерге вакытта полиция шикләнелгән ир-атлардан сорау ала. Аларның берсе әйткәнчә, товарны Ставрополь территориясендә алганнар, шуннан соң аны Әстерхан өлкәсендә таратканнар.

Бу өч ир-атның икесе җинаять кылуда гаепләрен таныган, дип яза Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтенә сылтама белән «ТАСС» агентлыгы.

Аларның берсе Кыргызстаннан Россиягә килүен, Мәскәүдә төзелештә эшләвен сөйләгән. Ул Ставрополь краена махсус килүен һәм шунда наркотиклар алуын әйткән. Соңыннан товарны сату өчен Әстерханга киткән.

Кулга алынган ир-ат үзенең акча эшләргә теләвен әйткән. Сәбәбе – «акча кирәк иде».

Кулга алынган икенче ир-ат үзендә булган бөтен наркотикларны да шундук сатып бетергәнен сөйләгән. «Mash» Телеграм-каналы язганча, кулга алынган 3 ир-ат наркоструктураның төп катнашучылары түгел. Моңа катнашы булган кешеләрне эзләү дәвам итә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100