Әстерхан чикләвегендә ялкынсыну процессларын киметүче һәм кан тамырлары сәламәтлеген сакларга ярдәм итүче үсемлек омега-3 май кислоталары бар. Бу хакта «Комсомольская правда» басмасына Туклану һәм биотехнологияләр федераль тикшеренү үзәгенең фәнни хезмәткәре, врач-диетолог Татьяна Солнцева сөйләгән.
Белгеч сүзләренчә, әстерхан чикләвегендә эллаготаниннар да бар. Алар эчәклек бактерияләре тәэсирендә уролитин А матдәсенә әйләнә. Бу антиоксидант күзәнәкләрдәге митохондрияләрнең нормаль эшләвен тәэмин итәргә булыша.
Солнцева билгеләп үткәнчә, әстерхан чикләвегенең көнлек оптималь порциясе – якынча 30 грамм (ягъни 14 чикләвек яртысы). Диетолог шулай ук чикләвекнең юка кабыгын салдырмаска киңәш итә, чөнки ул антиоксидантларга бай.
Шулай ук АКШның Лома-Линда университеты галимнәре өлкән яшьтәге кешеләр өчен әстерхан чикләвегенең файдасын өйрәнгән. Ике ел дәвамында алар көн саен 30дан 60 граммга кадәр чикләвек ашаучы кешеләрне күзәткән. Нәтиҗәдә, бу төркемдәге кешеләрдә организмдагы «яшерен» ялкынсыну дәрәҗәсе, чикләвекне даими ашамаучылар белән чагыштырганда, шактый түбәнрәк булып чыккан.