Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Әстерхан чикләвеге белән печеньедан торт әзерләү рецепты

news_top_970_100
Әстерхан чикләвеге белән печеньедан торт әзерләү рецепты
Гөлүзә Василова

Чәй янына пешермичә генә ясала торган татлы ризык рецептын тәкъдим итәм.

Ингредиентлар: 300 грамм «балык» печеньесы, 150 грамм әстерхан чикләвеге.

Чикләвекне кул белән сындырып чыгарга.

 

Фото: © Гөлүзә Василова

Бу торт өчен ике крем кулланам. Беренчесе бик җайлы, бернинди мәшәкате юк.

250 грамм кибет каймагына 1 банка кайнаган куертылган сөт (вареная сгущенка) салып болгатырга. Шул крем өстенә печенье белән чикләвекне салып яхшылап болгатырга. 

Икенчесе – «заварной» крем. Анысын махсус бу торт өчен ясаганым юк. «Бал торты» пешергәндә артык калса, суыткычта саклыйм, һәм берәр көнне тиз генә менә шушы татлы ризыкны ясап алырга була.

0,5 стакан суда 1 бал кашыгы лимон кислотасын эретергә. Шунда ук 1 стакан тулыр-тулмас шикәр комы, 2 йомырка салып болгатырга. Сүрән утта болгата-болгата тотарга, куергач алырга. Крем суынгач, бүлмә температурасында йомшарган 150 грамм атланмай (сыер мае) салып болгатырга.

Аннары бу массаны савытка салырга һәм, кулыгызны юешләп, үзегез теләгән форманы бирергә кирәк. Тортның өстен махсус кондитер эшләнмәләре, кокос вагы, шоколад белән бизәргә була.

Бу тортны төнгә суыткычта калдырсагыз яхшы киселәчәк. Чәйләрегез тәмле булсын!

 

Фото: © Гөлүзә Василова

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100