Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Әстерхан чикләвеге белән күрәгә пирогы рецепты

news_top_970_100
Әстерхан чикләвеге белән күрәгә пирогы рецепты
Фото: Рәмзия Вәлиева

Аш-су блогеры Рәмзия Вәлиева социаль челтәрдәге сәхифәсендә тәмле пирог рецепты белән уртаклашкан. Пирогның эчлегенә әстерхан чикләвеге һәм күрәгә салынган.

Камыр өчен: 1 стакан җылы сөт, 150 грамм йомшак атланмай, 2 йомырка, 1 чәй кашыгы тоз, 2 аш кашагы майонез, он. Беренче эш итеп 1 кап коры чүпрәгә 0,5 стакан җылы су, 1,5 аш кашыгы шикәр комы, бераз он салып кабартып алырга.

Стакандагы масса күтәрелгәч, барлык ингредиентларны кушып, кулга ябышмый торган йомшак камыр басарга. 1 аш кашыгы исле сыек май салып, камырны басып бетерергә. Камырны пакетка салырга һәм суыткычка куярга, бу камырдан икенче көнне дә пешереп була.

Эчлек өчен әстерхан чикләвеген блендер белән вакларга, тәменчә шикәр комы кушарга. Йөземне аз гына май салып йомшартып алырга.

Табаны майларга, камырны юка итеп җәяргә, башта чикләвекне, аннары йомшарган йөзем салырга, өстенә күрәгәдән ясалган эчлек салырга.

Әзер пирогның өстен йомырка белән майларга, шикәр комы белән вакланган чикләвек сибәргә.

180 градуска кадәр кызган духовкада 40 минут пешерергә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100