news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Астана мәктүпләре (дәвамы)

Казан федераль университетының татар теле һәм әдәбияты бүлеге студенты Ихтыяр Кыямов Казахстаннан сәяхәтнамәсен дәвам итә

news_top

Ишекне дөбердәтүдән уянып киттем. «Без Сезне ялгыш бу бүлмәгә керткәнбез. Зинһар, беренче катка төшегез әле». Әле ярый киемнәремне чыгармаган идем, тиз-тиз җыенып төштем. Мине 606 нчы бүлмәдән 807 нче бүлмәгә күчерделәр. Анда кергәндә мине 2 егет каршы алды. Берсе минем белән русча сөйләшә башлады. Таныштык. Азәрбайҗан, Бакудан килгән егетләр икән. Берсе – Вакыйф, икенчесе Реван исемле. Архитектура һәм төзелеш юнәлешендә белем алалар. Мин үзем турында журналистика факультетында укыячакмын дигәч, «Мөхбир!» – диештеләр.

Бүлмәгә урнашкач, урамга чыктым. Вахтада утыручы апа (монда әлеге вазифаны башкара торган ханымнарга «апай» дип эндәшәләр) ачкыч дубликатын ясатырга кушкан иде. Урам буйлап йөргәндә беренче уем – Астана каласының мин яши торган өлеше 2010 еллардагы Казанны хәтерләтә. Канат исемле абзый тиз-тиз генә ясап бирде ачкычны, 700 теңге (105 сум) сорады. Бер меңне сузгач, «Минем сдача юк, брелок аласыңмы?» – дип сорый. «Мин аны 500 теңгегә сатам, сиңа 300дән биреп җибәрәм», – диде. Алырга булдым, беренчедән, башка кеше ачкычыннан да аерасы бар, икенчедән, акчаны ваклатып йөреп булмый. Шул рәвешле ачкыч дубликаты ясау минем өчен 1000 теңгегә (150 сум) төште.

Шуннан соң савыт-саба кибетенә кереп, үземә чәй эчәргә бер савыт алырга булдым. Милли бизәкле касәләр 6 данәләп кенә сатылу сәбәпле, алмаска карар кылдым. Тормыш алып бару өчен кирәк-яракларны алырга дип, бер зур кибеткә кердем, андый кибетләр Казанда да бар. 10000 теңгегә (1500 сум) бик күп әйбер җыеп чыктым. Бәяләр Казан белән чагыштырганда күпкә арзан.

Кичке якта Ак Болак елгасы яр буенда йөреп кердем. Безнең университетыбыз янәшәсендә мәһабәт синагога бар икән. Матур итеп корылган, биек. Казандагы синагога 1915 елда ачылган булса, биредәгесе 2004 елгы. Бик яхшы сакланган, ерактан ук күз явын алып тора. Бу синагогага нибары 60 гаилә йөри.

Шулай ук игътибарымны җәлеп иткән күренеш – җәмәгать урыннарының начар яктыртылуы. Казахстан дөньяда уранны җитештерү буенча беренче урында торса да, электростанцияләр аз санлы булу сәбәпле, биредә бу мәсьәлә четерекле булып кала. Хәтта кайбер светофорларда да җәяүлеләр өчен аерым ут янмый, машина йөртүчеләргә яшел ут кабынса, кешеләр дә юл аркылы чыга башлый. Шул ук вакытта, кайбер җирләрдә җәяүлеләр өчен икешәр светофор янып тора.

Тулай торакка (монда «ятакхана» диләр) таба юнәлгәч, азык-төлек кибетен эзләргә керештем, тик без күнеккән зур, якты, уңайлы кибетләр бер дә күренмәде. Ларек форматындагы кибетчекләр генә. Ахыр чиктә «Small» дигән кибеткә кердем, безнең «Пятерочка»быз кебегрәк иде. 3 алма, 200 грамм эремчек һәм чәй алдым. Җәмгысы 1500 теңгегә (226 сум) басты. Тулай торак янәшәсендәге спорт мәйданчыгында шөгыльләнеп алгач, кереп, йокыга әзерләнә башладым.

Егетләр белән сөйләшеп алдык. Алар Казан турында «Слово пацана» сериалы аша беләләр. Вакыйф русча яхшы сөйләшә, Реван белән исә инглизчә сөйләшәбез. Татар теле өчен искергән сүзләр сафында йөри торган «шәй, сөхбәт, кадим, мөхбир» сүзләрен белүем бүлмәдәшләрем белән әңгәмә коруда ярдәм итте, чөнки алар өчен әлеге калимәләр – көндәлек аралашуда кулланыла торганнардан. Егетләр, футбол карарга дип, аш бүлмәсенә чыгып киттеләр, мин исә ятакка авып, йокыга киттем…

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар