
Танылган алып баручы Зәмирә Рәҗәпова ире «Макыс» белән матур видео төшерергә хыялланган.
«Матур итеп табигатьтә, романтик музыкага видео төшерәсе килгән иде. Мин аның каршына йөгерәм, ул мине күтәреп ала һәм әйләндерә… Кыскасы, һинд киносы инде! Ничек кенә аны ризалаштырырга дип уйлап йөрим. Сәер, әмма ул тиз ризалашты. Хәзер ни өчен ризалашканын аңладыгыз инде», – дип язган Зәмирә Рәҗәпова социаль челтәрдәге үз сәхифәсендә.
«Сезгә һинд артистлары булыр өчен 100 ел йөгерергә кирәк», - дип язучыга: «Нинди тизлек белән?» - дип язган Зәмирә.
«Нәрсәдер сезнеңчә килеп чыкмаган. Әмма барыбер шәп, кәеф күтәргеч, текә ролик булган», «Вәт матур булган, нигә көлеп караганымны үзем дә белмим», «Яшь вактытта ничек кылансаң да килешә», «Суперролик»,«Макыс бозды менә дип барган киноны», – дип комментарий калдырган алып баручының виртуаль дуслары.
«Килешми», «Әстәгъфирулла», – дип шаккатучылар да табылган.
Комментарий калдыручылар арасында шактый кешенең күзе аларның галошларына төшкән, алар шул хакта язган.
Әлеге видеоның авторы белән кызыксынучылар да бар – ул видео геройларының уллары Данил.