Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Аста фатир яна, буылабыз, үләбез». Тугыз катлы йортта янгында сигез кеше үлгән

Мәрхүмнәр социаль челтәрләрдә язып, ярдәм сорап ялварган.

news_top_970_100
«Аста фатир яна, буылабыз, үләбез». Тугыз катлы йортта янгында сигез кеше үлгән
https://66.mchs.gov.ru

12 гыйнварга каршы төндә Екатеринбургның Рассветная урамындагы йортта янгын була. Янгын сүндерүчеләр килгәндә икенче каттагы фатир яна, подъездда куе төтен була. 90 кешене йорттан алып чыгалар. Свердловск өлкәсе буенча Тикшерү идарәсе сигез кеше һәлак булуын хәбәр итте. Җинаять эше ачылган. Янгын ут белән саксыз эш итү аркасында килеп чыккан булуы ихтимал. Бу турыда РИА Новости хәбәр итте.

«Ашыгыч ярдәм бригадасы хастаханәгә алып барганда 3.25 сәгатьтә кыз бала үлүен, аңа чама белән алты яшь булуын хәбәр итте. Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре ачыклаганча, бала 2013 елда туган Вера булып чыкты. Кызганычка каршы, аның әнисе — 1982 елда туган Наталья да вафат», — дип сөйләгән. Свердловск өлкәсе буенча полиция баш идарәсенең матбугат хезмәте җитәкчесе Валерий Горелых. 

Тугыз катлы йортта янгын башлангач, мәрхүмә кыз һәм аның әнисе Твиттер аша ярдәм сорап ялварган булган. «Ярдәм итегез. Янгын сүндерүчеләр чакырыгыз. Мин балам белән бикләнеп калдым. Астагы каттагы фатир яна, төтенгә буылабыз. Тугызынчы кат. Үләбез», — дип яза Наталья.

Янгында 1976 елда туган Лора исемле хатын да үлгән. Калган мәрхүмнәрнең шәхесен ачыклау эшләре бара, диелә бу хәбәрдә.

Прокуратура белешмәсе буенча, янгын учагы икенче каттагы фатирда диван янында булган. Бу фатирда горелкалар кулланылуы билгеле, биредә шулай ук тәмәке төпчекләре дә күп булган. Мәетләр икенче, өченче һәм тугызынчы катта табылган.

«Кешеләр ис газына агуланып үлгән. Подъездда куе төтен булган. Мәрхүмнәр фатирда калган яки балконга чыккан булса, янгын сүндерүчеләр барысын да эвакуацияләр иде», — дип сөйләгән Екатеринбург башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Алексей Орлов РИА Новости агентлыгына.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100