Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Асрамага алган баласын баганага бәйләп куйган үги ананы хөкем итәләр

Асрамага алган баласын баганага бәйләп куйган үги ананы хөкем итәләр

news_top_970_100
Асрамага алган баласын баганага бәйләп куйган үги ананы хөкем итәләр
Ярославль өлкәсендә асрамага алган баланы баганага бәйләп куйган ата-ананы хөкем итәчәкләр.

Юрьевское авылында яшәгән Щавелевлар гаиләсе ике үз баласын тәрбияли һәм 5 баланы асрамага ала. Шуларга өстәп, биш яшьлек малайны да тәрбиягә алалар. 

Күпмедер вакыттан соң малайның чын әнисе опека органнарына дәгъва белән килә. Дәлил итеп ул фото күрсәтә - малайны баганага бәйләп куйган булалар. Опека органнары Щавелевлар гаиләсендәге барлык асрамага алынган балаларны кире приютка кайтара. Әмма авылдашлары Щавелевларны яклап чыга. Бу хакта RT каналы яза. 

Светлана Щавелева малайны баганага бәйләп куюын таныган. Үги ана әйтүенчә, малай тыңлаусыз булган, конфет таптырып, өйнең астын өскә китергән. "Без конфет ашамыйбыз, ул тәм-том гына буларак кулланыла. Ә аның гел конфет ашыйсы килә, бирсәң туктамый. Аннары аның ашказаны авырта, симерә", - дип аңлаткан ул. Гаиләдә физик җәза бирү тыелган булган. Малайга җәза бирү өчен почмакка бастыра алмаганнар, шуңа күрә бәйләп куя торган булганнар. 

Малайның үз әнисе Оксана баласыннан баш тартуын инвалид булуы белән аңлата - имеш, ул аны карый алмаган. Оксананың баласын бер гаиләгә тәрбиягә бирәләр, әмма аннары кире алалар - малайның тәнендә күгәргән эзләр була. Асрамага алган гаиләне баланы кыйнауда гаеплиләр, тегеләр исә малайның тыңлаусыз булуын әйтеп зарлана. Опека органнары тәҗрибәле гаилә эзли башлый. Щавелевларны табалар һәм тагын бер баланы алырга күндерәләр.

Баланы Щавелевларга биргәч, Оксана аларга рәхмәтле булуын әйткән, чынлыкта үзенең баланы  тыңлата алмый яшәвен сөйләгән. 

Оксананы Щавелевлар үз йортларына керткән, кунак иткән. Ул баласы белән күрешергә теләвен әйткәч, тәрбиягә алган әти-әни аңа каршы килмәгән була. Опека органнары исә Оксананы үз теләге белән баш тарткан баласына якын җибәрмәскә киңәш иткән була. Әмма Щавелевлар баланы үз әнисе белән аралашудан тыймыйбыз дигән принцип буенча эш йөрткән. Кунакта булган Оксана бәйләп куелган баланы фотога төшерә. 

Хәзер Светланага каршы җинаять эше кузгатылган.

Светлананың ире Андрей Щавелев Оксананың бу гамәлен "билдән түбән сугу" дип бәяләгән. 

Авылда исә Щавелевларны яклап чыкканнар. Чиркәү побы отец Сергий гаиләне яхшы белүен һәм аларның бик тәрбияле булуын, ә бу биш яшьлек малайның тыңлаусыз булуын әйткән. "Чиркәүгә кереп, бөтен җирне актарып йөри иде. Аның тамагы тук, ә һәрвакыт ашарга сорый", - дигән ул. 

Щавелевлар исә бала үзләренә кире кайтыр дип өметләнә. 

Бала үз әнисе белән

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100