Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Аспирант, гармунчы, «Шәрык клубы» активисты – мохтаҗлар арасында кемнәр бар?

Урамда мохтаҗларны ашатучылар байтак хәзер. Моның белән төрле фондлар, хәйриячеләр, волонтерлар шөгыльләнә – исемлекләрен, адресларын белеп торабыз. Ләкин беркемгә әйтмичә, фотоларын Интернетка куймыйча, яшереп кенә изгелек кылучылар да бар икән. Мәкальдәгечә, изгелек эшлиләр дә суга салалар...

news_top_970_100
Аспирант, гармунчы, «Шәрык клубы» активисты – мохтаҗлар арасында кемнәр бар?
Лилия Заһидуллина

Денис һәм аның командасын Казанның Серов урамындагы агачлыктан эзләп таптык. Тугыз катлы «ленинградка»лар каршында агачлык урнашкан, шуның эченә тар сукмак илтә. Бу изге эш шунда – кеше күзеннән читтә башкарыла.

Без килеп җиткәндә, Денис зур казаннан макарон белән кәтлит өләшә башлаган иде. Ә егермеләп кеше чиратка тезелгән. Арада яше дә, карты да, сәләмәсе һәм ярыйсы гына киенгәне дә шәйләнде. Мохтаҗлар дигәч, сакал-мыек баскан, сасы ис аңкып торган чын сукбайларны күрермен дигән идем. Боларның төп өлеше – пенсионерлар яки айныр-айнымас йөри торган ирләр булып чыкты. Һәркайсының кулында төймәле булса да телефоны бар, кыскасы, бөтенләй тормышның төбенә төшеп җиткән кешеләр түгел.

Халык, ризыкны кулга алуга, пакетларыннан банкалар, контейнерлар чыгарып тутырырга кереште – бөтенесен хәстәрләп алып килгәннәр. Монда ашап тормыйлар, баскан килеш кайнар чәй генә эчәләр. Халыкның эшне тиз тотканын күреп, мин дә вакытны әрәм итмәдем – әле берсенә, әле икенчесенә барып бәйләндем.

«Чык миңа кияүгә, яшь мадам!»

– Элек бу агачлыкта ике сукбай – Юля белән Сережа яши иде, мин дә алар белән танышып киттем, – диде 34 яшьлек Руслан, махмыр исе өчен гафу үтенеп. – Болар бервакыт: «Әйдә, барып ашап килик», – дип, мине шушында ияртеп алып килделәр. Бу урын турында ике еллап беләм. Атна саен килгән чакларым да була, ике айга бер дә сугылам – төрлечә. Бүген дә егетләрне күрергә, тамак ялгарга кереп чыгыйм әле, дидем.

– Яшәргә урының бармы соң? – дип кызыксынам.

– Әйе, әни һәм абый белән яшим. Хатын белән аерылдык, – диде Руслан.

Яшел күлмәк кигән Людмила әби белән дә аралашып алдык, аңа 78 яшь икән. Яшьлегендә кулинария училищесында укыткан, элекке студентлары танымасын дип, фотога төшерергә рөхсәт итмәде.

– «Ярдәм» мәчете янына йөри идем, анда да мохтаҗларны ашаталар, халык күп җыела.Кешеләрнең анда ашаганнан соң бу якка китүләрен күрдем дә, мин дә артларыннан иярдем. Әлеге урын турында шулай белеп алдым. Монда, күбрәк, эчә торган кешеләр килә, бигрәк тә ирләр шундый. Үзем 50 яшькә кадәр бөтенләй эчмәдем, хәзер күп дигәндә ике чәркә эчеп куя алам.

– Балаларыгыз бармы? – дим.

– Бөтенесен җирләдем. Әни, улым, кызым – барысы да мәрхүмнәр. Үземнең нык авырып, ун көн тормыйча ятканым да булды. Ләкин әле исән, Ходай биргән гомерне яшибез.

Арада бик яшь, бетчәләре дә кибеп бетмәгән, әзмәвердәй гәүдәле егеткә күзем төште. Илья диде ул үзен, 27 яшь. Узган ел КФУның юридик факультетының аспирантурасын тәмамлаган. Ләкин уку йортында эш урыны табылмаган, ә бүтән җиргә урнашасы килми, аспирантурага әрәм иткән еллары жәл икән. Инде бер ел эшсез ята.

– Интернеттан «корм бездомным» дип эзләдем дә, шушы урын килеп чыкты. Өйдә дә ашарга бар барын, ләкин бу – зур ярдәм бит... Бирегә әнием белән килдем, – дип җавабын кыска тотты Илья.

Өлкәнрәк яшьтәге Рәшит бирегә өченче тапкыр килүен әйтте. Восстание урамында фатиры бар. Эш урыны – Бауман урамы. Анда халык җырларын сузып, гармун тартып торган кешене очратсагыз, ул Рәшит булыр.

– Бауманда акча эшләп буламы соң? – дип төпчендем аннан.

– Уйнавыңа күрә эшлисең инде. Хәзерге яшьләр халык җырларын бик аңламый. Аларның гитара тавышы, инглиз җырлары тыңлыйсы килә. Кайбер көнне 100 сум эшлим, кайчак 200-300 дә була.

– Бигрәк әз, юлга гына җитәдер бит ул?

– Мин пенсиядә бит, юл бушлай.

– Үзегез генә яшисезме?

– Үзем генә яшим, кәләш эзлим. Менә сез миңа бик тә туры киләсез, шундый яшь мадам! Миңа кияүгә чыгасыгыз килмиме?

– Ха-ха!

«Өемә ут төрттеләр, яшәргә урыным юк...»

Равил белән Аня бик буталчык сөйләде, аларның яшәү урыны булу-булмавы да зур сорау астында калды.

– Петров паркы янында яшибез. Кая барасың, ашарга кирәк бит, шуңа килдек. Пенсия акчасын сеңелләр талап бара, өемдә дә алар яши... – диде йөзгә 50 яшьләрдәге Аня.

Влад бирегә башта ашарга гына йөргән, хәзер вак-төяк эштә ярдәм иткәли башлаган. Өстәл сөртеп тора иде.

– Үзем генә торам. Пенсиям кечкенә, 12 генә мең сум. Яшәргә җитми. Шуңа монда ашарга киләм, – диде Влад.

Халык таралышып бетте дигәндә, карасак, сукмактан эре-эре адымнар белән бер хатын килә. Мин аны ерактан ук танып алдым. «Шәрык клубы» активисты Зәүкыя апа Суфиярова бит бу! Моннан 13 еллар элек без, актив студентлар, үзара аралашырга «Шәрык клубы»на йөри идек, Зәүкыя апа – безне күрергә... Бер көн дә калдырмыйча килә иде ул. Тумышы белән Илеш районыннан, дип хәтерлим. Аның белән монда туганнар кебек күрештек.

– Зәүкыя апа, монда нишләп йөрисез? – дидем, кочаклаудан чак кына тыелып калып.

– Казан үзәгендә йортыбыз бар иде, «Тузган торак программасы»на эләктек. Ләкин иремнең аннан күчәсе килмәде, соңгы чиккә кадәр тордык. Аннары йортка ут төрттеләр, китап чыгарырга дип җыйган шигырьләрем дә шунда янып бетте...

– Хәзер кайда торасыз?

– Яшәр урыным юк, тегендә-монда йөрим. Кеше өстендә тору әйбәт түгел, шуңа чәчем агарды, олыгайдым. Йорт яну – бер хәл, китаплар янды бит, шунысы йөрәккә тия... Әле Рәйсә исемле танышым үзенә кертте, автовокзал янында тора ул. Ирем үлде, балаларым булмады, ә ялгыз хатынны мыскыл итәргә генә торалар, – диде Зәүкыя апа.

Ни өчен Зәүкыя апа йортсыз-җирсез калган? Нигә йортыннан күчәргә фатир бирмәгәннәр? Кат-кат төпченүемә: «Бер бүлмәлене тәкъдим иттеләр, шул җитәдер, дип уйлаганнардыр инде... Рәйсә йортка үзбәкләрне пропискага керткән, шуңа булмады», – дип җаваплады ул. Соңыннан: «Минем аркамда «Шәрык клубы»нда күп кеше өйләнеште, саваплы булдым», – диде дә, кайнар чәйне сумкасындагы шешәгә салып, күздән дә югалды.

Ашарга телиләр, эшләргә теләмиләр

Бу изге эшне оештыручы төп кеше – Денис Охотин. Сигез ел дәвамында атна саен мохтаҗларны ашата ул.

– Биредә миңа кадәр дә ике еллап мохтаҗларны ашатканнар, аннан мин бу эшкә кушылдым. Мин – дини кеше, чиркәүгә йөрим. Бу эшне оештыручы егетләр белән шунда танышып киттек, – диде Денис. – Беренче вакытта ризыкны үзебез өйдә әзерли идек. Аннан Серов урамындагы күрмәүчеләр җәмгыяте ашханәсе белән сөйләштек. Алар атна саен макарон, кәтлит һәм пирожки пешереп бирә. Үзебез өйдә термосларга чәй ясап киләбез. Бер тапкыр кулланыла торган савыт-саба алабыз. Павел исемле дустыбыз бар, ул шушы ук эшне Яшел Үзәндә башкара. Хатыны белән өендә ашарга пешерәләр дә мохтаҗларга чыгарып өләшәләр.

Ун ел элек бирегә кемнәр йөри иде дә хәзер кемнәр килә? Үзгәрәләрме?

– Элек йортсыз сукбайлар күп иде, алар хәзер кая китеп беткәндер, белмим... Бүген күпчелек олы кешеләр, пенсионерлар килә, яшәргә акчалары җитеп бетмидер, күрәсең. Килгән икән, димәк, ашыйсы килә, аның керемен сорап тормыйсың бит инде. Бүген кеше әз әле, гадәттә, утызлап була.

Бу эштә нинди максатлар, планнар бар?

– Кышка ышыкланырлык, павильон ише әйбер куелса, әйбәт булыр иде. Аннан, бу кешеләрнең тормышы үзгәрсен иде, дип телим. Алар белән бу хакта сөйләшкәлибез. Влад менә башта ашарга гына килә иде, аннан безгә ярдәм итә башлады, – диде Денис.

 

Фото: © Уңнан сулга: Денис Охотин, Илдар Махянов, Артур Чипышев.

Артур Чипышев та бирегә оештыручы буларак килгән. «Мин 3-4 ел чиркәүгә йөрим, ә монда беренче тапкыр гына килдем», – диде ул.

Илдар Махянов бер ай элек Әлмәттән күченеп килгән.

– Мохтаҗларга ярдәм итүче егетләр белән таныштым да үзем дә аларга кушылдым. Яхшылык эшләгәннән соң, җиңел, рәхәт булып китә. Аларга җылылык бирү – дога кылу белән бер. Без бирегә килгән кешеләргә өстән карамыйбыз, терәк булырга телибез. Менә сез дә бүген мохтаҗларга күчтәнәчләр алып килгәнсез. Бу эштән нинди хисләр кичердегез? – диде Илдар.

– Боларга ярдәм итү өчен ашату гына әз, монда рухи ярдәм кирәк, дип уйлап куйдым, – дидем.

Ирем Илмир да шулай уйлаган булса кирәк. Мин кешеләрнең күңел төпкелләрендә казынып йөргән арада, ул ашарга чират торган ир-атларга эш тәкъдим иткән. Төзелештә физик эш. Фатир эчендә демонтаж ясау. Сигез сәгать өчен ике мең сум түләргә вәгъдә иткән. Беләсезме, арурак күренгән берничә ир-ат арасыннан берсе дә ризалашмаган! Аспирант та, өйләнергә ыжгырып торган гармунчы да, махмыр исе аңкыткан Руслан да кул гына селтәгән. Ә Денис иренми – төзелештә физик эшен дә эшли, һәр чәршәмбе боларны ашатырга да килә…

P.S. Бу эшнең спонсорын эзләп киттем. Бер тапкыр кулланыла торган савыт-сабаны егетләргә «Доброе сердце» дигән хәйрия оешмасы бирә икән. Аның җитәкчесе Кирилл Мотор белән аралашып алдык.

Без, төрле оешма җитәкчеләре белән сөйләшеп, мохтаҗларны ашату өчен савыт-саба алабыз, чыгымнар зур түгел.
Азык-төлеккә килгәндә, анысына Серов урамы, 9 нчы йорт адресы буенча урнашкан ашханә ярдәм итә. Аның директоры белән күп еллар элек бу хакта сөйләшеп куелган булган, хәзер инде ул директор мәрхүм, аның урынына икенче кеше эшли. Әмма, Аллага шөкер, ярдәм һаман килеп тора. Бу изге эшләре өчен аларга зур рәхмәт.
Әлеге ашханәдән, гадәттә, 10-15 кешелек ризык бирәләр.
Тик тукланырга килүчеләр елдан-ел күбрәк, җитмәгән кадәресен Денис Охотин яки аның дуслары өйләрендә әзерләп киләләр. Бу эшне күп еллар буе бер дә туктатмадылар, егетләр изге эш башкаралар, аларга да рәхмәттән башка сүз юк, – дип аңлатты Кирилл.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 4 сентябрь 2022
    Исемсез
    Алар изге эш эшлилэр ,рэхмэт. Э кирэк микэн бу эш. Ни очен. Сон бит эш тэкдим иткэч берседэ риза булмаган. Эшлиселэре килми ,бушка ,эзерне ашарга ойрэнгэн бит бу кешелэр......
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100