Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Яңа пешеп чыккан бәлеш тавышы» өлкәннәр өчен бишек җыры була аламы?

Йокыга китә алмый азаплансаң, дарулар эчәргә ашыкма. Интернетны ачып, АСМР дигән сүз белән видео тап һәм шуны кара. Иң мөһиме, телефоның битеңә килеп төшмәсен, чөнки АСМР чыннан да йоклатырга мөмкин. Аны «өлкәннәр өчен бишек җыры» дип атыйлар. Аның тәэсир итү механизмы нәрсәдән гыйбарәт соң?

news_top_970_100

Төнлә йоклый алмый азапланганда, гадәттә, мин социаль челтәрләрдә видеолар карыйм. Алар кирәкмәгән уйлардан арынырга ярдәм итә. Бер төнне дә кызык видеолар карап яттым. Ә аларны карый башлагач, туктап булмый. Бүген үк карап бетерергә кирәк диярсең!

Ул нинди видео диген әле: бер апа чәчен тарап утыра. Бу күренеш мине бер сәгатькә алып калды. Күпме вакыт сарыф итеп, берәүнең чәч тарап утырганын карап ят инде!

Видеода хатын-кыз тыныч кына «расслабься», «расслабься» дигән сүзләре бөтен тәнне йомшартты. Автор ясаган визуаль эффектлар, яңгыраткан тавышлар мине тынычландырды, аңлатып булмас ләззәт бирде. Үзем карыйм, үзем «вәт кешенең эше юк» дип уйлыйм. Ничек шушы видеоның миңа ошый алганы башыма сыймады. Нинди эффект бирә икән соң ул? Гипноз түгелдер бит инде?

«Ризык чәйнәү, чәч тарау тавышы ләззәт тудыра»

Мин караган видео фәнни телдә АСМР барлыкка китерә торган видео дип атала. Интернетта мондый видеоларны эзләүчеләр бихисап, елдан-ел арта.

АСМР (автономияле сенсорлы меридиональ реакция) – ул, Кембридж сүзлеге буенча, кешеләр тавыш һәм визуаль стимулларга җавап итеп тоя торган күңелле хис-тойгылар. Бу пышылдау, чәйнәү, дөбердәтү тавышлары булырга мөмкин. Кеше камерага чәч тараганын, микрофонга күбек тидергәнен төшерә. Караган кешеләр АСМР видеодан соң эйфория тоярга сәләтле.

AСМР терминын 2010 елда АКШта яшәүче Дженнифер Аллен керткән. Аның сүзләренчә, бервакыт ул космос турында видео караган һәм дерелдәп (калтырап) куйган. Ул бу халәтен аңларга тырышып, өйрәнә башлаган. Соңрак, бер блогта «Сәер, әмма күңелле хисләр» дигән пост тапкан. Дженниферга бу идеяне социаль челтәрдә теркәү идеясе килгән. Ул аңа АСМР исеме биргән.

  • 12 ел эчендә АСМР белән кызыксыну шулкадәр арткан ки, Ютубта хәзерге вакытта 500 мең канал аңардан контент ясый. Видеолар саны 25 миллионнан артык.

АСМРның берничә төре бар:

Тавышлар. Бу – пышылдау, тырнаклар белән шакылдату, кәгазь ерту, тырнау, клавиатурада текст язу, китап битләрен актару тавышлары.

Визуаль эффектлар. Төрле төстәге буяларны кушканнарын карап, кеше баштан аякка кадәр тән чемердәгәнен тоя, ләззәт ала. Хәтта берәр предметны кискәннәрен карап тору да каз тәне чыгарырга мөмкин.

Билгеле бер рольгә керү. АСМР артистлары мини-спектакль оештыра һәм берничә рольгә керә. Шул вакытта алар, камера ярдәмендә, тамашачы белән озак контакт урнаштырырга тырыша. Кешегә кагылу иллюзиясен тудырып, объективны да сыйпарга мөмкиннәр. Бу процессны күзәтеп торучыда куркынычсызлык хисе уяна.

Ризыклар. Мондый видеода тамашачыга кыштырдау һәм ризык чәйнәгәнне күзәтергә тәкъдим итәләр. Бу – кешене тынычландыра.

Вату-җимерү. Кемгәдер гадәти булмаган предметларны кисәкләү процессын карарга рәхәт. Бу кинетик ком, губка, сабын булырга мөмкин.

Психолог: «АСМР медитацияне алмаштыра»

Лия Шаһабетдинова, үзмәшгуль психолог:

АСМР – үзенә күрә медитация. Аның тавышы безнең психикага рәхәтлек бирә, нерв күзәнәкләрен тынычландыра. Кешегә, тынычлану өчен, медитация белән шөгыльләнергә кушалар. Әмма, уйлардан арына алмаганга күрә, кайберәүләргә аны эшләве авыр. Ә АСМРдагы үзгәрүчән тавышлар, визуаль эффектлар хисабына баш мие артык уйлардан арына. Биологик күзлектән караганда, АСМР баш миенең уң як ярымшарын активлаштыра. Безнең, гадәттә, күбрәк сул як ярымшар эшли. Коллегаларым медитацияне АСМР белән алмаштырырга киңәш итә.

Ни сәбәпле кайбер кеше АСМРны күргәч яки ишеткәч, киресенчә, ярсый?

Минем уйлавымча, ул – шәхеснең параноик тибы. Алар, гомумән, ял итә белми. Бу очракта ярсу АСМРдан гына түгел, медитация белән дә шул ук хәл.

АСМРның зыяны бармы?

Әгәр видеолар кешегә йоклап китәргә булыша икән, АСМР аңа файдага гына.

Тынычландыра торган татарча видеода яңа пешкән бәлеш

Социаль челтәрләрдә татар телендә дә АСМР бар.

Мәсәлән, үзен Robik ASMR дигән исем астында тәкъдим иткән егет Габдулла Тукайның «Туган тел» шигырен микрофонга пышылдап укый. Татар телен аңламаучыларга рус телендә субтитрлар да бирелгән.

Татарча аккаунтларның берсендә яңа пешеп чыккан бәлешнең тавышы яңгырый. Ә аның өстен майлау визуаль эффект тудыра. Бу процессны күзәтү аппетитны ача. Авызда бәлеш тәмнәре килеп китә.

Щетка белән микрофоннан йөрткәч, шомлы тавыш ишетелә. Кайберәүләргә бу тавыш ошарга мөмкин.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100