news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Аскын районында күп балалы хатын дустының башына сәнәк кадаган

news_top

Башкортстанның Аскын районында яшәүче күп балалы хатын дустының башына сәнәк кадаган. Ир-ат йоклап ята торган булган. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.

Суд әлеге хатынны 9 елга гомуми режимлы колониягә хөкем иткән.

Судның матбугат хезмәте белешмәсе буенча, күп балалы хатын өендә ялгызы яши, аның ана булу хокукларын чикләгәннәр. 3 баласын опека органнары алып киткән. Хатын янына ир-ат дусты килгәли, алар табын корып утыра.

2023 елның сентябрендә дуслар талаша, ир-ат хатынга карата физик көч куллана, диелә хәбәрдә. Хатын кунакка үч саклап кала һәм аны үтерергә була. Ул ир-ат йоклаганын көтеп тора, урамнан сәнәк алып керә һәм кунакның башына, гәүдәсенә, муенына, аякларына кимендә 4 тапкыр кадый. Хатын моның белән генә туктап калмый, кухнядан пычак алып килеп, корбанына тагын 4 тапкыр кадый. Ир-ат һәлак була, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар