news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Ашказанында яман шеш барлыкка килү ихтималын киметү өчен нәрсә ашарга?

news_top

Яшелчәләр, җиләк-җимешләр, балык һәм диңгез ризыкларын даими куллану, шулай ук рациондагы тоз күләмен киметү ашказаны яман шеше барлыкка килү куркынычын киметергә ярдәм итә. Бу хакта Корея университеты профессоры Пак Сон Су «РИА Новости» агентлыгына сөйләгән.

Профессор 2025 елда үткәрелгән зур күләмле фәнни анализ нәтиҗәләренә нигезләнә. Галимнәр халыкара мәгълүмат базаларыннан алынган 507 фәнни хезмәтне өйрәнгән һәм туклану, яшәү рәвеше, инфекцияләр һәм нәселдәнлек белән бәйле 139 факторның йогынтысын бәяләгән. «Радио 1» хәбәр итә.

Тикшеренү нәтиҗәләре күрсәткәнчә, яшелчәләр һәм җиләк-җимешләр ашказаны яман шеше барлыкка килү ихтималын 20–40 процентка киметә. Ә балык һәм диңгез продуктлары бу куркынычны якынча 10–30 процентка азайта.

Белгечләр көн саен кимендә 400 грамм яшелчә һәм җиләк-җимеш ашарга киңәш итә. Шул ук вакытта җиләк-җимешләрне бөтен килеш куллану яхшырак, ә соклар аларны тулысынча алыштыра алмый.

Моннан тыш, табиблар түбәндәге киңәшләрне бирә:

  • тоз куллануны киметергә;
  • эшкәртелгән һәм маринадланган ризыкларны мөмкин кадәр азрак ашарга;
  • физик активлыкны сакларга;
  • тәмәке тартудан баш тартырга һ.б.

Бу чаралар ашказаны яман шешен генә түгел, башка күп кенә авырулар куркынычын да киметергә ярдәм итә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар