Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ашказанын кечерәйткән Гөлия Вәлиәхмәтова башка җирен зурайтырга тели

news_top_970_100
Ашказанын кечерәйткән Гөлия Вәлиәхмәтова башка җирен зурайтырга тели
Фото: © Рамил Гали, "Татар-информ"

Танылган аранжировщик Марат Мухинның хатыны, блогер Гөлия Вәлиәхмәтова социаль челтәрдәге сәхифәсендә язылучыларның сорауларына җавап бирергә ярата. Блогер ашказанын кечерәйтү өчен операция ясатты, һәм аның буй-сыны күзгә күренеп матурланды. Сорауларның күбесе шул темага кагылышлы.

«Сез ничә тапкыр һәм күпме ашыйсыз?» – дип кызыксыналар.

«Мин гел ашыйм кебек, йә ашыйм, йә чәй эчәм – икесен бергә эшләмим, алай ярамый», – дип җавап биргән блогер.

«Тирегез асылынып төшсә, операция ясатасызмы?» – дип кызыксынучыга ул: «Юк. Артык тирем юк. Бу – минем элеккеге авырлыгым артык зур булмаганга шулайдыр. Әмма соңрак арт ягымны «ясыйсым» килә. Арт ягының тигез булуын яратмыйм, хатын-кызда да, ир-атларда да. Тик имплант белән түгел, үз маем белән булдырырга тырышачакмын. Күкрәкләрне дә «күтәрттерергә» кирәк булыр инде», – дип җавап биргән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100