Әгәр ашказаны асты бизендә проблемалар бар икән, кыздырылган, ысланган, ачы һәм маринадланган ризыкларны рационнан төшереп калдырырга кирәк, дигән сүзләрне еш ишетәбез. Чыннан да, иң куркынычы – кыздырылган майлы ризыклар, диде диетолог һәм гастроэнтеролог, медицина фәннәре кандидаты Рөстәм Садыйков. Бу хакта «Российская газета» сайты яза.
Корсакның өске өлеше кисәк кенә кысып авырта башласа – бу шомлы билге. Әгәр берничә сәгать дәвамында авырту билгеләре арта икән, ә авыртуны баса торган гадәти дарулар булышмаса, ашыгыч рәвештә табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Әгәр авырту синдромы барлыкка килгәнче 1 көн кала алкоголь эчкән булсагыз, бу – өстәмә куркыныч фактор булып тора. Бу очракта мөмкин кадәр тизрәк белгечкә язылырга кирәк.
Табиб сүзләренчә, майлы һәм кыздырылган ризыклардан кала, ашказаны асты бизенә, алкоголь белән бергә, ачы һәм тәмләткечле ризыклар да начар тәэсир итә. Шул сәбәпле ашказаны асты бизе каналы ялкынсынып шешенә, һәм ашказаны асты бизе согы чыгу бозыла. Моннан тыш, йогуртлар белән дә сак булырга кирәк: теләсә нинди шикәрле өстәмәләр ашказаны асты бизенә йөкләнешне арттыра.
«Бу – ашказаны асты бизе күзәнәкләрен какшата», – диде Рөстәм Садыйков.
Табиб искәрткәнчә, әгәр организмда ферментлар (липазалар) җитәрлек булмаса, һәм үт сыеклыгы бүлеп чыгару бозылган булса, майлар әкрен эшкәртелә, авырлык хисе һәм авырту китереп чыгара. Бу очракта организмга, мәсәлән, чикләвектәге һәм авокадодагы файдалы майларны да эшкәртү авыр булырга мөмкин.
Әгәр инде ашказаны асты бизе белән проблемалар яки панкреатит бар икән, җиләкләр, лимон, әфлисун, мандарин ашарга ярамый. Шулай ук банан, виноград һәм хөрмә кебек баллы җиләк-җимешләр дә киңәш ителми.
«Калын кабыклы җиләк-җимешләрдән – алма һәм грушадан да баш тартырга кирәк. Пешкән алманы кабыгын чистартып ашарга була. Кесәл яки компот эчәргә була», – дип йомгаклаган табиб.