news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Аскар авылында бассейнда фаҗига: 5 яшьлек бала йөзә белсә дә, баткан

news_top
Аскар авылында бассейнда фаҗига: 5 яшьлек бала йөзә белсә дә, баткан
Фото: © "Татар-информ"

Башкортстанның Әбҗәлил районында бассейнда 5 яшьлек малай батып үлгән. Җинаять эше ачылган. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.

Тикшерү версиясе буенча, 2 мартта Аскар авылында бассейнда бала батып үлә. Ул бирегә әнисе һәм үзеннән олырак 3 бала белән килгән. Тикшерү эшләре бара, диелә хәбәрдә.

«Яшьлек» басмасы белешмәсе буенча, фаҗига «Батыр» физкультура-сәламәтләндерү комплексы бассейнында була. Комплекс җитәкчесе сүзләренчә, әни кеше балаларын су коенырга алып килә, коткаручы да урында була. Әни кеше коткаручыга әйтмичә, душка китә. Балалар су коенган урын тирән булмый. 5 яшьлек малай биредә башка балалар белән уйный. Ул йөзә белсә дә, бата, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар