Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Аска килеп керделәр дә, чыгып очтым» — Филүс Каһиров бәлагә юлыккан

Җырчы футбол уйнаганда кулын имгәткән.

news_top_970_100
«Аска килеп керделәр дә, чыгып очтым» — Филүс Каһиров бәлагә юлыккан
Салават Камалетдинов

Җырчы Филүс Каһиров футбол уйнаганда җайсыз егылып, кулын имгәткән.

«Бездә менә шундый хәерле иртә. Филүс футболкасын кия алмый. Кичә футболдан яралы солдат кебек кайтып керде», — дип сөйли Филүснең сторисларында хатыны Эльмира.

«Футбол уйнаганда аска килеп керделәр дә, чыгып очтым, җилкә белән килеп төштем. Кул ни алга, ни артка йөртми. Сынмаган диделәр, ләкин сеңерләре тартылган булуы ихтимал. Алда эшләр дә бик күп, концертлар көтелә, клиплар төшерәсем бар», — дип сөйли Филүс Каһиров үзе.

«Мондый очракта кая барырга, кем ярдәм итә ала, бәлки яхшы массаж ясаучыларны беләсездер. Зинһар, язып җибәрегез әле», — дип виртуаль дусларына да мөрәҗәгать иткән җырчы.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100