Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Әсирлектән 248 хәрби кайткан – видео

news_top_970_100
Әсирлектән 248 хәрби кайткан – видео

Оборона министрлыгы Украина әсирлегеннән 248 хәрби кайтуы хакында хәбәр итә. Бу – хәрби конфликт башланганнан бирле иң күп сандагы әсирләрне алышу очрагы.

Соңгы тапкыр әсирләрне алмашу апрель аенда булган иде, шуннан соң бу процесс тукталды. Бу юлы әсирләрне алмашу Берләшкән Гарәп әмирлекләре арадашлыгында башкарылган.

Барлык әсирләр дә Белгород өлкәсенә чыгарылган, шуннан алар самолет белән Оборона министрлыгының дәвалану урыннарына – госпитальләргә, реабилитация үзәкләренә җибәрелгән.

Әсирләрне алмашу процессында даими эш алып барган депутат Шамсаил Саралиев әйтүенчә, алмашу 173кә 173 схемасы буенча узган.

Россиянең 75 хәрбие алмашмыйча кайтарылган – ягъни, алар өчен Украина әсирләрен азат итмәгәннәр. Шамсаил Саралиев каналында шушы 75 кешенең исемлеген биргән. Бу мәгълүмат дөрес булса, анда Абсалямов Р.Р., Байтимиров Р.С., Гатауллин Д.М., Хисамутдинов Н.Р., Шарифуллин А.И. кебек татарныкы булуы ихтимал исем-фамилияләре бар.

Әсирлектән кайтарылган хәрбиләр Оборона министрлыгына һәм Путинга рәхмәт әйтә. «Хәзер ашыйбыз!» – ди берсе. «Биш сәгатьтән мин өйдә булам», – дип куана тагын берсе.

Украина ягы да әсирләрнең кайтуы турында видео урнаштырды. Алар 230 әсирнең кайтуы хакында хәбәр итә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100