Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Әсирлектә» – Төркиядә ял иткәндә авырый башлаган Россия кешесен туган илгә җибәрмиләр

news_top_970_100

Самара өлкәсендә яшәүче хатын Төркиягә ял итәргә килә. Беренче көнне үк анда йөрәк өянәге була. Хатынны шәхси клиникага китерәләр һәм ясалма комага кертәләр. Хәзер ул төрек табибларында «заложник» булып калган, дип яза РЕН ТВ.

Табиблар, операция ясарга кирәк, дип саный, аның өчен исә күп акча кирәк. Һәм табиблар аны туган илгә җибәрүгә дә каршы килә. Шулай итеп турист хатын «әсирлектә». Туганнарының ике варианты бар: клиникага түлиләр, яки хатын шулай аңсыз килеш ятып торачак.

Авыру хатынның кызы Мария «РЕН ТВ» хәбәрчесе белән аралашкан. Ул әнисенә инфаркт 27 июньдә булуын, аны хастаханәгә алып китүләрен әйтә. Хатынга операция ясыйлар, ләкин иминият компаниясе аның бәясе кайтармый.

Мария сүзләренчә, хастаханә 20 мең доллардан артык әҗәт булуын белдерә. Шуны түләгәч кенә Россия кешесен туган иленә җибәрәчәкләр. Хәзер исә хастаханәдә торган һәр көн 1 мең доллар тора, бурыч арта бара, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100