Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Әсирлеккә чыккач, Украина ягына чыгып сугышкан Радикны хөкем итәләр

news_top_970_100
Әсирлеккә чыккач, Украина ягына чыгып сугышкан Радикны хөкем итәләр

Башкортстанда туып-үскән Радик Богдановка карата җинаять эше ачылган. Аны, Россия Федерациясе мәнфәгатьләренә каршы килә торган максатларда, чит дәүләт территориясендәге кораллы гаскәрләрдә катнашуда гаеплиләр.

Бу хакта «Коммерсантъ» сайты яза. Баштарак бу хакта «Baza» Телеграм-каналы да язган иде.

Элек башлыча тоткыннардан төзелгән «Шторм Z» отрядында хезмәт иткән Радик Богдановның Украина армиясе ягына күчүен узган җәйдә Украина Телеграм-каналларының берсе хәбәр иткән иде. Аның белән видеоинтервью да алдылар. Ул анда Россия армиясен тәнкыйтьли.

Узган җәйдә 52 яшьлек Радик Богданов, Россия хәрбие буларак, Украинаның «Скала» батальоны солдатларына әсир төшә. Бу хәл Донбасста Водяное авылы тирәсендә була. Хәрби, медицина һәм шартлату техникасы буенча инструктаж узгач, хәрби «Скала»га кушыла һәм гыйнвар башына кадәр Россия армиясенә каршы сугыша, диелә хәбәрдә.

«Скала» батальоны штурм операцияләре һәм пилотсыз очкычлар кулланып разведка ясау белән шөгыльләнә. Көзен бу батальонны Украина Кораллы Көчләре коры җир гаскәрләренең 425нче аерым штурм бригадасы составына кушалар. «Скала»ның штаб-квартирасы Днепр шәһәрендә.

«Baza» язганча, Радик Богданов хәрби әсирләрне алмашу программасы буенча Россиягә кайтарыла. Соңыннан тикшерүчләр ФСБ һәм Башкортстан Эчке эшләр министрлыгының экстремизмга каршы көрәш үзәге материалларына таянып, аның Украина ягында сугышканын ачыклый. Җинаять эшен Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгының Тикшерү идарәсе ачкан, Богдановка 10 елдан 12 елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителү яный.

Радик Богданов гаебен таныган. Аны 2 тәүлеккә тоткарлаганнар, тикшерү аны кулга алуларын сорарга җыена.

Газета чыганагы сөйләгәнчә, маддәне үзгәртүләре ихтимал. Аның гамәлләрен «үзе теләп әсирлеккә төшү һәм дошман ягына чыгып, дәүләткә хыянәт итү» маддәләренә үзгәртергә мөмкиннәр. Болай булганда, икенче маддә буенча аңа гомерлеккә иректән мәхрүм итү яный. Тикшерүне Эчке эшләр министрлыгы түгел, ә ФСБ алып барачак.

Радик Богданов берничә тапкыр хөкем ителгән. Башкортстанның Кырмыскалы районы судында табылган мәгълүматлар буенча, 2009 елда Богданов 8 ел да 11 айга ирегеннән мәхрүм ителгән була. Ул сәламәтлеккә зур зыян салып, кеше үтерүдә гаепләнеп, кырыс режимдагы колониягә җибәрелгән, әмма 7 елдан соң, 2016 елның февралендә шартлы рәвештә вакытыннан алда иреккә чыгарыла.

2017 елның мартында аны законсыз рәвештә кеше өенә кергән өчен хөкем итәләр. Богдановка 8 айлык төзәтү эшләре билгелиләр, әмма соңыннан суд бу карарны 71 көнгә кулга алуга үзгәртә. Иреккә чыкканнан соң, Эчке эшләр министрлыгында аңа карата административ күзәтү һәм чикләүләр билгеләүне таләп итәләр. Ведомство вәкиле Богдановның яшәү урыны буенча тискәре тасвирлануын һәм спиртлы эчемлекләр куллануын әйтә, ә иреккә чыкканнан соң, административ хокук бозулар өчен, 6 тапкыр җаваплылыкка тартыла.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100