Асимметрия, бүсер, зәгыйфь табан: аякны-аякка атландырып утыру умырткага ничек тәэсир итә

Аякны аяк өстенә атландырып куеп утыру гадәте вакыт уза-уза сәламәтлек белән бәйле җитди проблемалар китереп чыгарырга мөмкин. Бу хакта табиб-невролог Ольга Зинчева сөйләгән, дип яза «Аргументы и факты» сайты.
Табиб сүзләренчә, кеше гәүдәсе озак вакыт утырып торуга җайлашмаган, шуңа күрә озак утырып торганда, терәк-хәрәкәт системасы статистик йөкләнеш кичерә. Ә аякны-аякка атландырып утырганда умырткага йөкләнеш тагын да ныграк арта.
Мондый поза умыртка баганасын һәм гәүдәнең симметриясен боза. Нәтиҗәдә, җилкәләр алга таба китә, гәүдә аска иелә, ә умырткалыкның аскы өлеше табигый рәвештә булмаганча бөгелә. Вакыт уза торгач, болар барысы да протрузияләр һәм умыртка арасындагы дискларда бүсер, спондилез һәм спондилоартроз китереп чыгарырга мөмкин.
Моннан тыш, аякны-аякка атландырып утырганда балтырның нечкә сөяк нервы кысылырга һәм зарарланырга мөмкин, шуның аркасында асылынып торган табан барлыкка килә ала – бу очракта табанны күтәрә торган мускуллар зәгыйфьләнә, һәм кеше әйбәтләп атлап йөри алмый башлый.
Озак утырып эшләүче кешеләргә даими рәвештә гәүдә торышын алмаштырып торырга, басып разминка ясарга киңәш итә табиб. Әгәр инде аякны-аякка атландырып утыру гадәтен ташлап булмый икән, позаларны чиратлаштырырга, гел бер халәттә утырмаска кирәк.