Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ашый торган шешәсен ыргыткан өчен, 11 айлык малайны әтисе кыйнап үтергән

Әтисе башына биш тапкыр суккач, бала урындыгыннан очып төшкән.

news_top_970_100
Ашый торган шешәсен ыргыткан өчен, 11 айлык малайны әтисе кыйнап үтергән
https://pixabay.com

Түбән Тагил шәһәрендә 11 айлык баланы үз әтисе кыйнап үтергән. Баланың мәетен әнисе тапкан. Фаҗига булганда, әни кеше өйдә булмый, сабый әтисе белән генә калган. Әни кеше өйгә кайтып кергәч, 11 айлык улының диванда ятуын күреп ала. Малай үлгән, аның тәне күгәреп беткән. Әти кеше исә өйдә булмый. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Хатын тиз арада өйгә полиция чакыра. Хокук саклаучылар хатынның ире — 36 яшьлек Александрдан (исеме үзгәртелә) шикләнә башлый.

«Улым качарга маташкан. Ләкин ерак китә алмаган. Хәзер ул полициядә. Аны күршеләрнең бакчасында тотканнар. Ул танышында качып яткан», — дип сөйли Александрның кайгыга баткан әнисе.

Александр улын кыйнап үтерүен үзе сөйләп бирә, гаебен таный.

«Ир-ат 19.00 сәгатьтә улын ашатуын сөйли. Ашаткан вакытта бала азык салынган шешәсен идәнгә атып бәрә, әти кеше шуннан соң ярсып китә. Ул баланың башына биш тапкыр суга. Малай ашата торган урындыгыннан очып төшә, башы белән бәрелә. Аннары бала хырылдый башлый һәм вафат була. Судмедэкспертиза ачыклаганча, баланың баш мие имгәнгән, эчке органнары ярылган, баш миенә кан сауган», — дип сөйләгән «КП» сайтының хокук саклау органнарындагы чыганагы.

Җинаять эше ачылган, Александр сак астында. Аның нәни улын 24 августта җирлиләр. Ир белән хатынның тагын ике баласы — улы белән кызы бар икәне билгеле, диелә бу хәбәрдә.

«Хәзерге вакытта Тикшерү комитеты хезмәткәрләре тикшерү эшләрен башкара, дәлилләр базасын туплый. Җинаятьтә гаепләнүче кеше 20 октябрьгә кадәр сак астында кала», — дип сөйли Россия Тикшерү комитетының Свердловск өлкәсе буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Александр Шульга.

«Җинаятьтә шикләнелүчене Түбән Тагил Эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре базар тирәсендә тоткарлады. Тоткарланган ир-ат моңа кадәр дә закон белән „дус булмаган“. Ул урлау, наркотиклар һәм башкалар өчен хөкем ителгән», — дип сөйли Эчке эшләр министрлыгының Свердловск өлкәсе буенча баш идарәсенең матбугат сәркатибе Валерий Горелых.

Әлеге аеруча авыр җинаять өчен 15 елга кадәр иректән мәхрүм итү каралган. Бу турыда Россия Тикшерү комитетының Свердловск өлкәсе буенча Тикшерү идарәсе сайтында хәбәр ителә.

«Тикшерү мәгълүматы буенча, җинаятьтә шикләнелүче ир-ат 20 августта кич белән фатирда 2019 елда туган нәни улы белән була. Ул баланың башына берничә тапкыр суга. Шуннан соң, башы имгәнү сәбәпле, малай урында ук вафат була. Җинаятьтә шикләнелүче ир-ат баланың мәетен башка бүлмәгә кертеп куя һәм фатирдан чыгып кача. Аны тиз арада полиция хезмәткәрләре тоткарлый», диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100