news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Аштәмләткеч рецепты

"Әгерҗе хәбәрләре" газетасыннан аштәмләткеч рецептын тәкъдим итәбез.

news_top
Аштәмләткеч рецепты
Моның өчен 5 кило помидор, 0,5 кило кишерне иттарткычтан чыгарабыз. 0,5 кило татлы борычны турыйбыз. 1 баш сарымсакны изәбез.

Тагын кирәкле әйберләр: 1 аш кашыгы коры горчица, 1-2 лавр яфрагы, берәр чәй калагы төелгән кызыл һәм кара борычлар, 100 грамм 9 процентлы аш серкәсе, 100 грамм чистартылган көнбагыш мае, 2 аш кашыгы тоз, 0,5 стакан шикәр комы.

Кишер, помидор һәм тәмләткечләрне салып 1,5 сәгать кайнатабыз. Аннан соң татлы борыч, сарымсак, аш серкәсе салып 0,5 сәгать пешереп стерильләштерелгән банкаларга тутырабыз.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар