news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Ашлыкка бәяләр арта

Ашлыкка бәяләр арта

news_top
Ашлыкка бәяләр арта
Татарстанның премьер-министры урынбасары - Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов ашлык бәясе былтырга караганда югарырак булыр дип фаразлады. 

Хөкүмәт йортындагы киңәшмәдә ул ашлыкның ничә сум буласын әйтмәде, әмма "хәтта 2018 елга караганда да кызыксындырырлыграк булыр", диде. 

Илнең элеваторларында 10 миллион тонна ашлык бар икән. Былтыр 20 миллион булган. Шул сәбәпле, былтыргы ашлык бәясе быелгы бәяләргә тәэсир итә алмый, ди ул. 

Ашлык кыйммәт булуның сәбәбе - корылык нәтиҗәсендә уңышның түбән булуы. 

Мәсәлән, Пензада гектарыннан 25,1 центнер җыеп алалар (былтырга караганда 4,4 ц/га азрак), Мордовия - 24,0 ц/га (минус 3,0 ц/га), Оренбург - 10,4 ц/га (минус 3,7 ц/га), Ульяновск - 21,0 ц/га (минус 3,5 ц/га), Саратов - 15,2 ц/га (минус 1,8 ц/га).

Бер атна эчендә ашлыкның бер тоннасына бәя арту күләме 200-700 сум булган. Башка елларда мондый хәл күзәтелмәгән. 3нче класслы бодайның тоннасы 10,5 мең сум, 5нче класслысы - 9,2 мең сум. 

Татарстанда 158 мең гектар - барлык мәйданнарның 11 проценты урып-җыелган. 518 мең тонна ашлык җыеп алынган. Уртача гектарыннан32,7 центнер чыга.

Иң зур уңыш Зәй (46,7 ц/га), Мамадыш (43,6 ц/га),Тукай (43,1 ц/га), Минзәлә (41,4 ц/га) районнарында. Иң түбән уңыш Әгерҗе (16,1 ц/га), Яшел Үзән (19,1 ц/га) районнарында.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар