Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ашказаны яман шешенең беренче билгеләре нинди?

Ракны диагностикалау өчен 45 яшьтән соң онкоскрининг узарга киңәш итә табиб.

news_top_970_100
Ашказаны яман шешенең беренче билгеләре нинди?
pixabay.com/ru

В. А. Оппель исемендәге госпиталь хирургиясе кафедрасы ассистенты, хирург Рөстәм Топузов ашказаны яман шешенең башлангыч билгеләре турында сөйләде. Бу хакта РИА Новости яза.

Табиб сүзләренчә, ашаганнан соң күңел болгану, косу, үңәчнең аскы өлешендә төер утырган кебек булу, азык узу бозылу яман шеш билгеләре булып санала.

Шулай ук ашказанында кан килү дә яман шеш билгесе булып тора.

«Әгәр гәүдә авырлыгы кисәк кенә кимүгә җитәрлек күләмдә ашамау, анорексия сәбәп булмаса, онкология дип фаразларга була. Гәүдә авырлыгын югалту - рак билгеләренең берсе», — диде табиб.

Ракны диагностикалау өчен 45 яшьтән соң онкоскрининг узарга киңәш итте Рөстәм Топузов.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100