news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Ашказаны һәм эчәкләрдәге яман шешнең нинди билгеләре бар?

Ашказаны-эчәк трактында хроник авырулары булганнарга аеруча сак булырга кирәк, ди табиб.

news_top
Ашказаны һәм эчәкләрдәге яман шешнең нинди билгеләре бар?
pixabay.com

Онколог Иван Карасев үзенең Инстаграмында соңгы елларда ашказаны һәм эчәктә яман шеш очраклары артуы турында яза. Табиб бу авыруны башлангыч чорда ачыклаганда дәвалап булуын әйтә, аның симптомнары турында яза.

Тәрәт үзгәрү - эч китү, яки киресенчә, эч кату, гадәти булмаган матдәләр чыгу, авырлык югалу, эчкә газ җыелу, кикерү, сару кайнау яман шешнең беренчел симптомнары булырга мөмкин.

Ашказаны-эчәк трактында хроник авырулары булганнарга аеруча сак булырга кирәк.

Яман шеш аракы эчкән, тәмәке тарткан, режим белән тукланмаган кешеләрдә ешрак очрый, ди табиб.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар