Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ашка таш белән: ярдәмгә килгән ашыгыч ярдәм хезмәткәренә пычак кадыйлар

Яр Чаллы шәһәр суды Зәйдә яшәүче 29 яшьлек Евгения Рябовага карата суд карары чыгарды. Ул ярдәм күрсәтергә килгән ашыгыч ярдәм фельдшерын үтерергә теләүдә гаепләнә.

news_top_970_100
Ашка таш белән: ярдәмгә килгән ашыгыч ярдәм хезмәткәренә пычак кадыйлар

Рябова суд карарын битен кәгазь белән каплаган хәлдә тыңлады. Шулай ук ул телекамера һәм фотоаппарат объективларына да эләкмәскә тырышты дип хәбәр итә "Челнинские известия".


Бала авырый, коса

Әлеге хәл  ни сәбәпле килеп чыккан соң? 25 март көнне кичке сәгать 10нар тирәсендә ГЭС бистәсе тулай торагына ашыгыч ярдәм бригадасы килә. Ак халатлылар ярдәменә биш айлык бала мохтаҗ. Әтисе сүзләренчә, ул ашаганнан соң коскан һәм температурасы күтәрелгән. Тулай торак бүлмәсендә бу вакытта “малосемейка”ның хуҗасы үз хатыны белән түгел, ә дус кызы белән була. Баксаң, ул аны бала карашырга чакырган икән.

Күп сөйләсәң, аркаңа – пычак

Ашыгыч ярдәм фельдшеры өстәл өстендәге аракыга һәм бу икәүнең шактый салмыш булуына игътибар итә. Анысына гына да түзәр идең, кызчык шәрә килеш диванда ята. Шуңа күрә Ирина Западнова баланы караганнан соң, нарасыйның әтисенә кисәтү ясый. Янәсе, бүлмәдә антисанитария хөкем сөрә һәм балага тиешле тәрбия күрсәтелми. Шуны гына көтеп торган диярсең, бу сүзләрне ишетү белән үк Женя раковинадан пычак алып, балага иелгән фельдшерның аркасына кадый. Ике тапкыр. Бәхеткә, пычак ак халатлының йөрәк турысыннан берничә см гына үтеп, кабыргасына килеп терәлә. Салмыш хатынның тигезлекне югалтуы Ирина Западнованың гомерен саклап кала.

Гомере кыл өстендә

Фельдшерга тиз арада ярдәм күрсәтелә, операция уңышлы уза. Хастаханәдән чыккач, ул көчле стресс һәм курку кичерүенә карамастан, яраткан эше белән шөгыльләнә, кешеләргә ярдәмгә ашыга. Тормышының кыл өстендә калуын белгәч, Казан һәм Питердагы коллегалары аңа материаль ярдәм кулы сузган.

Фельдшер Ирина Западнова

Үз гаебен таный...өлешчә

Гаепләнүчегә әйләнеп кайтсак, медицина документларына караганда, конфликт вакытында ул “аффект халәтендә булмаган”. Үз гаебен исә өлешчә генә таный. Хәер, суд залында соңгы сүз бирелгәч, ул зыян күрүчедән гафу үтенде. Дәүләт хөкемдары Рябовага 8 ел ирегеннән мәхрүм итү кебек “бүләк” әзерләп куйган иде. Суд исә аны 6 елга гадәти режимдагы колониягә билгеләде. Моннан тыш, ул фельдшерга 150 мең сум материаль зыян түләргә тиешле. Хәер, бу сумма “врач апа” сораганнан 350 мең сумга кимрәк.

Ирина Западнова мәнфәгатьләрен кайгырткан адвокат Руслан Сибгатуллин җәза дөрес бирелде дип уйлый. Һәм киләчәктә медицина хезмәткәрләренә һөҗүм итүләр булмас дип уйлый. Һәрхәлдә, Чаллыда.

Әни кеше дә өлешсез калмаган

Прокуратура тикшеренүләреннән соң, шул билгеле була. Кызчыкның ваемсыз анасы,  “сожителе” белән сүзгә килгәннән соң, шәһәрдән чыгып китә һәм телефонын сүндереп куя. Ул  исә “Әти-әни бурычларын үтәмәү” административ җаваплылыгына тартыла. Ул инде бер тапкыр хөкемгә “шулпасын эчкән кеше”.  Ә исерек ир белән бергә язмыш кочагына ташлап калдырылган кызының авыруын, ашыгыч ярдәм килүен һәм өйләрендә җинаять кылынуын ул җирле газетадан гына укып белә. Аны исә аналык хокукларыннан мәхрүм иткәннәр. Кызчык әлегә балалар йортында тәрбияләнә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100