Ашаталар мәктәпләрдә, ашаталар... Ә нәрсә ашаталар һәм балалар нигә чирли?
Татарстанда соңгы биш елда балалар һәм үсмерләрдә симерү күрсәткечләре кимеми. Моны булдырмас өчен мәктәптә дөрес туклануга игътибар юнәлтәләр.
Сәламәт туклану турында Татарстан Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында сүз барды. Роспотребнадзор федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина балалар симерү очраклары аеруча күп булган районнарны атады.
Туганнан алып 14 яшькә кадәрге балалар арасында кирәгеннән артык авырлык җыйган балаларның күрсәткечләре 27 районда арткан. Иң югары күрсәткечләр Алабуга (хәтта 37 тапкыр арткан!), Теләче, Минзәлә, Тукай, Ютазы, Яшел Үзән районнарында.
15-17 яшьтәге үсмерләр арасында симерүчеләрнең артуы 19 районда күзәтелә. Иң зур күрсәткечләр Минзәлә, Питрәч, Яшел Үзән, Чистай, Әгерҗе районнарында.
Мәктәпләрдә бушлай һәм сыйфатлы кайнар ризык белән тукландыруны контрольдә тоту максатыннан, идарә хезмәткәрләре 2020-2021 уку елында 1589 мәктәптә тикшерү үткәргән. 17241 ризык чималы һәм әзер азык пробасы тикшерелгән. 5435 хокук бозу очрагы ачыкланган.
Марина Патяшина тикшерү нәтиҗәләре белән 2021 елның июнендә Татарстан Президентына хисап тотканнарын искәртте. Нәтиҗәдә, мәктәп ашханәләрендә ризык өләшү линиясендә һәм аш өстәлләрендә суынган ризык очраклары ике тапкыр кимегән. Иртәнге ашны балалар тулысынча ашап бетергән мәктәпләр саны арткан. «Ашап бетермәү» индексы югары булган мәктәпләр кимегән. Татарстанда ризык порцияләренең күләмен һәм калорийлелеген киметү очраклары кимегән.
Балаларга дөрес ашау ничек мөһим икәнен ата-аналар өйрәтсен иде, дигән теләктә калды Марина Патяшина. Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, симерү мәктәп туклануы белән бәйле түгелдер бит, дип сорады.
— Киресенчә, мәктәптә сәламәт туклану принципларын актив кертәбез. Без меню төземичә, көнгә ике тапкыр сосиска белән булочка һәм компот кына да бирә алыр идек. Без бит алай эшләмибез, сәламәт туклануны алга сөрәбез, чөнки бала көне буе диярлек мәктәптә, — диде Патяшина.
Мәгариф һәм фән министры урынбасары Алсу Әсәдуллина искәрткәнчә, көннең беренче яртысында балалар булочка ише әйбер түгел, ә бары тик кайнар ризык ашарга тиеш, ә инде төштән соң камыр ризыгы да бирергә була.
Мәктәптә сосискалар кайчанга кадәр яши?
Сосиска дигәннән, республиканың мәктәп ашханәләрендә аларны уку елы азагына кадәр генә бирү рөхсәт ителгән. Киләчәктә дә сосискаларны менюга кертү өчен «балалар ризыгы» дигән дәүләт документы кирәк.
— Яңа санитар кагыйдәләрдә мәктәп менюсында колбаса эшләнмәләре каралмаган. Федераль хезмәтнең бу мәсьәләдә позициясе катгый, чөнки сосискалар сәламәт туклану үрнәге түгел, гәрчә балалар аны яратып ашаса да. Татарстанда исә, барлык мәнфәгатьләрне канәгатьләндерү һәм җирле җитештерүчеләргә ярдәм йөзеннән, 2022 елның 31 маена кадәр мәктәпләрдә сосиска бирүгә рөхсәт ителгән, ләкин атнасына бер тапкырдан да артык түгел. Лаборатория тикшерүләре Татарстан сосискаларының куркынычсызлыгын күрсәтте, ләкин киләчәктә мәктәп менюсына сосискаларны, җитештерүче предприятиеләрнең «балалар ризыгы» дигән документы булырга тиеш, — диде Марина Патяшина.
Кайсы мәктәптә ризык салкын, кайда порциясе кимрәк?
2021 елның 1 сентябреннән республикада 1-4 сыйныфларда укучы 215 мең 355 укучы бушлай туклана. Роспотребнадзор тикшерү үткәргән, тикшерелгән 458 мәктәпнең 442 сендә (96 процент) хокук бозулар ачыкланган.
Ризык өләшү линиясендә һәм аш өстәлләрендә салкын ризыкка тап булган очраклар теркәлгән. Әлмәт, Кайбыч, Югары Ослан, Яңа Чишмә, Алексеевск районнарында барлыгы биш мәктәптә ризык тарату линиясендә ашамлык салкын булган, Минзәлә, Әлмәт, Яңа Чишмә, Алексеевск районнарында дүрт мәктәптә балаларның өстәлендәге ризык суынган булган.
Шулай да, 2020-2021уку елында ризык өләшү линиясендә суынган азык 91 мәктәптә, аш өстәлләрендә салкын ризык 165 мәктәптә ачыкланганын күздә тотканда, быел хәлләр яхшырган.
Кайбыч районы Коланга мәктәбендә, Яңа Чишмә районы Зирекле авылында, Алексеевск районы Боровиков исемендәге 3 нче махсус урта мәктәбендә балаларның тәлинкәләрендә ризык порциясе тиешледән кимрәк булган. Узган уку елында бу хилафлык 126 мәктәптә ачыкланган. Рационның калорийлелеге Казан, Әтнә районы мәктәпләрендә кимрәк булуына юлыкканнар.
Эчәк таякчыклары группасы бактерияләре кайда оялый башлаган?
Әзер ризыкта эчәк таякчыклары группасы бактерияләре биш мәктәптә ачыкланган — Нурлат, Әлмәт, Зәй, Менделеевск, Яңа Чишмә районнары «кара» исемлеккә эләккән. Барлыгы 448 ризык үрнәге тикшерелгән.
Яраклылык срогы чыккан чимал дүрт мәктәптә табылган. Бу Буаның М.Вахитов исемендәге гимназиясе, Минзәләнең 1 нче махсус урта мәктәбе, Мамадыш рйонының Зур Шыя урта мәктәбе, Лаеш районының Усады прогимназиясе.
Шулай ук, 13 мәктәптә ашханәнең азык-төлек блокларында чимал марикоровкасыз һәм документсыз булган. Мәсәлән, Балык Бистәсе Котлы Бүкәш мәктәбендә 2 тоннага якын шундый продукция табылган. Бу ит, маринадланган кыяр, кәбестә, яшелчәләр, кайнатма. Шулай ук, бу исемлектә Лаеш, Актаныш, Мамадыш, Минзәлә, Чүпрәле, Кайбыч, Менделеевск районнарын күрергә була.
Продукцияне саклау шартлары дүрт мәктәптә үтәлмәгән. Бу Югары Ослан, Яшел Үзән, Мамадыш, Нурлат районнары. Әйтик, сөт продукциясе 10 градус җылылыкта, кондитер ризыклары 26 градус җылылык шартларында сакланган. Мондый продукция кичекмәстән кулланыштан төшерелә. Шул рәвешле, дүрт тоннага якын продукция кулланыштан алынган.
Роспотребнадзор белгечләре 876 азык чималы үрнәген тикшерүгә алганнар. Питрәч районының Пановка мәктәбендә бәрәңгедә нитрат күләме күбрәк булуы ачыкланган. Бәрәңге Арча районында үстерелгән булган.
— Еш кына мәктәп яны участокларында үстерелгән яшелчәләрдә нитратлар ачыклана. Анда мәктәпләр үзләре ашлама кертә. Авыл хуҗалыгы министрлыгыннан мәктәпләр өчен туфрак эшкәртү һәм яшелчә үстерү буенча методик күрсәтмәләр эшләвен сораган идек. Министрлык андый методик кулланманы эшләде, һәм Мәгариф министрлыгы аны барлык мәктәпләргә таратты, — дип сөйләде Марина Патяшина.
Күрәсең, кулланма кайдадыр тузан җыеп ята, яки аны укып аңларлык белгечләр юк.
Шулай ук, ул әле узган атнада гына Мамадышның ике мәктәбендә сыйфатсыз сыер мае табылганын әйтте. Түбән Новгород, Мәскәү өлкәсендә җитештерелгән майларның поставщигы бер үк — Чаллының «Альянс» җәмгыяте.
Мәктәпләрне ризык белән тәэмин итүдә хилафлыклар турында, ризык китерүчеләргә карата чарасын күрсеннәр өчен, Мәгариф министрлыгына, муниципаль бермәлек башлыкларына хәбәр итәләр. 2021 елда шундый 19 факт турында хәбәр ителгән.
«Ата-аналар ашханәләрдә актив күзәткән урыннарда шикаятьләр юк диярлек»
Балаларның сәламәт туклануында ашханә хезмәткәрләренең сәламәтлеге роль уйный. Бу уку елында 23 мәктәптә азык-төлек блоклары персоналының медицина тикшерүен вакытында узмавы ачыкланган, тагын 9 мәктәптә гигиена белеме түбән булуына кисәтү ясалган.
Марина Патяшина, шулай ук, ата-аналар контроленең әһәмиятен билгеләп узды. Ата-аналар тәкъдимнәре исәпкә алынган: балык кәтлитләре башка балык ризыкларына алмаштырылган, балалар ашамаган салатларны үзгәрткәннәр, нәтиҗәдә, ашап бетермәүчеләр кимегән. «Ата-аналар актив эшләгән урыннарда шикаятьләр юк диярлек. Мәктәп директорларын ата-аналарны ашханә эшен күзәтүгә актив җәлеп итәргә өндибез», — диде идарә башлыгы.
Бүген мәктәп ашханәләренә хезмәткәрләр җитмәү, пешекчеләрне тотып калу проблемасы, азык-төлек блокларын җиһазлау, балаларга дөрес туклану кагыйдәләрен сеңдерү мәсьәләләре көн үзәгендә. Патяшина әйтүенчә, барлык мәктәпләр сыйфатлы тукландыруны оештыру буенча санитар кагыйдәләрне үтәргә тиеш. 2021 елның 1 сентябренә 196 мәктәптә ашханәләрнең азык-төлек блоклары төзекләндерелгән, заманча җиһазлар сатып алынган. Бүгенгә тагын 537 мәктәп ремонтка мохтаҗ, шуның 180е 2022 ел программасына кертелгән.