Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Ашата алмагач, ник кирәк?» — Мисыр президенты туучылар саны артуны туктатырга кушты

Баланы ашата, эшкә урнаштыра алмагач, аны ник табасыз, дип мөрәҗәгать итә ил башлыгы.

news_top_970_100
«Ашата алмагач, ник кирәк?» — Мисыр президенты туучылар саны артуны туктатырга кушты
https://pixabay.com

Мисыр Президенты Абдель Фаттах ас-Сиси балалар туу темпы югары булу илдәге төп проблемаларның берсе булуын әйтте.  Бу турыда ул Исмәгыйль провинциясендә медицина объектларын ачу тантанасында сөйләде, дип яза РБК сайты Egypt Today басмасына сылтама белән.

«Ашата алмагач, аны эшкә ничек урнаштырасын белмәгәч, сезгә бала нигә кирәк?» — ди ил башлыгы.

Абдель Фаттах ас-Сиси ассызыклаганча, халык саны артык булу — милли иминлек мәсьәләсе дә. Әгәр ситуация үзгәрмәсә, халык саны ел саен артуын киметеп, 2,4 миллионнан 400 меңгә төшмәсә, гражданнар тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән гомуми илкүләм проектларның нәтиҗәсен сизми калачак, дип искәртә ил башлыгы.

2020 елда Мисырда халык саны 100 миллион кешедән арткан. Бу турыда РИА Новости хәбәр итте.

«Икедән артык бала зур проблемага әверелеп бара», — дигән президент.

Хәзерге вакытта Мисырда халык саны ел саен ике миллионга арта. Президент 400 мең кешегә арту оптималь дип атый. Аның сүзләренчә, хакимият әлегә бу проблема чишү өчен катгый чаралар күрергә җыенмый, диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100