Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ашарга ярамый торган балыкның биш билгесе

Койрыгы булмаса, балык авыру булуы ихтимал.

news_top_970_100
Ашарга ярамый торган балыкның биш билгесе

Кытай басмасы балыкны ашарга ярамаган очраклар турында яза. Автор сүзләренчә, балыкта файдалы матдәләр бик күп. Ләкин ул тиз бозыла, тәмен югалта һәм анда начар матдәләр барлыкка килә. Шулай да күп кенә сатучылар бозылган балыкны да сатарга тырыша. Балыкны сатып алудан тыелырга мәҗбүр итә торган биш билгене РИА Новости хәбәр итте.

Беренчедән, балыкның күзенә карарга кирәк. Әгәр алар ялтырамаса, болганчык булса, товар бик озак сатылмый ята дигән сүз. Мондый балыкны ашамау хәерле.

Балыкка бармак белән басып карагыз. Әгәр ул эластик булса, ул чагыштырмача яхшы була, әгәр киресенчә булса, балыкны алмау хәерле.

Балыкның саңаклары караңгы кызыл төстә булса, ялтырап тормаса, товар озак яткан. Саңаклары ачык кызыл төсле, ялтырап торса, балыкны алырга була.

Балык койрыгына да игътибар итәргә кирәк. Койрыгы булмаса, ул җимерек булса, балык авыру булуы ихтимал. Авыру балыкны ашарга ярамый.

Яхшы балыктан ләм яки балык тәңкәсе исе килә. Ә озак яткан балыктан сасы ис тарала. Аны зур ташлама белән булса да, сатып алырга ярамый, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100