news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Ашарга пешергәндә ут кабып, Татарстан авылында өй, сарайлар янып беткән

Янгын көндез чыккан, күрешләргә күчү куркыныч да булган.

news_top
Ашарга пешергәндә ут кабып, Татарстан авылында өй, сарайлар янып беткән
Түбән Кама районында Городище авылында 23 августта булган янгын турында НТР каналы хәбәр итте.

Көндез торак йортта ут чыгып, тиз арада сарайларга да күчеп киткән. Күршеләргә ут кабу куркынычы булган.

Фаҗига булган урынга тиз арада Елантау, Кама Аланы, Карамалыдан янгын сүндерүчеләр килеп җиткән. Алар утны тиз сүндергәннәр. Бәхеткә, һәлак булучылар юк. Тик торак йорт тулысынча янып беткән.

Янгын исерек килеш ашарга пешергәндә куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәгәнгә килеп чыккан дип фаразлыйлар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар