Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Ашамасыннар өчен» - Күп балалы ана улы белән кызын чылбырда тоткан

Өйдә антисанитария, бөтен җир пычрак була, песиләр һәм этләр шунда яши, алар артыннан беркем җыештырмый, тараканнар йөгерешеп йөри. Ә хатын социаль челтәрләдә матур фотолар урнаштыра.

news_top_970_100
«Ашамасыннар өчен» - Күп балалы ана улы белән кызын чылбырда тоткан
https://pixabay.com

Санкт-Петербургта яшәүче 30 яшьлек Оксана 8 яшьлек улын, 6 яшьлек һәм 1,5 яшьлек кызын ялгызы тәрбияли. Ул социаль челтәрдә балаларының елмаеп төшкән фотоларын куя, «Яратам» дип яза. Шушы матурлык артында балаларны җәзалап тора торган кеше торадыр дип беркем дә уйламый. Чынлыкта абыйлы-сеңелле туганнар антисанитария шартларында маугли кебек, ярымач килеш яши, коридорда чылбырда торалар. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Оксананың балалары үзенә генә язылган, әтисе турында графада сызык тора. «КП» хәбәрчесе балаларның атасы белән таныш булган дус хатыннарын тапкан. Алар сүзләренчә, балаларны авыр киләчәк көткәнен алдан ук фаразлаганнар.

«Оксана үзе начар гаиләдән, әнисе һәм үги атасы белән үсә. Башта бездә парикмахер булып эшләде. Аның янына егете дә еш керә иде. Ул бик агрессив, тиран булды. Оксанага аның белән яхшылык булмады. Без барыбыз аңа шуны әйттек. Ләкин аңа шулай ошый иде. Ул үзен бик җиңелчә тотты», — ди Оксананың танышы Венера.

Беренче баласы тугач, Оксана эштән китә. Башта дуслары белән аралаша. «Ул бик тиз балалар тапты. Аннары тагын йөкле булуын белдек. Ул вакытта эшләми иде инде. Бер тапкыр шалтыратып, акча җитмәүгә зарланды. Бурыч алмакчы иде, ләкин без бирмәдек, кайтармас дип уйладык», — ди бу хатын.

Оксана үзе исә гаиләсендә бар да яхшы кебек кылана.

Оксананың олы улының укытучылары баланың курка башлавын, өйдә нидер булуын абайлап ала. Алар бала белән сөйләшә, өйдә ниләр булуын белешә. Малай әниләренең балалар белән хайваннар кебек аралашуын әйтә. Хатын эшләми диярлек, балалар акчасына яши. Балалар пособие акчасына ул үзен генә ашатуы ачыклана.

«Әни безне куллары, агач таяк белән кыйный иде. Ул безне бик аз ашатты, без аның йокыга киткәнен көтеп тора идек. Төнлә суыткыч янына бара башлагач, ул безне чылбырга куйды. Ашамасыннар өчен», — ди балалар.

Урынга полиция килгәч, антисанитария булуын ачыклый, бөтен җир пычрак, песиләр һәм этләр шунда яши, алар артыннан беркем җыештырмый. Тараканнар йөгерешеп йөри. Балалар ач. Шулай да Оксана гаебен күрми. Ул тикшерүчеләргә әйткәнчә, чылбыр һәм кыйнау — тәрбия ысулы.

Балаларның атасы турында сорагач, Оксана аларны ялгызы тәрбияләвен әйтә. Шулай да, социаль челтәрләрдәге хәбәрләргә караганда, ул балаларының атасы СИЗОдан чыкканын көтә. Акчаны да ирен ашатуга тота, балаларына түгел.

Оксана «СИЗО Кресты» төркемендә берничә пост язган. «Шуны әйтегез әле, СИЗОда кибет эшлиме, заказны интернеттан ясап буламы? Тәмәке бармы?» — дип борчыла бу хатын, арестант өчен ризыкларга акча түләгәндә. Ул ирен СИЗОдан көтеп җиткерә алмый. Ир-атны танышына һөҗүм иткән өчен хөкем итәләр.

Хәзер Оксананың үзенә карата да җинаять эше ачылган. Ул үзе дә СИЗОда утыра. Аңа карата җинаять эше ачылган.

Балаларны хастаханәгә урнаштырганнар. Аларның язмышын вәкаләтле органнар хәл итәчәк, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100